АКТАНЫШТА 25 ФОРМА-КИҢӘШМӘ: Күгәрчен лаек җирлекләрне сайласын иде!
26 июль көнне район җитәкчелеге, авыл башлыклары, мәктәп директорлары, гомум-гамәли һәм участок табиблары, полиция вәкилләре “Яшьлек” МҮнә җыйналып, узган айга һәм яртыеллыкка нәтиҗә ясады.
Кай тарафка барып ятыш, Актаныш?
Район башлыгы Энгель Фәттахов билгеләп үткәнчә, Актаныштагы иң авыр җыелыш ул 25 форма дип исем алган киңәшмә, чөнки аның кысаларында районның төп байлыгы булган кешеләрнең яшәешенә җентекле анализ ясалып, хаталы язмышлар барлана, тууга караганда күпкә югары булган үлем динамикасының сәбәпләре ачыклана, авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның киләчәге хәл ителә, гомумән, кай тарафтан кай тарафка юл тотуыбыз ачык чагылыш таба.
Шул рәвешле Республиканың башка бер генә районында да булмаган мондый төр җыелыш хаталарны кисәтүгә дә, гомерләрне саклап калуга да, киләчәкне кулдан килгән кадәр тотырыклы итүдә дә әһәмиятле роль уйный. Моның шулай икәненә июнь ае белән беррәттән яртыеллыкка да нәтиҗә ясауга йөз тоткан чарада катнашкан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Ык буе бермандатлы округтан "Бердәм Россия" сәяси партиясенең VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидаты Альберт Хәбибуллин да инанды.
Безнең бурыч бу өлкәдәге вәзгыятьне яшереп саклау түгел, ә киресенчә, район җитәкчелеге тарафыннан вакытында контрольгә алып, булган проблемаларның масштабын тагын да зураюдан саклап калу.
Мөгаен, 25 форма-киңәшмәдә иң авыр мизгелләр туучылар һәм үлүчеләр статистикасын анализлаудыр, чөнки шактый вакыт инде районда бакыйлыкка күчүчеләр саны өстенлек алып килә. Ярты ел эчендә Актаныш районында 236 (!!!) үлем очрагы теркәлгән. Ә менә туучылар саны 120гә азрак. Мондый темплар белән барсак, финалның нинди булачагын уйлау да куркыныч. Сүз уңаеннан, узган елның шушы чорына да фани дөнья белән алыш-бирешләрен өзүчеләр саны шул тирә, ягъни 226 булган. Шомлы статистиканы залда утыручыларга район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова яңгыратты.
Бүгенге көндә район территориясендә 30 154 кеше яши. Аларның 15 705е – эш яшендә. Рәйхан Флүс кызы тарафыннан барланган тагын бер сан шактый өметле тоелды – баксаң, Актанышта яшәүче хатын-кызларның 5 477се бала табу яшендә. Демографияне уңай якка “борып” җибәрә алырлык шактый резерв бар дигән сүз бит бу. Әмма гаиләләрнең теркәлүгә караганда таркалуы күбрәк булу моңа ярыйсы ук аяк чала.
Аннан килеп, эш яшендәгеләрнең күпләп үлүе дә киләчәкнең якты булачагына өметне киметә. Ярты ел эчендә 45 эш яшендәге райондашыбыз кайтмаска дип киткән, июнь аенда андыйлар тугыз. Вафат булучыларны җирлекләр кисемендә карасак, иң күп үлем Актанышның үзенә туры килә – дүртәү. Кәзкәй, Иске Богады, Пучы, Такталачык, Татар Суксу җирлекләре зиратларында да берәр кабер вакытсыз казылган...
Үлгәч тә тынгылык юк
Гадәттәгечә, эш яшендәгеләрнең һәрберсенең үлем сәбәбе аерым каралды. Район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рөстәм Азат улы теркәлгән очракларга анализ ясап, аларга медицина күзлегеннән аңлатма бирде.
Ни кызганыч, вафат булучыларның күпчелегенең тормыш сукмагы теге яисә бу чорда хәмер белән янәшә барган. Ахыры гына бертөрле – алар бүген исәннәр исемлегеннән мәңгелеккә сызып ташланган.
Район башлыгы Э.Н. Фәттаховны да борчуга салды яңгыратылган вәзгыять. “Элек тә эчте халык, әмма бу кадәр үлем булмый торган иде. Кешеләр үз-үзләрен сыйфатсыз аракы эчеп харап итәдер дигән шигем артканнан-арта бара,”- диде ул, медицина хезмәткәрләренә, җирлек башлыкларына мөрәҗәгать итеп.
Ярый да үлгән кеше үлеп котылган. Андыйларга урыны оҗмахта булсын диясе генә кала. Ә менә хәмер белән дуслыгын өзә алмаучылар белән нишләргә? Бу сорауга җавап һәр 25 форма-киңәшмә саен юллана – табып кына булмый. Җирлекләрдә сатылган хәмернең күләме дә контрольгә алынган – кайсы җирлекнең күпме “эчүен” тулы бер зал белән анализлыйбыз. Әмма аңа карап кына, эчеп үлүчеләр саны кимеми. Кәзкәй, Иске Айман, Мәсәде, Әтәс җирлекләрендә бер кеше башына туры килгән хәмер күләме район күрсәткечләре белән чагыштырганда бик күпкә түбән. Шушы урында аларны мактап алсаң да ярар иде дә, юк инде, барыбер мактарлык түгел. Мисал өчен, Мәсәде, Теләкәй, Иске Байсар җирлекләрендә хәмер сату узган елга карый сизелерлек арткан. Иске Байсарда ул ике литрга (!!!) якынаеп килә. Пучы, Актаныш, Киров, Иске Кормаш җирлекләре дә бу юнәлештә “калышмый”! Җирлек башлыклары исә хәмер сатуның югары булуын яшерергә омтылмый да, чөнки саллы дәлилләре бар. Янәсе, аракыны эчүдә аларга үтеп-сүтеп йөрүчеләр ярдәм итә икән – җирлекләр трассага якын урнашкан. Бу үз-үзеңне тынычландырумы, әллә битарафлыкмы?
“Балаларның күз яшьләрен бокалларга салып эчмик!”
Әтәс авыл җирлеге башлыгы Эльвира Насырова залда утыручыларга менә шушы мөрәҗәгать белән чыкты. 25 форма-киңәшмәнең үзенчәлеге буларак, ул үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Җирлек Рамазан аенда хәмер сатмады. Моның нәтиҗәсе булганмы? Җирлекнең балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең хәрәкәте нинди? Эчкечелеккә каршы нинди профилактик чаралар кулланыла? – Эльвира Флүр кызы үз чыгышында боларның һәммәсенә дә тукталып, җентекле анализ ясады.
Сер түгел, әлеге җирлектә дә бар тотнаксыз тормыш рәвеше алып барган авыр гаиләләр, эчкечелек хакында да биредә ишетеп кенә белмиләр. Әмма әтәслеләр замана афәтләре белән көрәшкә бергәләп күтәрелгәннәр – менә шунысы сөенечле. Җирлек башлыгы, мәктәп, бакча коллективларыннан, мәдәният хезмәткәрләреннән торган туры бер команда ул. Өстәвенә, алар Чалманарат авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтовның тәҗрибәсен өлге итеп алып, исерекләрне үз көчләре белән айнытырга керешкән. Ун елдан артык хәмерне авызына алмаган өч бала анасын ялгыш юлга кереп китүдән саклап кала алган җирлек башлыгы. “Махсус медицина учреждениесенә барып, дәваланып кайткан ана өчен иң сөенгәне балалары булды”, - диде җирлек башлыгы. Моның шулай икәненә шикләнү урынсыз булыр иде. Бүген балаларның “әни” дип әйтерлек кешеләре бар – җирлек аларны ятимлек ачысыннан коткарып калуга ирешкән.
Ә менә узган айда районның бер җирлегендә бауга менгән 54 яшьлек алты бала анасының нарасыйлары бу кадерле сүзне хәзер инде беркемгә дә әйтә алмаячак. Җаныңнан өзелеп төшкән алты баланы калдырып китү өчен нинди сәбәпләр булырга мөмкин? – үзе генә белгәндер бәхетсез хатын-кыз...
Хәмер белән бала икесе бер йортка сыймый!
Нигез ташын хәмер “какшаткан” гаиләләр саны да шактый районда. Алар белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева рәислегендәге балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия шөгыльләнә. Комиссия вәкилләре ел әйләнәсе социаль яктан куркыныч булган гаиләләргә һәм авыр тормыш шартларында тәрбияләнүче балалар яшәгән йортларга рейдалар оештыра, көн дими, төн дими аларның иминлекләре өчен ут йотып яши. Бүгенге көндә Актаныш районында 85 авыр гаилә теркәлеп, аларда 184 нарасый тәрбияләнә. Социаль яктан куркыныч гаиләләрнең саны тугызга җиткән, 20 бала шул гаиләләрдә яши. 25 форма-киңәшмәнең бер өлеше шуларга багышланды.
Ләйсән Нурлыева үз чыгышын районда теркәлгән җан өшеткеч фаҗига белән башлады. “Татар Суксу җирлегендә суга баткан баланың үлеме күпмедер дәрәҗәдә өлкәннәр тарафыннан игътибарның җитеп бетмәвен, җирлекләрдәге комиссияләрнең, мәктәпнең эшләп бетермәвен күрсәтә”, - диде ул. Җәй әле тәмамланмады, киләчәктә мондый фаҗигаләрне булдырмас өчен җаваплы затларга балаларның куркынычсызлыгы юнәлешендә тагын да нәтиҗәлерәк эшләү бурычы йөкләтелде. Район башлыгы Энгель Фәттахов исә нәкъ шушы очрак буенча үз фикерен әйтеп, бала батып үлгән урынны тәртипкә китереп бетерергә боерды. “Ул су кергәндә батмаган. Коры җирдә уйнаган вакытта егылып төшеп харап булган. Күлнең тирә-ягын тәртипкә китереп бетерегез. Фаҗига кабтлана күрмәсен!”, -диде район башлыгы.
Алга таба Ләйсән Фоат кызы Татар Ямалы һәм Чалманарат җирлекләренә оештырылган рейдлар хакында бәян итеп, күпне күргән комиссияне дә шаккаттырган вакыйгаларның нечкәлекләренә тукталды. Татар Ямалы җирлегендә 3 авыр гаилә исәптә тора, аларда 7 бала тәрбияләнә. Менә шул өч гаиләнең берсендә өч бала “җан асрап” ята. Гафу итегез, әмма бу яшәүне башкача атап булмыйдыр ул!? Комиссия өйдә ярты капчык оннан башка ризык әсәре тапмаган. Суыткыч та күптән кием саклагыч шкаф ролен үти башлаган. Әле мәктәп яшенә дә җитмәгән өч баланың берсенә нибары бер ай икәнен исәпкә алсак, бу йортка, мөгаен, авыл фельдшеры даими килеп йөргәндер бит. Ул нәрсә караган? Әллә соң балаларны ач тоту җирлек өчен гадәти күренешме? Ни өчен бакча мөдире чаң сукмаган? Ни өчен җирлек башлыгы гаиләнең хәлен белмәгән? Ярый әле район комиссиясе чираттагы рейдны бу җирлеккә оештырган дип сөенәсе генә кала..
Чалманарат җирлегендә соңгы елларда авыр гаиләләрнең сизелерлек кимүен Ләйсән Фоат кызы мактап телгә алды. Әмма комиссиянең даими игътибар үзәгендә торган бер гаилә генә җирлекнең йөзен әле дә булса каралтып тора. Юкса, ана кеше эчүчелек белән дә шөгыльләнми. Аның нибары чисталык белән генә дуслыгы юк. Әмма XXI гасырда балалар мондый шартларда яшәргә тиеш түгел һәм яшәмәячәкләр дә. Бу ханымга комиссия тарафыннан бер ай вакыт бирелде, әгәр дә уңай якка үзгәреш булмаса, аның нарасыйлары яңа уку елын балалар йортында каршылаячак...
“Башын чабып өзәм!”
Социаль яктан куркыныч гаиләләр белән беррәттән райондагы авыр гаиләләрне контрольдә тотуда сигнал карталары да әһәмиятле роль уйный. Вакытында күреп, кисәтү ясалган очраклар балаларның гомерләрен саклап калуга да зур йогынты ясый. Саннарга күз салсак, ярты ел эчендә сигнал карталары 37 тапкыр куркыныч барлыгын “хәбәр иткән”. Нигездә, районның балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенә алар эчке эшләр һәм социаль яклау бүлекләреннән, үзәк хастаханәдән юлланган. Юкса, авыл җирлекләреннән дә керергә тиешлеләре дә булгандыр аларның, әмма һаман фактларны яшереп калдыру белән шөгыльләнәбез. “Иң мөһиме – районга ишетелә күрмәсен!”, - дигән принцип белән яшибез кебек тоела. Нәтиҗәдә, беренче чиратта җирлек башлыгына ярдәм сорап килергә тиешле авыл кешесе, ничарадан бичара дигәндәй, “112” телефонын җыя һәм бу очракта инде сигнал картасы, бөтен республикага яңгыраш алып, Актанышка килеп ирешә.
“Башын чабып өзәм!” дигән янау сүзләре белән “бизәлгән” сигнал картасы да районның КДН комиссиясенә шул рәвешле килеп кергән. Эчкән ир-ат хатынын өйдән тапмагач, аны “112” телефоны аша юллап карарга булган. Бер сабый да, әнисенең эчүеннән гаҗиз булгач, шушы номерга үрелгән. Билгеле элемтәнең теге очында мондый шалтыратуларны игътибарсыз калдырмыйлар – анысы өчен борчыласы түгел. Әмма икенче як район җитәкчелеге тарафыннан урынлы борчу тудыра – димәк, авыл җирлеге башлыгы да, мәктәп-бакча җитәкчелеге дә, җирлектәге комиссияләр дә үз эшләрен җиренә җиткереп башкармый. Халыкның килеп чыккан ситуацияләрдә кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген дә белмәве шулай уйларга нигез бирә, җәмәгать!
Бәхетсезлекләрнең башында хәмер тора
Район эчке эшләр бүлеге башлыгы Илшат Илфир улы үз чыгышында районда теркәлгән җинаятьләргә тукталды. Хәмер куллану нәтиҗәсендә җәяүлеләр санын тулыландыручылар хакында да мәгълүмат бирде ул. Иң аянычы, исерек машина йөртүчеләр аркасында район территориясендә дүрт юл һәлакәте теркәлеп, аларда ике кешенең гомере өзелгән.
Илшат Хәйретдинов районда ялган аракы сату фактларын ачыклау юнәлешендә киңкырлы эшчәнлек алып барылуын хәбәр итте. Әмма ул, кызганычка каршы, көтелгән нәтиҗә бирми. Шуңа күрә дә бу эштә җирлек башлыкларының ярдәменә таяна алар. Бу нисбәттән Э.Н. Фәттахов та эшне җанландырырга кирәклегенә басым ясады. Җирлегендә ялган аракы сатып, болай да кимегән халыкны киметү өстендә эшләүче “герой”ларны тоткарлауда ярдәм иткән башлыкларны бүләкләргә кирәк дигән тәкъдимне дә җиткерде ул.
Күгәрчен Иске Айманга очты
Гадәттәгечә, 25 форма-киңәшмә ахырында авыл җирлекләре башлыкларының рейтингы чыгарылып, ай эчендә иң нәтиҗәле эшчәнлек алып барган җирлек башлыгына пар күгәрчен сыны тапшырылды. Хезмәтне югары бәяләүче әлеге алгарыш символына бу юлы Марсель Әхмәтханов ия булды.
Шулай да соңгы арада җирлек башлыклары үзләре үк рейтингның объектив булмавыннан зарлана. Биредә тәкъдим ителгән критерийлар канәгатьләндерми аларны. Бәлки, чыннан да, яңа елдан рейтингка үзгәрешләр кертергә кирәктер. Алайса җиң сызганып эшләгән башлыкка күгәрчен канатының җиле генә тиеп китә кебек. Лаеклы бүләкне лаеклы җитәкче алсын иде...
Сүз уңаеннан, киңәшмә барышында гомум-гамәли табиблар да үз эшләренә бәя алды. Р.С. Ибраһимова, М.С. Хаҗиева, Р.А. Могтазировлар рейтингның югары баскычында булса, Иске Байсар җирлегенең гомум-гамәли табибы А. Сафиуллинның хезмәт күрсәткече таблицаны йомгаклаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев