Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШЛЫЛАР, БЕЛМИ КАЛМАГЫЗ: Социаль ипотека шартлары йомшара

Бюджет сферасында эшләүчеләргә өстенлек бирелә. Укытучыларны чакырабыз, мәгариф министрлыгыннан грант бирү мөмкинлеге дә көтелә. Шулай ук медицина хезмәткәрләренә тораклы булу уңайлырак.

Кешегә тормыш алып бару, яшәү шартларын яхшырту өчен, иң беренче чиратта, нәрсә кирәк? Үз йортың, үз фатирың кирәк. Үз куышыңны тергезү, әлбәттә, җиңел мәсьәлә түгел. Шулай да аны хәл итү юллары турында хәбәрдар булу беркемгә дә комаучауламас.

 

Яшьләргә тораклы булу өчен нинди дәүләт ярдәмнәре күрсәтелә? Актаныш район башкарма комитетының инфраструктур үсеш буенча баш белгече Сирина Шәехова шул хакта җентекләп аңлатты.

 

– 2006 елдан бирле безнең район җирлегендә социаль ипотека программасы эшләп килә. Анда бюджет өлкәсендә хезмәт куючы яшьләр катнаша ала. Гаиләдә ир һәм хатынның икесенең дә эшкә яраклы булуы шарт. Торак мәйданының кв метры буенча куелган таләпләр дә исәпкә алына.

 

Хәзерге вакытка районыбыз җирлегендә 20гә якын күпфатирлы йорт салынды, күбесендә төзелешне тәмамлар өчен авыл җирлегендә бирелгән 7 процентлы ташламалы кредит белән катнаштылар. Алар – 400гә якын гаилә.

 

– Соңгы вакытта социаль ипотека программасы белән кызыксыну ни өчен кимеде?

– 2015 елга кадәр гөрләп эшләгән социаль ипотека программасы, ТР Дәүләт торак фонды тарафыннан авыл шартларын шәһәр шартларына күчерү сәбәпле, бездә кайбер кыенлыклар китереп чыгарды. Чиратка басканнан соң, кеше 3 ел көтеп торырга тиеш дигән таләп куелды. Шушы 3 ел дәвердә үзенең акчасын ай саен түләп барырга тиеш иде. Шушы вакыт үткәннән соң гына, фатир, яки шәхси йорт алу мөмкинлеге бирелде.

 

Норматив дигән күрсәткеч бар. 1 кешегә – 33 кв метр, 2 кешегә – 42 кв метр, 3 кешегә – 54 кв метр, 4 кешелек гаиләгә – 72 кв метр. Безгә мөрәҗәгать иткән гаиләләрнең бик күбесенең гаризалары шул сәбәпле дә кире кагылды. Дәүләт торак фондында 1 кв метр торак мәйданының бәясе 31 мең 300 сум тора. Әйтик, яшь гаиләнең нормативы 42 кв метрга туры килсә, ә безнең салынган йортларның мәйданы 80 кв метрлы икән, аерманы түләү суммасы 1 млн сумга якын тәшкил итә. Гадәттә, яшь гаиләнең шушы кадәр сумманы кертеп түләү мөмкинлеге юк, икенчедән, авыл җирлегендә эшләп килгән АПК программасы кулайрак булып тоелды.

Ләкин бу каршылыклар артта калды. Район җитәкчелеге шәһәр шартларын бетереп, кабаттан элеккечә, авыл җирлеге шартларына күчерүгә иреште.

Реклама

 

– Димәк, социаль ипотека программасы аша торак алу таләпләре җиңеләйде.

– Бик күпкә җиңеләйде. Әгәр торак алу чиратына басарга дип мөрәҗәгать итәләр, аларның торак мөмкинлекләрен яхшырту безнең социаль ипотека программасы шартларына туры килә икән, ул очракта бу яшьләргә 3 ел көтәргә кирәк булмаячак. Икенче бер күңелле хәбәр: алда телгә алынган 1 млн сумга якын акчаны да кертү кирәк түгел. Әйтик, әгәр дә ипотека йортының бүгенге бәясе 2 млн 500 мең сум тора, дип алсак, Нөркә бистәсендә йорт алучы яшь гаилә фәкать 250 мең сумын гына, ягъни йортның 10 процентын гына кертеп түләргә тиеш була.

 

– Кемнәргә өстенлек бирелә?

– Бюджет сферасында эшләүчеләргә өстенлек бирелә. Укытучыларны чакырабыз, мәгариф министрлыгыннан грант бирү мөмкинлеге дә көтелә. Шулай ук  медицина хезмәткәрләренә тораклы булу уңайлырак..

 

– Аренда программасы хакында да тулырак аңлатыгыз әле.

– Аренда ул – яңа проект. Яңа программа. Аренда программасы белән шәхси йорт алучылар әлегә юк. Ә күпфатирлы йортлардан фатирлар “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбленнән, гуманитар гимназиядән яшь гаиләләргә, шулай ук үзәк хастаханәгә кайткан табибларга арендага бирелде.

 

ТР Президенты тарафыннан тәкъдим ителгән пилот проекты бу. Район үзәгендәге, авыл җирлегендәге оешмаларга хәбәр җиткерәсебез килә. Әгәр сезнең  яшь белгечне эшкә кайтарасыгыз килә икән, Нөркә бистәсендәге шәхси яңа йортларны арендага бирү мөмкинлеге барлыгын истә тотыгыз.

 

Нөркә бистәсендә баштагы елларда 22 шәхси йорт файдалануга тапшырылган иде. Узган җәйдә шундый ук тагын 6 шәхси йорт кулланышка бирелде. Хәзерге вакытта төзелгән өр-яңа 12 шәхси йорт үз хуҗаларын көтеп тора. Яшь гаиләләр, яшь белгечләр дәүләт программаларының уңайлы форсатыннан файдалана алалар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X