Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШТА 25 ФОРМА: Авыл башлыклары, кеше үлеменә юл куймагыз!

Диспансеризация нәтиҗәләре буенча сау-сәламәт дип табылган 40 яшьлек бер райондашыбызның авыр физик эш эшләгәннән соң үлеп китүе дә башка сыймый – табибларның эшләп бетермәвен физик хезмәткә сылтап калдырырга маташу гына түгелме бу?!

НИ АРТАЛМЫЙБЫЗ, НИ САКЛАМЫЙБЫЗ 

9 авгус көнне Актанышта туучылар, үлүчеләр, авыр, эчүче гаиләләр юнәлешендә эшчәнлек алып барган җаваплы затлар агымдагы елның алты айлык нәтиҗәләре буенча район җитәкчелеге алдында хисап тотты. 

Актанышның “25 форма” җыелышы бу юлы да мораль яктан шактый авыр үтте. Киңәшмә белән рәислек иткән район башкарма комитеты җитәкчесе Э.Н. Фәттахов та моны ассызыкламый булдыра алмады: 
-Рәхәт сөйләшү түгел бу. Әмма без аны алга таба да дәвам итәчәкбез. Шушы җыелыш нәтиҗәсендә 2-3 кешенең гомерен саклап кала алабыз икән, бу да уңай күрсәткеч, - дип белдерде ул. 

Ә гомерләрне саклап калырга кирәк кенә түгел, җәмәгать, гомерләрне саклап калу мәҗбүри хәзер. Ярты ел эчендә генә дә Актаныш районы 227 гражданын җирләгән. Аларның 42се эш яшендә булган. Болай дәвам итсә, бер елда гына да районда 500гә якын үлем-китем теркәлә дигән сүз бит бу. Сакланып килгән үлем структурасын туучылар саны белән генә “җиңеп” булырга охшамаган. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында якты дөньяга аваз салучылар Актанышта 102не тәшкил иткән, бу сан үлүчеләрнең яртысы кадәр дә юк. 

Туарга ашкынып та тормыйлар икән бездә. Хәер, 44 пар өйләнешкәндә 36сының аерылуын исәпкә алсаң, тумаслар да. Юкса бит Актаныш районында бала табу яшендәге 6061 хатын-кыз яши. Аптыраш! 


ҮЛЕМ СӘБӘПЛӘРЕ ҮЗЕБЕЗДӘ ТҮГЕЛМЕ? 

Үлүчеләр исемлегендәге 42 эш яшендәге райондашыбызның 20се йөрәк-кан тамыры авыруларыннан “китеп барган”. Әмма аларның яртысы диярлек исән чакта эчкечелек белән шөгыльләнгән – сәбәпне дә шуннан эзләргә кирәктер бәлки. Хәер, барыбер кире кайтарып булмый аларны. 

Ә үлемгә китерүче сәбәпләрне, һичшиксез, эзләп табарга кирәк, тик кеше үзе исән чакта. Бу нисбәттән район үзәк хастәханәсендә шактый эш башкарыла башкарылуын. Авыруларны югары технологияле үзәкләргә җибәрү практикасы да уңышлы кулланыла. Әмма барыбер кайдадыр хата китә –шул хата өчен кеше гомере белән түләргә туры килә. Диспансеризация нәтиҗәләре буенча сау-сәламәт дип табылган 40 яшьлек бер райондашыбызның авыр физик эш эшләгәннән соң үлеп китүе дә башка сыймый – табибларның эшләп бетермәвен физик хезмәткә сылтап калдырырга маташу гына түгелме бу?! 


АВЫР ГАИЛӘЛӘРНЕҢ КИЛӘЧӘГЕ БАРМЫ? 

Район җитәкчелегенең авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның киләчәге өчен борчылуы да урынсыз түгел. Шулай да бу юнәлештә бераз гына булса да уңай динамика сизелде. Ел башыннан андый гаиләләр саны 89 булса, 1 июльгә бу сан 15кә кимегән. Аларда барлыгы 168 бала яши. Ел дәвамында 29 гаилә әлеге исемлектән төшеп калса, 13 яңа гаилә “авыр” дигән статус алган. Социаль яктан куркыныч гаиләләр дә 6 ай эчендә 4кә арткан. 

Бүген балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе чаң суга! Дөрес тә эшли, чөнки үзәктә ата-анасына кирәкмәгән балалар язмышы, бүген алар өчен район җавап бирә. Нарасыйларны республика приютларына озату гына ситуациядән чыгу юлы була алмый. 

ЯЛГАН АРАКЫ ГҮРГӘ КЕРТӘ 

Ялган аракы сатучыларның эзенә төшмәү дә киләчәктә үлем очракларының артуына китерәчәк дигән фараз яңгырады киңәшмәдә. Иң ачу китергәне, җирлек башлыклары әлеге өнәр ияләрен белә торып та, катгый чаралар күрә алмый. Яшел елан белән сәүдә итүчеләрне контроль сатып алу моментында эләктереп булмый дип зарлана алар. Чөнки авылдашларын күрә торып кабергә кертүче әлеге ялган аракы хуҗалары рейд булачагы хакында алдан хәбәрдар була. Шунысы кызык, район эчке эшләр бүлегендәге бу мөһим информацияне аларга кем җиткерә соң? 

АВЫЛ БАШЛЫКЛАРЫ СИГНАЛИЗАТОР БУЛЫРГА ТИЕШ 

Ай дәвамында райондагы туучылар, үлүчеләр, авыр, эчүче гаиләләр юнәлеше буенча хисап бирүгә юнәлдерелгән җыелышта күтәрелгән проблемалар болар гына түгел, билгеле. Әмма болары иң мөһимнәре. Югарыда әйтелгән кимчелекләрне юкка чыгармый торып, кимүдән туктап булмаячагы көн кебек ачык. Районда үлемнең артуын да җ аваплы тармакларга гына сылтап калдырасы килми. Беренче чиратта халык гомере, аның тулы канлы, сәламәт тормышта яшәве өчен җирлек башлыгы җаваплы. Үзе генә әллә ни майтара алмый икән, ул чаң сугарга бурычлы. Икенче төрле әйткәндә, бүген җирлек башлыгы сигнализатор ролен
башкарырга тиеш. Сигнал никадәр тизрәк бирелсә, аның нәтиҗәсе дә шулкадәр уңай булачак. 

Бу нисбәттән районның башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов авыл башлыкларына шелтә катнаш кисәтү ясады: 
- Авыл башлыклары, кешеләрне  үтермәгез!- диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев