Актаныш

Актанышның 1нче мәктәбен тәмамлаган Энҗе Габдуллина БДИ хакында

ЕГЭ - БДИ. Баласы мәктәптә укыган һәркем өчен таныш һәм куркыныч сүзләр. Хәтта өлкәннәр аннан куркып тора, ә менә укучылар аны ничек кабул итә?

Актанышның 1нче мәктәбе чыгарылыш сыйныфын тәмамлаган Энҗе Габдуллина БДИ тапшыру белән генә мәшгуль булмыйча, Интертат биреме буенча Бердәм Дәүләт имтиханнарын тапшыру турында мәкалә дә әзерләде.

Бердәм Дәүләт Имтиханы... Хәзер ЕГЭ дигән сүзне ишетүгә, йөрәкләр чемердәп куя. Узды да китте бит. Әле бераз сәеррәк тә булып тора. Соңгы имтихан көнне мәктәптән һәрбер бала «Котылдым!» дия-дия кычкырып чыкты. Еллар буена иреген кысып тотканнармыни... 

Әле беркөн, интернетта вакыт уздырып утырганда, бер мәзәккә тап булдым. Имеш, 2030 елда имтиханнар шулайрак үтәчәк. Һәр бер бала аерым бүлмәдә, бөтен яклап та куелган камералар астында, анадан тума шәрә килеш, бер каләм белән бер кәгазь тотып, мәсьәлә чишеп утырачак. Көләрсең дә, еларсың да инде. Бер киемсез утыртуын утыртмаслар, шулай да бүтәннәре булырга мөмкин. Әле дүрт ягыңнан дүрт күз белән карап торучы «Казан кешеләрен» дә бастырып куймасыннар. 

Әллә нинди фикерләр килә башлый инде шулай. Бәлки, БДИны бетереп тә куярлар дигән сүз йөри. Анысына ышанып, койрыкларын сыртына салып йөрүчеләр дә бар. Тагын да катлаулана дип, инде хәзер үк пошаманга бирелеп, тынычландыра торган даруларга ябышучылар да юк түгел. Акыллы буын тәрбияләүне күз уңында тотып эшләнә дисләләр дә, бөтен халыкны чирлегә әйләндереп бетерә бу БДИ дигәннәре, ахрысы. 
 
Белмәгән, күрмәгән әйбер түгел ич, үзем дә шул казанда кайнап йөрим. Ярсый-ярсый үкси-үкси елап та чыккалыйлар. 32 тешен күрсәтеп, көлә-көлә чыгучылар да бар. Бар дип әйтәм, дөресрәге, андыйлар юк түгел инде. 
 
Бүтәннәр ничектер, тик мин бүлмәләргә алып керер алдыннан тышка чыгарып бастырып, аннары «твой час настал!» дигән кебек чакырып китергәндә үземне үлем җәзасына хөкем ителүче кебек хис итә башлыйм. Исемләп чакырып бетергәч, баш санын алалар да, алып кереп китәләр. Бүтәннәр сиңа карап кала... Соңгы тапкыр күрешкән кебек бер борылып карыйсың да, алар сиңа моңсу күзләре белән «инде сау бул» диләр төсле... 

Әйе, төчеләнебрәк җибәрдем, ахры. Шулай ук куркыныч икән дип уйлый күрмәгез: мин язган шикелле драматизм юк БДИда. Аны телевизордан гына шулай күрсәтәләр - траур диярсең. Баштагы мәлдә әлеге процессны үзем дә шулайрактыр диеп күз алдыма китерә идем. Шушы уку елында гына ничәмә-ничә тапкыр җыеп, кат-кат бер балык башын чәйнәгәнлектән, «әлеге тәмугны кичсәм, яшим!» дигән девиз астында көн күрә башлаган идек. Бөтен мәгълүмат чараларында да шул бер сүз, шул бер хәсрәт. Депутаты да сөйләп карый, министры да, министрның ярдәмчеләре дә, ул ярдәмчеләрнең ярдәмчеләре дә... Саный китсәң, бихисап күп җыела икән. Бөтенесе дә сөйли, бөтенесе дә белә. Дөресрәге, беләме белмиме, әле иң алдан куркытып куялар. Үзләренең «заманча» итеп, үзләре уйлап тапкан яңача ысуллар белән имтихан биргәннәре булмагач, сүз белән генә эш йөртергә кала...

Әтигә зарланып утырдым бер: БДИ тегеләй-болай, үтерәләр инде, мин әйтәм. «Әй, без дә бирдек инде аны», - ди, күзен дә йоммый. Кызык булып китте, 35 ел элек ничек булды икән дим..
 
«Без, кызым, имтиханны нык әйбәт бирдек. Укытучы абыйның ул көнне хәле авыррак иде, башы чатнагандыр, күрәсең. Класска килеп керү белән бер шешә суны эчеп бетерде. Ярар, тамагы кипкән булгандыр инде. Сыйныфтагы 30 бала, җәмгысе 60 күз, төбәлеп карап торабыз шулай. Артык уйлап тормады: «Кемгә өчле җитә, кайтыгыз», - гына диде. Безгә соң артыгы кирәкми дә бит инде. Класста «5»гә укучы бер-ике кыз гына калды: без өерелеп кайтып киттек», - ди.
 
Менә сиңа ичмасам имтихан! Билгесе дә, каты тышлы кәгазе дә бар, нерв күзәнәкләре дә үрле-кырлы сикерми. Нәрсә ошамый - бер дигән! Шул балаларның берсе дә эш таба алмыйча, урамда да яшәми, ачлыктан да интегеп көн күрми... Аптыраган инде.

Ничек кенә «боевой» кеше булсаң да, әлеге дә баягы шул ишек төбендә басып торганда тез буыннары йомшара икән ул. Үзең дә сизмәстән, каушый башлыйсың. Чабышка әзерләнеп, ыргылып чабарга торган ат кебек, бер урында гына басып торып булмый башлый, әле бер яктан әйләнеп киләсең, әле икенчесеннән. Минем өчен иң куркынычы металлоискатель аша үтү булды. 5 тапкыр үттем. Бишенчесендә дә белгән догаларымны укыштырып, бисмиллаларымны әйтеп кердем. Әле хәзер юри генә үтеп кара дисәләр дә, тыным кысыла башлар иде, мөгаен. Һәрбер кеше нәрсәдән дә булса курка диләр бит. Минем фобиям шул телефон чүпли торган нәрсәдер инде. Гәрчә кычкырмаячагын белсәм дә, нәрсәседер күңелгә шом салып тора шуның. 


 
Бөтен кешенең дә иң курыкканы, әлбәттә, иң беренче имтихан- математиканың база өлеше булгандыр. Әле нәрсә икәнен аңламаганга куркыныч тоелгандыр инде. Киләселәрендә инде курку хисенең ялкыны сүнгән иде. 28 май көнне башланып киткән имтиханнар 20 нче июньгә хәтле сузылды. Җәйнең өчтән бере шулай кәгазь боткасы эчендә үтте дә китте. 11 нче сыйныфта җәйнең рәхәтлеген татып, көне буе йокы симертүне уйлап яшәү хата икән. Йокларсың... Көннәре түгел төннәре дә йокысыз үтте әле. 
 

1 июнь көнне математиканың профиль өлешен ерып чыктык. Менә чыннан да батам-батам диеп кенә, көч-хәл белән гизеп чыктык анысын. 4 сәгать буена математика белән дуслашырга тырышып кара әле син! Бигрәк тә гуманитар юнәлеш буенча көчлерәк булсаң.

Реклама


Башта нык тырышып ташлаганмын, ахыры. Азакка таба «булса була, булмаса - юк» диеп кенә эшли башлаган идем инде. Соң чыннан да, белмәгән әйберне күктән алып язып куйганга гына балл бирмиләр бит. Алай булса ул, Россия тулы булыр иде 100 балл җыючулар. Бер теореманы бөтер дә бөтер... Кыскасы, дуслаша алмадым мин ул синус, косинуслар белән. Тик, авыз күтәреп елап та чыкмадым. Әйе ди, беткән ди Җир йөзендә проблема, юкка күз яше түккәнче, мин әйтәм. 

Бер сыйныфташым гына хисләрен тыеп тора алмады. Акыра-акыра елап чыкты бит, малайкаем. Юк ди, эшли алмадым ди. Әллә тагы астында җир убылган. Ике атнадан нәтиҗәләр килгән иде, кемнең баллы иң югары дип уйлыйсыз? Шул кызныкы, әлбәттә. Уйлап-уйлап куйдым да, миңа да бөтен районга ишетерлек итеп елыйсы калган икән, мин әйтәм. Бәлки аның сере шундадыр? Аптыраган инде. 
 
6 нчы июнь көнне имтиханны рус теленнән бирдек. Мин үзем шундый кеше: иң соңгы секундына хәтле утырып бетерәм. Вакыт бетүен сизә башлагач кына баш миендә адреналин савытыннан чыгып ташый башлый. Башта утырам оеп, канда адреналин йөри башлагач кына селкенә башлыйм. Оеп утырганда уйлаган фикерләреңне тезеп сала башлагач кына иң мөһим дигәннәре онытыла да куя инде. Имтиханның башыннан азагына хәтле организм төрле халәтләрдә булып ала. Башта каушап аласың, аннары белмәгән мәсьәлә килеп чыкса, ныграк дулкынлана башлыйсың, алга таба барыбер була башлый. Менә соңгы ярты сәгать исә иң бөек кульминацион ноктадыр, мөгаен. Йөрәк тә 2 кат тизрәк суга, аяк та тик торганнан селкенә башлый, каләмнең башын кимерә башлыйсың. Шушы билгеләрне сизеп аласыз икән, димәк «истерика» башланган. Бу минем өчен гадәти күренешкә әйләнде. 


Районда математика профиль буенча иң күп балл җыючы кыз - партадашым
 
14е җәмгыять белеменнән «бәхетне сынап карарга» җыелыштык. Инде кереп кенә китәбез дигәндә математикадан нәтиҗәләрне кулга тоттырып куйдылар. Һәм китте чыелдау, елау, сөенү, көенү һәм тагын бик күп төрле хис- тойгылар. «Артык сөенерлек тә түгел, көенер өчен дә сәбәп юк»,- дип үз-үземне тынычландырдым да, кереп киттем. 
 
20 нче июнь көнен мин «ирекле булу» көне диеп атар идем. Мәктәп территориясеннән чыгу белән Кипелевның «Мин ирекле» дигән җырын җырлый-җырлый, чип-чиста намус белән өйгә кайтып киттем. 

 

Имтихан бирү системасына да кагылмый калмаганнар әле. Ни дисәң дә, ел саен бер мөгез чыгармый калып булмый бит инде. Башка елларны эшләрне аерым бер төргәк белән имтихан булачак җиргә алып килеп, аларны бүлмәләргә алып кереп, камера һәм укучылар каршында кисеп ачалар иде. Быел исә алай күтәренеп йөрергә иренгәннәрдер инде: дисклар белән генә алып килгәннәр. Һәр бүлмә саен аерым санак һәм принтер урнаштырылган. Сәгать төп-төгәл 10ны сугып, кыңгырау чылтырагач, оештыручы апалар камера каршына басып, әйтергә тиешле «дежур» сүзләрен кәгазь битеннән көч-хәл белән укып чыгып, дисканы урнаштырып, эшләрне чыгара башлыйлар. Менә шул минутлар сират күперен кичү белән бер, билләһи. Бүлмәдәге 15 кешегә 15 эшне чыгару, якынча 20-25 минутны таләп итә. Сәгать 9 тулу белән бүлмәләргә кертеп утыртулары гына җитмәгән, инде принтерның яшелле-зәңгәрле тавышын тыңлап, көрсенеп утырырга гына кала. 
 
Имтихан бирүчеләр телендә шундый сүз бар: «слив». Ягъни, интернетта алдан җавапларның иртәрәк чыгып куюы. Әлеге дискларны куллану, бәлки, «слив»ны юкка чыгару өчен уйлап табылгандыр. 
 
Тик ничек кенә дөреслек яклы булсам да, әлеге гамәлне сөеп бетерә алмадым. Ярар укучылар бер түзә дә бетә. Чөнки түзми калыр чаралары юк. Ә менә ел саен шул казанда кайнаучы оештыручыларга, әлеге дә баягы укытучыларга, кыенга туры килә ич. Күпме яңа мәгълүмат, күпме технологияларга өйрәнергә кирәк. Укучыларның психикасы бозыла, сүз дә юк. Шул ук вакытта, укытучылар да энә өстендә йөриләр. Кечкенә генә бер хата китсә дә, башлары белән җавап биреп, эшчәнлекләре белән корбан итәргә тиеш була бит алар. 

Хәзер бала туу белән «имтиханын ничек бирер инде» диеп пошаманга калалар. Күпне күреп, дөньяның ачы-төчесен үзем генә җилкәмдә әлегә күтәрмәгән кеше буларак, «менә без бәләкәй чакта алай түгел, болай иде..»- диеп сөйләп утыру дөрес булмас. Тик әйтми дә булмый инде. Башлангыч сыйныфларны бетергәндә дә имтихан биреп урта сыйныфка күчәргә кирәк ди бит хәзер. Тыелып торып булмый инде, «менә безнең заманда мондый әйбер юк иде әле» диеп күкрәк киереп әйтә алам. 11нче сыйныфта өлгергәнлек аттестаты алу өчен бирелә торган имтиханарны, руслар әйтмешли, «провалить» итәсең икән, дүрт ягың дүрт кыйбла! 11 ел буена ыштан туздырып йөргән буласың. 

Ә 4нчедә бирелә торган имтиханны 2легә язсаң, ни була? 5нчегә күчермиләрме? Күчерәләр, әлбәттә. Кечкенәдән үк «вундеркинд» булып үссеннәр, ә тагын да кулайрагы - тусыннар өчен уйлап табалар, ахыры, аларны. Аңламассың...
 
Һәр ата-ана 11 ел буена мәктәп сукмагын таптаган баласының яхшы җиргә укырга керүен тели. Укучылар стресс кичерә, укытучылар, әти-әниләр... Бер сынау ничәмә-ничә кешене «чирлегә» әйләндерә дә куя инде. Тынычландыра торган дару йотучылар бар хәтта. Һушым китеп карап тордым, билләһи. Күпчелек әниләр балаларын ишек төбеннән кереп китеп, кире чыгуларын капка төбендә көтеп торалар. Үзенә күрә психологик яктан ярдәм итү кебектер инде ул. 
Әнием әйтә: «Бөтен әниләр дә көтеп торалар, каршы алалар балаларын. Син генә «каршы алучы юк» диеп үпкәләп йөрисеңдер инде»,- ди. Артык авыр эш түгел ул: ничек керәсең, шулай ук чыгасың инде аннан, мин әйтәм. 

Сүктем дә сүктем генә булды әле бу. Нык әйбәт ул диеп сөйли алмыйм ич инде. Дөрес, уку йортына кергәндә зур мөмкинлекләр бирә ансы. Керү имтиханнарын язып торасы юк: тотасың да БДИ баллыңны әйтәсең. Файдалы бит, әлбәттә ,файдалы. 
 
Мактау да барып чыкмый инде: күңел тартмый. Әллә чыннан да биздереп бетергәннәр. Бөтен киләчәгең шул кәгазь кисәгеннән, ә ул бичара кәгазь кисәге шушы имтиханнардан торганга авыррак кабул ителә торгандыр да инде ул. 

Тормыш болай да катлаучы ич ул. Аны катлауландырып кына торалар. Һәрбер сынау саен сыгылып төшә башласаң, алга таба яшәү авыр булачак. Узды, китте, онытылды. Киләсе чыгарылыш укучыларына исә юктан-бардан көенмәүләрен теләп калам!




Актаныш 1нче санлы урта мәктәбенең 2018 елгы чыгарылыш классы



чыганак: https://intertat.tatar/society/ber-syynyftashym-akyra-akyra-elap-chykty/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: