Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышлылар Россия көненә багышланган сәяхәт – уенда катнашты

Без бай тарихлы бөек илдә яшибез. Россия көнен дәүләтебезнең һәр җирендә билгеләп үтәләр. Шулай итеп, үз традицияләре, тарихы, халкы, җиңүләре булган бөек илебезне данлыйбыз.

Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Бүләк” ял һәм сәламәтләндерү лагерендә ял итүче балалар белән берлектә Россия көненә багышланган "Россиянең дәүләт символлары" дигән темага сәяхәт - уен оештырды. 
 
Чараның максаты - үсеп килүче буында ватанпәрварлек һәм гражданлык формалаштыру, РФнең дәүләт символларын - гербын, әләмен, гимнын популярлаштыру, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрне арттыру. 

Гимн, герб, флаг - безнең тарихыбызның аерылгысыз өлешләре. Гербка, флагка һәм гимнга мөнәсәбәт - дәүләтнең үзенә, аның халкына, тарихына карата мөнәсәбәт, ул ихтирамлы булырга тиеш. 

Россия көне - һәр россияле өчен истәлекле бәйрәм. Тарихыбыз безне күп нәрсәгә, шул исәптән, дөньядагы көчле дәүләт урынын яулап алу һәм үзенең бәйсезлеген раслау өчен, Россиянең күпгасырлык авыр юл үткәнен онытмаска да өйрәтә. Әйдәгез, үз казанышларыбызның да, ата-бабаларыбыз казанышларының да кадерен белик.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев