Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШТА 25 ФОРМА: Болай барсак, бетәбез!

Зур өметләр баглап каршы алган, зурлап озаткан 2018 елның үзе белән 402 райондашыбызны да мәңгелек йортка алып китүе мәгълүм булды. Бу кадәр үлем-китемнән соң 206 баланың җиһанга аваз салу хәбәре күңелләрне әллә ни җилкендереп җибәрә алмады.

2019 елга аяк баскач, Актанышта туучылар, үлүчеләр, авыр, эчүче гаиләләр юнәлешендәге эшчәнлекне  анализлап, нәтиҗәләр ясый торган 25 форма-киңәшмәнең тәүгесе 16 гыйнвар көнне “Яшьлек” МҮдә гамәлләштерелде. 


Район башлыгы Э.Н. Фәттаховның шәхси игътибары  астында оештырылучы  әлеге үтә әһәмиятле чарага бу юлы да җирлек башлыклары, мәктәп директорлары, полиция вәкилләре, гомум-гамәли табиблар чакырулы иде. 


Елның бу юнәлештәге тәүге киңәшмәсе 2018 елга тирән анализдан башланды. Көн кадагына чыгарылган  декабрь ае нәтиҗәләрендә дә уйланырлык җирлек шактый иде. 


Саннар сагайта 


Районның  Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нурлыева залда утыручыларга тәкъдим иткән вәзгыять, чыннан да, күңелгә шом салыр дәрәҗәдә авыр булып чыкты. Зур өметләр баглап каршы алган, зурлап озаткан 2018 елның үзе белән 402 райондашыбызны да мәңгелек йортка алып китүе мәгълүм булды.  Бу кадәр үлем-китемнән соң 206 баланың җиһанга аваз салу хәбәре күңелләрне әллә ни җилкендереп җибәрә алмады. Аңлашылганча, районның демографик  халәтендә  узган елда уңай динамика юк дәрәҗәсендә.  Ләйсән Фоат кызы туучылар һәм үлүчеләр санын ун еллык белән чагыштыргач, гомумән, саннар сагайтты. Болай дәвам итсә, кай тарафка юл алачагыбыз хакында уйларга да куркыныч.


- Ниндидер яңарыш, производстволар хакында сүз алып барабыз. Аларда эшләргә кеше калмаса, нигә кирәк бу безгә? Беренче чиратта кешеләрне сакларга кирәк, - дип, борчулы фикерен белдерде Энгель Нәвап улы. 


Ни кызганыч, ел дәвамында 66 эш яшендәге райондашыбыз (декабрьдә – 7) бакый  дөньяга күчеп, болай да авыр үлем структурасына үз төзәтмәләрен керткән. Нигездә, яшәү белән алыш-бирешләрен өзгән кешеләрнең төп үлем сәбәбе - гасыр афәтенә әверелгән яман чир, йөрәк-кан әйләнеше, ашкайнату системасы  авырулары. Тышкы факторлар, яшәүдән тую һәм башка төр сәбәпләр йогынтысында да дистәдән артык райондашыбызны югалтканбыз. 9 кеше үз гомерен бауга менү юлы белән чикләгән(!!!) - татар җирлегенә бөтенләй хас булмаган бу санны ишетү аеруча тетрәндерде. Аларның барысы да көчле затлар сафыннан булган...


                                                    Эчәбез, эчәбез һәм әкренләп бетәбез түгелме? 


Мондый үлем очракларын киметүнең бердән-бер юлы – халыкны вакытында тикшерү, диспансеризация үткәрүне катгыйлату, гомум-гамәли табибларның авырулар белән эшләвен ныклы контрольдә тоту дип тукып торсак та, кеше фаразлый, Ходай Тәгалә үзенчә хәл итеп куя булып чыга. Әҗәл якадан эләктерсә, аннан качып котылып булмавын аңласак та, кайбер кешеләрне әҗәл кулына үзебез илтеп бирәбез кебек тоела кайчак. Сүзем – әлеге дә баягы эчкечелек хакында. Кибеттә саткач, алалар инде дияр күпләр. Законы булгач, сатмый кала алмыйлар, билгеле.  Әмма Ләйсән Фоат кызының җирлекләрдә кулланылган спиртлы эчемлек күләмен  чагылдырган “куркыныч” таблицасын күргәч, әллә бездә  хәмерне авызга мәҗбүри коялар микән дигән шик уянды. Мисал өчен, Актаныш  авыл җирлегендә бер кеше башына 17,2 литр спиртлы эчемлек туры килә, Пучыда бу сан -16,6га,  Кировта – 15,9га, Иске Байсарда 14,4 литрга тәңгәл. Мондый җирлекләрнең таблицада биләгән урыннары “түрдән”.  Бүгенге киңәшмәдә авыл башлыклары тарафыннан “айныткыч, мәҗбүри дәвалау кирәк!” дигән фикернең яңгыравы хәлнең чыннан да яман булуын раслады. 

Районның баш табибы  Айдар Хәев бу уңайдан үз фикерен җиткерде: 


- Ел дәвамында хастаханәдә кырыктан артык хәмергә бәйлелеге булган кешене дәвалап,аякка бастырабыз һәм ... кабат эчәргә чыгарып җибәрәбез. Алар бит эчүләрен ташламый – менә шунысы куркыныч,- диде ул.  

Эчүнең дә бер чиге булырга тиештер бит, җәмәгать!  Хәер, бар ул чик – кабергә китереп туктата торганы...

                                               Балаларның тыныч тормышы сагында 


Бу юлы да киңәшмәдә райондагы авыр гаиләләр, балигъ булмаган балалар белән алып барылган эшчәнлеккә  мөһим урын бирелде. Бу өлкәдәге саннар белән залда утыручыларны Л.Ф. Нурлыева таныштырды. 2019 елга район 78 шундый гаилә белән аяк баскан. Аларда 169  сабый тәрбияләнә. Социаль яктан тотнаксыз тормыш рәвеше алып барган гаиләләр саны вакыт-вакыт кимеп торса да, әлеге исемлек ваемсыз ата-аналар хисабына даими тулыланып тора. Нәтиҗәдә районның социаль яклау бүлеге, авыл башлыгы, мәктәп коллективы, полиция вәкиленнән торган  тулы бер звено “ашыгыч ярдәм” ролен үтәп, мондый гаиләләрнең иминлеге өчен көрәшкә күтәрелә. 


Ә авыр гаиләләрнең яшәү рәвеше үзеннән-үзе балигъ булмаган балалар белән эшчәнлеккә  барып тоташа. Бала хакын хаклап тәүбәгә килмәгән ата-аналар, аларның яшәү-көнкүреше  райондагы балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең игътибар үзәгенә алына.

Бүгенге киңәшмәдә комиссия рәисе Ләйсән Фоат кызы авыл җирлекләренә оештырган максатчан рейд нәтиҗәләре белән дә таныштырды. Комиссиянең чираттагы рейды Татар Ямалы, Мәсәде, Аеш,Яңа Әлем  авыл җирлекләренә оештырылган. Аларның нәтиҗәләре сөенечле түгел. 4 авыр гаиләне үзенә сыендырган Татар Ямалы авыл җирлеге бу нисбәттән махсус контрольгә алынды – биредә җайга саласы эшләр шактый әле 


Яңа ел ялларында да комиссия кул кушырып утырмаган – ул, киресенчә,көчәйтелгән режимда эшләгән. Әмма бу вакыт аралыгында җирлекләрдә эчүчелек күзәтелмәгән. Мондый чараларга полиция вәкилләренең катнашуын мәҗбүри төстә куюны һәр утырыш саен кабатласак та, тәртип сакчылары бу эшкә әле дә бармак аша карый булуы ачыкланды. Нәрсә көтәләр икән алар? Агрессив ата-аналарның фаҗига китереп чыгаруынмы? Бүген бу мәсьәлә катгый карар көтә. Һәр хәлдә киләчәктә комиссия составында  полиция вәкилләре булу - мәҗбүри шарт. 


Авыр гаиләләрдә исәптә торган балалар хакында ТРның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Актаныш муниципаль районы буенча җитәкчесе Ландыш Бариева да ачыргаланып сөйләде.

Реклама

Рейдларда ясалган фотосурәтләр дә хәлләрнең ал да гөл булмавына ачык мисал иде. Слайдларда  теләсә-ничек аунаган  кием-салым арасына, карават астына комиссиядән качарга азапланган исерек әнине  күрсәткәндә залдагы тыенкы көлү тавышы гына аңлашылмады!? Хәлләр көлүдән үткәнен әле дә чамаламыйбызмы соң әллә без? 


                                        Һәр тармакта – чишелеш көткән проблемалар


Районда  авыр гаиләләр белән беррәттән ялгыз яшәүчеләр проблемасы да даими баш калкытып тора. Ялгышмасам, без кышка кергәнче үк ялгызакларның яшәү шартларын яхшыртып бетерергә тиеш идек. Район башлыгы шундый бурыч куйган иде. Әмма урамда инде  гыйнвар, ә  проблема чишелмәгән. 8 өлкән райондашыбыз авыр шартларда яшәвен дәвам итә. 

Әлеге тармакны контрольдә тотучы Ландыш Бариева бүген 12 айлык эшчәнлеккә тулы анализ ясады. Аның сүзләреннән күренгәнчә, районның 200  авыр гаиләсенә республика тарафыннан 1 886 100 сумлык социаль ярдәм күрсәтелгән. Быел да бу юнәлештә эш дәвам итәчәк. 


Гадәттәгечә, киңәшмә барышында полиция тармагы да,  районның опека һәм попечительлек бүлеге дә үз эшенә хисап тотты. Фәһим Нуриев ел дәвамында   теркәлгән җинаятьләргә тукталды, район эчке эшләр бүлегенә кергән хәбәрләр белән таныштырды. Аның сүзләреннән күренгәнчә, узган ел 124 райондашыбыз исерек килеш автомобиль белән идарә иткәндә тоткарланган, кабат шушы хатаны кабатлаган 20 машина     йөртүчегә  карата  җинаять эше кузгатылган. Актаныш, Яңа Әлем,  Уразай, Татар Суксу җирлекләрендә мондый “геройлар” аеруча күп булуын да искәртте чыгыш ясаучы. 


 Лена Фазлиева гаиләләрдә тәрбияләнүче ятим һәм караучысыз балалар, аларның социаль составы хакында бәян итте.   Әлеге төр категориягә керүче  райондашыбызны   тораклы итү  мәсьәләсе дә анализланды. 


               Җирлек башлыклары еллык хезмәтләренә бәя алды 


Узган ел ахырында, район башлыгы Э.Н. Фәттахов тәкъдиме белән, Актанышта җирлек башлыкларының эшчәнлеге дә бәя ала башлады. Ул берничә мөһим күрсәткечнең анализы буенча билгеләнә. Үлем структурасы, эш яшендәгеләрнең вафаты, социаль яктан куркыныч, авыр гаиләләр саны, бер кешегә туры килгән алкоголь күләме, гаиләләрдә теркәлгән җәнҗаллар, социаль контракт буенча акчалата ярдәм, җирлектә туган балалар саны – болар барысы да җирлек башлыгының эшчәнлегенә объектив нәтиҗә ясаучы факторлар. Декабрь аенда бу юнәлештә иң югары бәя Иске Сәфәр авыл җирлегенә бирелде.  Район башлыгы кулыннан пар күгәрчен сынын  җирлек башлыгы Гөлнара Сәйфетдинова зур горурлык белән кабул итеп алды – кем белә, бәлки күгәрченнәр алга таба да бу җирлекне үз итәр!? 


 Еллык эшчәнлек буенча исә Әтәс, Актанышбаш, Иске Сәфәр, Усы җирлекләре башлыклары лидерлар сафын тулыландырды.Алар  Э.Н.Фәттахов имзалаган рәхмәт хатлары белән хөрмәтләнде. 


                                                                                     Йомгак сүз


Сүз дә юк, 25 форма-киңәшмә оештырылуы ягыннан камил. Аның структурасына тел-теш тигезерлек түгел. Без бу юнәлештә теләгән уңышка ирешә алдык. Тик районның  яшәешен  күзалларга мөмкинлек бирә торган слайдлардагы саннар гына әле дә булса канәгатьләндерми. Яшәешне тамырыннан уңай якка үзгәртәсе килә. Ә бу теләк үз эченә үлем структурасын киметүне, туучылар санын арттыруны, эчүчелекнең тамырына балта чабуны, авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның күз яшен шат елмаюга алыштырасы килүне ала. 2019 ел бу юнәлештә уңай нәтиҗә күрсәтсен иде. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев