АКТАНЫШНЫҢ КАРЛЫ ВӘЗГЫЯТЕ: Районны кар пленыннан кем азат итәргә тиеш яки күктән төшкән “ак бәхет”кә кем хуҗа? (+ ФОТОЛАР)
Үзәктәге шактый сандагы күпфатирлы йортларның ишегаллары гына каршылыклар полосасын хәтерләтә: я батып каласың, я каршы килгән машина хуҗасы белән юл бүлешергә азапланасың... Кыскасы, кар күп...
Актаныш районы авылларын, урам арасындагы юлларны күмеп киткән кар көртләре халыкның иң авырткан урынына гына әверелеп калмады, ә зур проблема булып баш калкытты.
Интернет челтәрләре дә берара карга “күмелде”: берәүләр юлларны вакытында чистартмаган җирлек башлыкларын сүкте, икенчеләре урамнардагы мәхшәрне видеога төшерде, урыннардан фотолар элде. Шаян теллеләр исә кар күп булуга артык борчылмаска киңәш итте, “яз җиткәч, эреп бетә ул!”,- дип, ярсыган халыкны тынычландырды алар. Ә кар яуды да яуды...
Сүз дә юк, соңгы арада халык теленә кергән әлеге үтә дә актуаль проблема уңай чилелеш табарга тиеш . Әмма аны чишкәнче, карның вакытында чистартылмау сәбәпләрен ачыкларга кирәк иде.
Актаныш районында күктән төшкән шушы “ак бәхет”кә кем хуҗа? Районны кар пленыннан кем азат итәргә тиеш? Әлеге сорауларга җавап табу максатыннан, район үзәге буйлап юлга кузгалдым.
Актаныш урамын бүгенге көндә карга батып ята дип әйтеп булмый. Үзәк урам булган Ленин проспекты тулысынча кардан арындырылган – бу яктан машина йөртүчеләрнең дә зарланганы ишетелми. Үзәктәге шактый сандагы күпфатирлы йортларның ишегаллары гына каршылыклар полосасын хәтерләтә: я батып каласың, я каршы килгән машина хуҗасы белән юл бүлешергә азапланасың... Кыскасы, кар күп...Хәер, бу юнәлештә дә җаваплы оешмалар шактый хәрәкәт башлаган – “Изге ай” кибете артындагы квартал, Ленин проспектының 37, 38, 122, 124, 126 йорт аралары кар өмнәреннән арындырылган, техника эшләп киткән урыннарда тротуарлар да ачык. Якын арада хастаханә артындагы кварталлардан да кар чыгарыла башлаячак.
“Ике атна эчендә күпфатирлы йорт араларын кардан чистартып бетерергә тырышачакбыз”, -дип белдерде бу уңайдан Актаныш авылы Башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Шәрәпов.
Әмма йорт араларын чистартуның үз кыенлыклары бар – территориядән кар чыгарылу көне алдан ук хәбәр ителсә дә, кайбер машина хуҗалары тимер атларын алып куярга ашыкмый. Нәтиҗәдә, машина кую урыннары ярым-йорты гына чистартыла. Бу исә үз чиратында халык тарафыннан тагын зарлану барлыкка китерә. Шуңа күрә, хөрмәтле актанышлылар, чиста юллардан чиста ишегалларына кайтып туктыйсыгыз килсә, сездән дә кеше хезмәтенә хөрмәт белән каравыгыз сорала.
Актаныш авылын кардан чистарту мәсьәләсен бүген “Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны” муниципаль унитар предприятиесе, “Актаныш юллары”, “ИТК” җаваплылыгы чикләнгән оешмалар хәл итә. Тонналар белән исәпләнгән кар үзәктән полигонга чыгарыла. Кар чистартучы техникалар көненә генә дә йөздән артык рейс ясарга мәҗбүр - “ак бәхет”тән башкача котылу юлы юк.
Актаныштагы тротуарлар чисталыгы өчен турыдан-туры “Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны” җаваплы. Бу көннәрдә Актаныш авылында чыннан да тротуарларны кардан тулысынча арындыру эше дәвам итә. Трактор, погрузчиклар шактый тирәндә калган җәяүлеләр сукмагын эзләү белән мәшгуль. Бүген алар үзәк хастаханә каршында иде. Егәрле техника артыннан халык та шактый ияргән – ни үтеп китә алмыйлар, ни башка чара юк.
Шуңа күрә дә тротуарларны чистарту эшен халык урамнарга чыкканчы ук башкару отышлы булмас иде микән дигән сорау туа. Кар эттергечләрнең эш сәгате иртәнге алтыдан башлана дип аңлаттылар. Актаныш өчен бу шактый соң. Инде җиденче яртыда урамда җанлылык башлана – тротуарлар бала-чагаларын чанага утырткан ата-аналар белән тула, сигезенче киткәч аларга мәктәпкә ашыгучылар төркеме кушыла. Иң авыры кар яуган көнне беренче булып юлга кузгалучыларга төшә, чөнки алар тротуарларга беренче эз салучылар булып тора. Моны бу күренешкә тап булучылар да раслар.
Карның чамадан тыш күп булуы техника тоткарлыгын да китереп чыгара. “Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны"ннан бүгенге кар стихиясе белән көрәшкә 6 техника җәлеп ителгән. Әмма алар гына җитешми. Оешма бу эшкә шәхси техникасы булган затларны да тартырга мәҗбүр.
Актаныштагы “ИТК” җәмгыяте 12 һәм 57 бистә, Ленин урамының сул ягында урнашкан барлык урамнарны ( Б. Дәүләт, Г.Тукай. Татарстан, Юбилей, Җиңүнең 30 еллыгы һ.б.) кар пленыннан азат итеп тора. Оешма җитәкчесе Зөфәр Әсхәт улы яуган карны тулысынча җиңеп барабыз дип белдерде. Аларның арсеналында 9 берәмлек техника.
“Кар күпләп яуганда, тәүлегенә 70-80 рейс ясыйбыз. Эш сәгатебез иртәнге сәгать дүрттән башлана. Кичке сәгать сигездән соң да кар эттергән чаклар бар. Урамда техника аз булган вакытта эшләп калырга тырышабыз – халыкка да җайлы, безгә дә уңайлы”, - дип, карлы вәзгытькә ачыклык кертте Зөфәр Имамов.
“Актаныш юллары” оешмасының эш фронтына РТС бистәсе, дамбадан башлап Ленин проспекты, аның уң ягындагы урамнар, шул исәптән Аскы Актаныш та керә. Әлем юлыннан килгәндә, 57 бистәгә борылган урыннан Актанышбаш борылышына кадәрге арада да юлларны кардан арындыру алар өстендә. 15ләп техникасы булган бу оешма да карлы кыштан курыкмый.
“Үз участогыбызны чистартырга тулысынча җитешеп барабыз диярлек. Кешеләрнең шикаять белән килүен көтеп яткан юк, безнең техника иртәнге дүрттән үк хезмәттә. Бу – безнең еллар буена чарланган эш системасы, - дип аңлатты "Актаныш юллары" оешмасы җитәкчесе Р.А. Гаязов.
Бураннарда борчу тудыра торган участокларның берсе – авыл арасындагы юллар. Алар өчен җаваплылык “Татавтодор” оешмасының Актаныш бүлекчәсе җилкәсендә ята. 15-20 берәмлек техникага ия оешма район биләмәләрен көн-төн әйләнә. Халыктан авылга кадәр юллар чистартылмый дигән зар да сирәк ишетелә. Кайбер юллар иртән, кайберләре кара төндә чистартылуның да, баксаң, үз сәбәпләре бар икән.
“Юлларны кардан арындыруның махсус графигы булдырылган. Юл категориясенә карап, аларны чистарту вакыты да төрлечә билгеләнгән. Бер үк вакытта бөтен юнәлештә дә хәрәкәт итеп булмый”, - диде бу уңайдан участок җитәкчесе урынбасары Нияз Шарипьянов.
Инде авыллар хакында сүз башлагач, җирлекләрдә яшәүчеләрнең моң-зарларына да ачыклык кертү урынлы булыр. Сүзем кар астында калып интернет киңлекләрен шаулаткан Бурсык авылы хакында. Авылның аргы ягында урнашкан Лесная урамы халкы кар эттерелмәүдән зарланып “Сорау бар” телефонына да чыккан иде. “6 инвалид, 5 яшьлек бала, 6 укучысы кар ерып, урман аша чыгарга тиешме?”- дип, җан ачысы белән язган иде алар. Бу уңайдан җирлек башлыгы Флүрә Риф кызы белән элемтәгә кердек. Аның сүзләреннән аңлашылганча, бүгенге көндә аръякка чыга тырган юл буенча проблема юк. Әлеге мөрәҗәгатьтән соң урамны Чалманараттан килгән махсус техника ике тапкыр чистарткан. Проблеманың уңай чишелеш табуына сөенгән хәлдә, язмага нокта куям.
АВТОР ӨСТӘМӘСЕ: Кыш булгач, мөхтәрәм җәмәгать, кар яумый тормас инде. Тик менә яуган карда җитәкчелекнең бер гаебе дә юк – карны туктату әлегә беркемнең дә кодрәтеннән килми. Районда карны чистарту проблемасы да уңай хәл ителми дияргә тел әйләнми - карга күмелеп ятмыйбыз бит әле дип, шөкер итәрлек. Яуган карны акчага әйләндерү мөмкинлеге булса, тын-тавыш чыгармый акча гына эшләп ятар идек тә бит, кызганычка каршы, ул үзе артыннан безнең миллионнарны ияртеп китә (сүз кар эттерү, кар түгү чыгымнары хакында). Хәер, юк, ул вакытта яумый интектерер иде әле ул күктән иңгән “ак бәхет”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев