Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШНЫҢ "КӘККҮК" ӘТИЛӘРЕ: Синең миңа бурычың бар, әти!

Вөҗдан, намус дигәннән, үзегезнең йокыларыгыз тынычмы соң, “кәккүкләр”? Төшләрегезгә күзләре яшьләнгән газизләрегез кермиме? “Синең миңа бурычың бар, әти!” дигән сүзләр яңгырамыймы колакларыгызда?

Әйе, әйе, соңгы ун елда үз балалары алдында бурычлы булган ата-аналар саны элеккеге чор белән чагыштырганда 4-5 тапкыр арткан. Сүз алимент түләмәүчеләр хакында. 

Республика буенча андыйлар саны бүген инде меңнәр белән исәпләнә. Актаныш районындагы ваемсыз затлар да әлеге санны 107гә арттырып тора. 

Үз газизләрен ана яки ата назыннан мәхрүм итеп ташлап китүләре генә җитмәгән, әлеге "кәккүк" әти-әниләр нарасыйларының яшәешенә берничек тә ярдәм итәргә теләми. Алай гына да түгел, суд приставлары куйган таләпләрне дә санга сукмый алар. 

Әлеге контингент белән 15 ел  эшчәнлек алып барган РФ Юстиция министрлыгы ТР суд приставларының федераль хезмәте баш идарәсенең Актаныш районы бүлеге җитәкчесе Наил Нурлыев белән без нәкъ менә ваемсыз ата-аналар хакында сөйләштек. 

Наил Нурлыгаян улы сүзләреннән күренгәнчә, соңгы елларда нарасыйларына тиеш булган өлешне кайтарудан качып йөрүчеләр саны арту күзәтелә. Актаныш районы “кәккүкләре” генә дә балалары алдында 3 360 000 сум күләмендә бурычка “баткан”. 

Ә түләнмәгән бурыч ай саен арта, аның белән бергә кузгатылган административ эшләр саны да күбәя. Тора-бара аларны инде җинаять эшләре алыштыра. Быел гына да бу нисбәттән райондашларыбызга карата 12 административ, 6 җинаять эше кузгатылган. Адәм ышанмаслык хәл: ата-ана үз газизенә акча түләмәс өчен җинаятьче дигән тамга суктырырга да риза бүген. 

Ә сезнеңчә, "кәккүкләр", сез җан биргән, сез дөньяга тудырган балалар өчен кем җаваплы соң? Кешелек җәмгыятендә яшәгәч, кешечә булырга тиеш бит! 

Тагын бер башка сыймаслык сан: Актаныш районында 31 алимент түләмәүче ата-ана качып йөрүчеләр исемлегендә. Алар бөтен Россия буенча эзләүгә чыгарылган.  2018 елда шуларның сигезе табылган. Хәзер алар белән яшәп яткан җирләрендәге суд приставлары шөгыльләнә. 

Качып йөреп кенә алименттан котылып булмаячагын гына һаман төшенми ваемсыз ата-аналар. Алиментның ел чикләүләре юк. Хәтта пенсиягә чыккач та, алар сезнең кесәгездән бала файдасына алынып барачак. Теге яисә бу сәбәпләр аркасында инвалид булып калсагыз да, икенче-өченче төркемнәр алимент түләүдән азат ителми. 

Суд приставлары практикасында керемнәрен яшереп калырга теләүчеләр дә еш очрый. Монысы инде аларның наданлыгына ишарә кебек. Бөтен дөнья электрон сулыш белән яшәгәндә, алиментчыларның барлык керемнәре салым инспекциясендә дә, пенсия фондында да теркәлеп баруы көн кебек ачык. Үзегезне генә алдыйсыз бит, ата-аналар! 

Икенче яктан караганда, әҗәтләре өчен  алимент түләмәүчеләрне генә дә гаепләү дөрес түгел кебек. Илдәге эшсезлек теге яисә бу дәрәҗәдә алимент түләү мөмкинлекләрен кыса.  Нигездә, алимент әҗәте җыючы гражданнарның  80 -90%ы тәртипсез яшәү рәвеше алып баручылар - эшсезләр, исерекләр, төрмәдә утырып чыкан кешеләр.

24 август көнне Наил Нурлыгаян улы белән  рейдка чыгып, алимент түләмәүче кайбер затлар белән турыдан-туры аралашырга да туры килде. Гадәттә, алименттан качып яшәүчеләр килгән приставларга ишекне ачмый. Шуңа  да әллә ни зур өметләр баглап бармадык – эчтән бикле ишекләр каршы аласына шик  юк иде. Тик бу юлы башкачарак булып чыкты. Актаныш авылында гомер итүче Радик Й., шактый  көттереп булса да, ишеген ачты үзе.

Тормыш иптәше Айсылу гына безнең янга чыгуны кирәк тапмады. Әлеге ханым да алимент түләргә теләмәүчеләрнең кара исемлегендә. (Сүз уңаеннан, Актаныш районы буенча әҗәтле әниләр дә 12гә  җиткән!) Бүгенге көндә бу райондашларыбыз рәсми рәвештә бер җирдә дә эшләмиләр. Билгеле, балалары  алдындагы бурычлары да  әкренләп җыелып бара. 


Радик белән күзгә-күз карап сөйләшү нәтиҗәсендә, аңа август ахырына кадәр  эшкә урнашырга һәм шул турыда приставлар хезмәтенә хәбәр итергә кушылды. 
- Радикның бурычы шактый җыелып килә. Мондый сумманы ул якын арада гына түли алмаячак, -дип искәртте районның суд приставы бүлеге җитәкчесе, өлкән суд приставы Наил Нурлыев. 

Райондашыбыз бу айга алиментын түләргә ышандырды. Приставлар гына мондый вәгъдәләргә сагаеп карый – катгый чара күргәнче, сүздә генә калачагын беләләр ич алар. 

Калган адресларда безне, ни кызганыч, бикле ишекләр генә каршы алды. Көпә-көндез сәламәт кеше өйдә ятмас, эштәдер дигән саран  өмет уянды күңелдә. 

2016 елдан суд приставларына ил башлыгы Владимир Путин яңа вәкаләт тә бирде: хәзер алимент түләмәгән гражданнарныф машина йөртү таныклыгыннан да мәхрүм итәләр. Әмма бу очракта закон алиментчыларны яклап кала ала.  Машина йөртү таныклыгын алу өчен алимент буенча бурычның суммасы 10 мең сумнан артык булырга тиеш, беренче һәм икенче төркем инвалидлардан машина йөртү таныклыгы бөтенләй алынмый, әгәр транспорт чарасының хуҗасы таксида йә булмаса пассажир автотранспортында эшләп, бу аның өчен бердәнбер акча эшләү чарасы булган очракта да правага тимәячәкләр. 

Кыскасы, кайчан да булса  бурычлы ата-аналарның вөҗданы уяныр да, алар балалары алдындагы бурычларны үзләре кайтара башлар дип ышанасы кала. 


Вөҗдан, намус дигәннән, үзегезнең йокыларыгыз тынычмы соң, “кәккүкләр”? Төшләрегезгә күзләре яшьләнгән газизләрегез кермиме? “Синең миңа бурычың бар, әти!” дигән сүзләр яңгырамыймы колакларыгызда? 
 

PS: Язманы автор һәм редакция рөхсәтеннән башка сайтларга һәм башка басмаларга күчереп алу тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев