АКТАНЫШТА 25 ФОРМА: Әкрен хәрәкәткә килә торган “бомбалар”ны зарарсызларга иде, җәмәгать!
Хәтта җирлекләрдәге буйдаклар саны да исәпләп чыгарылган – 766 көчле зат бүген кайнар аштан, җылы түшәктән мәхрүм. Юкса, аларның 404е әле рәхәтләнеп гаилә корырлык, балалар тәрбияләрлек яшьтә.
21 март көнне Актаныш районы февраль ае нәтиҗәләре буенча җирлекләрдәге демографик вәзгыятькә, авыр, эчүче гаиләләр юнәлешендәге эшчәнлеккә күзәтү ясап, югату-табышларын барлады.
Район башлыгы Э.Н. Фәттахов җитәкләгән мөһим киңәшмәгә, гадәттәгечә, район халкының сәламәтлеге, куркынычсызлыгы, әхлак-тәрбиясе, гомумән, яшәеше өчен җаваплы затлар - табиблар, җирлек башлыклары, мәктәп директорлары, полиция, социаль яклау бүлеге вәкилләре чакырулы иде. Аларның кулы даими рәвештә район пульсында – әлеге даирә халык яшәешендәге бер генә проблемага, бер генә борчуга да битарафлык күрсәтергә тиеш түгел. Иң мөһиме, проблеманы баш калкыта башлаган мәлдә үк күреп, аңа катлауланырга һәм җәмгыятькә зыян салырга мөмкинлек бирмәү. 25 форма киңәшмә менә шушы максатка йөз тота да инде.
Бүген Актаныш районы җитәкчелеген борчыган иң зур проблема – табигый үсештә булган тоткарлык, ягъни катлаулы демографик торыш. Район халкы артмый – саннар һаман кимүдә. Әлеге вәзгыятьне уңай якка үзгәртүнең төрле юлларын эзли җитәкчелек. Хәтта җирлекләрдәге буйдаклар саны да исәпләп чыгарылган – 766 көчле зат бүген кайнар аштан, җылы түшәктән мәхрүм. Юкса, аларның 404е әле рәхәтләнеп гаилә корырлык, балалар тәрбияләрлек яшьтә. Мисал өчен, Чуракайда аларның саны 35не тәшкил итә, Актанышта да атсыз бармакларында балдак булмаучылар саны 80нән артып киткән.
Районда гаилә кыйммәтләре, әхлаклы-иманлы тормыш алып баруны пропагандалаучы мөслимә хатын-кызлар берлеге рәисе Зөһрә Закирова 25 формага махсус чакырылган иде. Ялгызак ир-атлар һәм хатын-кызлар проблемасын хәл итүдә Актаныш бүген ак яулыклы мөслимәләрдән дә таяныч эзли.
“Димче почмаклары”н җанландырып җибәрергә, “Гаиләне саклап калу “ үзәге булдырырга кирәк - болардан башка буйдаклар саны кимемәячәк. Демографик күрсәткечләрдә уңай динамика юк дип чаң сугабыз, районда сәламәтлекләре, көчләре ташып торган 400дән артык ир-ат өйләнмичә торып, үсеш булмаячак. 400 тумый калган бала дигән сүз бит бу, - дип, үз фикерен белдерде берлек рәисе.
Ә сүзләрдә бит ачы хакыйкать ярылып ята. Февраль аенда Актаныш районында нибары 19 бала дөньяга аваз салган. Аның каравы, 47 райондашыбыз мәңгелеккә китеп барган (26 ир-ат, 21 хатын-кыз). Сүз уңаеннан, ахирәткә күчүчеләр саны гыйнвар аенда да дүрт дистәдән артып киткән иде. Ягъни ике айга 100гә якын кешегә кимегәнбез. Саннарны укыгач, куркыныч булып китә. Бу бит ике айда бер кечкенәрәк авыл юкка чыгып бара дигән сүз.
Вафат булучылар арасында 11е – эш яшендәгеләр. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Рөстәм Азат улы һәр очракка анализ ясап, залда утыручыларны аларның үлем сәбәпләре белән таныштырды.
Район башлыгы Энгель Фәттаховның һәр үлем очрагын да анализлауны таләп итүе юкка түгел – ни өчен аларга вакытында ярдәм күрсәтелмәгән? Ни өчен эш яшендәгеләр кырау суккандай кырыла? Шушы сорауларга ачыклык кертми торып, якты киләчәк хакында ниндидер өметле сүзләр сөйләп булмый чөнки. Авыллардагы фельдшерлардан да, гомум-гамәли табиблардан да вафат булучыларның сәламәтлекләре какшап, аларга мөрәҗәгать итү ешлыгы соралды. Кызганычка каршы, бакыйлыкка күчүчеләрнең күбесе сәламәт яшәү рәвеше алып бармаган – гаепнең зур өлешен үзләреннән эзләү дөресрәк булыр иде, бәлки. Әмма дөнья белән алыш-бирешләрен өзүчеләргә хәзер инде барыбер – кире кайтасы эшләре юк. Шуңа күрә дә, үлгәннәр үлеп котылса да, алар өчен исәннәр җавап тотты. Бу алга таба да шулай дәвам итәчәк.
Ай дәвамында ике райондашыбызның үз гомерләрен бауга менеп чикләве дә шомландыра. Асылынуның нигезендә дә ниндидер бер фаҗига ята бит. 87 яшьлек бабайга да башын элмәккә тыгарга нәрсәдер этәргеч булган – димәк, бу кешеләргә вакытында ярдәм кулы сузылмаган.
25 форма-киңәшмәдә күтәрелгән тагын бер борчулы тема – ул да булса, эчкечелек. Февраль аенда бер кеше башына туры килгән уртача алкоголь күләме 0, 94 литр. Мөгаен, бу күрсәткеч тагын да югарырак булыр иде – ярый әле үзган ай 28 көнлек кенә. Әтәс, Иске Айман, Сәфәр, Күҗәкә, Мәсәде җирлекләрендә сатылган исерткеч эчемлек күләме кимесә дә, Такталачык, Иске Байсар, Татар Суксу, Пучы, Киров, Актаныш, Чуракай җирлекләрендә бу сан районның уртача күрсәткеченнән күпкә артык. Соңгы икесендә ул 1,5 литрга якынлашып килә.
Өстәвенә, февраль аенда нәкъ шул ике җирлектә авыр гаиләләр саны да бергә арткан. Нәрсә бу? Очраклылыкмы? Юк, очраклылык түгел. Эчүчелек булган җирдән иман качуга ачык бер мисал. Гомумән, район җирлекләрендә барлыгы 83 авыр гаилә исәпкә алынган, аларда безнең киләчәгебез булган балалар тәрбияләнә. Иң аянычы, мондый гаиләләр район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева рәислегендәге балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе тарафыннан үткәрелгән рейдларда һаман ачыклана тора. Нигездә, алар тәртипсез тормыш рәвеше алып барган, эчүчелек белән шөгыльләнгән, балаларына бармак аша караучы гаиләләр, эшләргә атлыгып тормаучы, аракыны үз иткән әниләр. Мондый яшәү рәвешен үз иткәннәрне Ләйсән Фоат кызы әкрен хәрәкәткә килә торган бомба белән чагыштырды. Куркыныч, әмма реаль чагыштыру – җирлекләрдә бүген 100гә якын “бомба” хәрәкәткә килү куркынычы тудырып тора. Берьюлы шартласалар, аларның нәтиҗәләрен, ай-һай, үзебез генә бетерә алырбызмы? Социаль яктан куркыныч булган 9 гаилә дә шушы рискта. Җирлек башлыкларына, мәктәп директорларына бу уңайдан уяулыкны арттырга кушылды.
Районның КДН комиссиясе ай дәвамында Чуракай, Иске Байсар, Түке җирлекләренә рейдлар оештырган, балалар бакчаларына йөрмәүче балаларны барлау максатыннан Яңа Әлем, Сәфәр, Богады җирлекләрендә булган. Нәтиҗәдә, әлеге җирлекләрдә 8 бала бакчага йөри башлаган. Әмма балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе килеп җитә алмаган авылларда хәрәкәт сүлпән. Җирлек башлыклары, мөгаен, комиссиянең килеп, аларның эшен эшләп китүләрен көтәдер. КДН комиссиясе килми калмас, җәмәгать, әмма аңа кадәр бакчага йөрмәүче балалар катнашында фаҗигаләр килеп чыкмас дигән гарантияне кем бирә ала соң? Җаваплылыкны кем өстенә аударырсыз? Ходай сакласын дип йөрергә генә кала.
Бу уңайдан Ләйсән Нурлыева җирлекләрдәге эшчәнлекне активлаштытырга чакырды, сигнал карточкалары белән эш тә үз нәтиҗәләрен бирергә тиешлекне ассызыклады ул. “Тәртипсез гаиләләрне яшереп калдыру гына проблеманы чишмәячәк, киресенчә, кискенләштерәчәк кенә”, - дип кисәтте башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
ТРның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Актаныш муниципаль районы буенча җитәкчесе Ландыш Бариева да теманы дәвам итеп, балалар бакчасына йөрмәгән сабыйлар хакында хисап тотты. Андыйларның саны 142не тәшкил итә. Районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Н.Р. Шәфыйковага бу нисбәттән атна саен бакчага йөри башлаучыларның санын контрольгә алу бурычы куелды.
Ландыш Фирдәвис кызы өлкән яшьтәге райондашларыбызның яшәү рәвешен дә анализлады. Аларның сәламәтлеген кайгырту юнәлешендә республикада старт алачак мөһим яңалык белән дә уртаклашты ул. 1 июльдән районнарның социаль яклау бүлекләренә “Ларгус” автомашиналары кайтачак. “Өлкән буын” проекты кысаларындагы әлеге башлангыч авыл җирлекләрендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансеризация кебек мөһим тикшеренүләргә йөртү өчен гамәлгә куелачак. Сүз уңаеннан, Актаныш районында быел 1691 өлкән кеше диспансеризация үтәргә тиеш.
Киңәшмә барышында айлык эшчәнлеккә йомгак кына ясалып калмады, җирлек башлыклары үз хезмәтләренә бәя дә алды. Гомуми күрсәткечләр буенча пар күгәрчен сыны бу юлы Түке авыл җирлеген сайлаган булып чыкты. Усы, Чалманарат, Мәсәде, Аккүз җирлекләренең дә пар күгәрченле булырга зур мөмкинлекләре бар – алар яшел зонада. Ә менә Аеш, Киров, Яңа Әлем авыл җирлекләре башлыклары тынычлык символын төшләрендә генә күрсә инде – җирлек буенча яшәешне уңай якка үзгәрми торып, алар кызыл зонадан тиз генә чыгарга охшамаган...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев