Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышлылар, Халыкара гаилә көне белән сезне!

Гаилә - ул җан тынычлыгы таба торган урын.

БМОның Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән Халыкара гаилә көне 1994 елдан билгеләнә. Ул гаиләнең күпсанлы пробле¬маларына игътибар итүне максат итеп куя.


Гаилә — җәмгыятьнең төп элементы һәм кешелек кыйм¬мәтләрен саклаучы. Ул дәү¬ләт¬не ныгытуга һәм халыкның иминлеген арттыруга булышлык итә. Гаиләнең төп тәгаен-ләнеше — бала тәрбияләү.

Соңгы елларда Русия Хөкүмәте гаиләгә зур игътибар бирә. Әйтик, “Ана капиталы” кертелде. Шул рәвешле дәү¬ләт демография хәлен яхшырту өчен илдә бала тууны дәртләндерергә омтыла. Яшь, күп балалы һәм башка гаиләләргә ярдәм программалары да эшли. Ил буенча перинаталь үзәкләр төзелә, йөкле хатыннар сәламәтле¬генә һәм иминлегенә игътибар арта. Моннан тыш, яшь аналарның мәшгуль¬леген тәэмин итү юнәлешендә күп эш башкарыла, алар өчен эш режимнары көйләнә.

Гаилә - ул җан тынычлыгы таба торган урын.

Барыгызны да гаилә көне белән кайнар котлыйбыз, гаиләләрегезгә иминлек, татулык, ныклы сәламәтлектелибез, балалар куанычын, игелеген куреп яшәргә язсын! Бәйрәм белән!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев