АКТАНЫШТА 25 ФОРМА: Регламент та билгеләнгән, әмма барыбер нидер җитми
Икенче юлы, бәлки, 25не үткәрү урыны да үзгәрер әле. Ни дисәң дә, районның җаваплы затларына, урын җитмәү сәбәпле, утырмага килгән төсле, артсыз скамейкаларга тезелешеп утыру килешеп бетми, җәмәгать!
19 ноябрь көнне Актаныш октябрь ае белән беррәттән елның 10 аена да райондагы туучылар, үлүчеләр, авыр, эчүче гаиләләр юнәлешендәге эшчәнлеген анализлап, нәтиҗә ясады.
Шөкер, халык телендә “25 форма” дип аталучы киңәшмә ай саен камилләшә бара. Бу юлы да яңалыкларсыз үтмәде ул. Игътибарга лаек төп яңалык - ниһаять киңәшмә үзенең ныклы структурасын булдыра алуга ирешкән, чыгыш ясаучылар тәкъдим иткән слайдларның да бер формада - гади, аңлаешлы булуы залда утыручыларның фикерләре чуалуга урын калдырмады. Аеручы соңгы 2-3 айда барлыкка килгән уңай үзгәрешләр башкарган эшләрне тиешле дәрәҗәдә күрсәтә алырга да мөмкинлек бирә.
Утырышта катнашучыларның күпсанлы мөрәҗәгатен исәпкә алып, үтә дә мөһим чарада чыгыш ясаучыларга регламент билгеләгәннәр иде. Регламент дигәннәре, чыннан да, шактый вакытны янга калдыра булып чыкты. Таләп куелгач, ай дәвамындагы хәрәкәтне биш минутта да шәрехләп чыгарга мөмкин икән – тартмый-сузмый, су кушмый гына диюем.
Икенче юлы, бәлки, 25не үткәрү урыны да үзгәрер әле. Ни дисәң дә, районның җаваплы затларына, авыл башлыкларына, табиб-директорларга, полиция хезмәткәрләренә, урын җитмәү сәбәпле, утырмага килгән төсле, артсыз скамейкаларга тезелешеп утыру килешеп бетми, җәмәгать!
Киңәшмәнең эш сәгате тәмамланган вакытка куелуы болай да аның эшчәнлегенә уңай тәэсир иткән кебек түгел. Шуның ачык мисалы - 2018 ел дәвамында аерылышкан 28 парның 56 кеше икәнен аңлар өчен шактый сарыф ителгән вакыт, нәтиҗәдә аерылышуларның төп сәбәпләрен ачыклауга комаучаулык итте – ир белән хатынның әллә характерлары туры килми, әллә башка сәбәпләр – район башлыгы Э. Н. Фәттахов бу мәсьәләдә канәгатьләнерлек җавап ишетмәде.
Ни кызганыч, октябрь ае 30 райондашыбыз өчен фани дөньядагы гамәл дәфтәрендә соңгы бит булып теркәлгән. Тормыш белән алыш-бирешләрен өзүчеләрнең дүртесе - эш яшендәге кеше. Районның баш табибы Айдар Хәев аларның үлем сәбәпләрен атады, нигездә, бакыйлыкка күчүчеләр яман чир, йөрәк-кан тамырлары авырулары корбаннары. Үлем биш бала атасын да аямаган - тәкъдир диясе генә кала...
Шулай да табиблар кеше гомерен саклап калу юнәлешендә кул кушырып утырмый. Бүгенге көнгә диспансеризация үтәргә тиеш булган 4293 райондашыбызның 3935е бу эшне башкарып чыккан. Сүз уңаеннан, бу юлы 25 формада залда утыручыларга гомум-гамәли табибларның эшчәнлеген чагылдырган таблица да тәкъдим ителде. Нәтиҗәләр аларга беркетелгән халыкның флюрография, диспансеризация үтү статистикасыннан, гомуми үлем структурасыннан, авыру билгеләре буенча исәпкә куелучылар саныннан чыгып билгеләнгән. Күрсәткечләр буенча ак халатлы шәфкать ияләре, нигездә, яшел һәм сары зоналарга туры килгән. Димәк, табиблар үз эшләрен тиешенчә башкара булып чыга. Үз сәламәтлеге өчен кеше беренче чиратта үзе җаваплы - менә шушы фактны аңлау җитми кебек.
Энгель Фәттахов таләбе буенча Актаныш районының демографик торышы күрше-тирә районнарныкы белән чагыштырылды. Нәтиҗәләр бер тирә булса да, алар тынычланып утыра торган түгел, җәмәгать!
Хәер, кешечә яшим дисәң, җирлекләрдә хәл итеп бетерәсе проблемалар җитәрлек әле. Кайбер авылларда сатылган алкоголь продукциясенең чамадан күп булуы да шулар рәтендә. Ә менә Кәзкәйдә халык легаль аракы эчү белән, гомумән , шөгыльләнми, чөнки кибетләрнең аракы сатуга лицензияләре юк. Аның каравы, алар ялган продукциягә алданып ятадыр дигән фараз бар.
Моңа кадәр эчкечелек тамыр җибәргән җирлекләрдә тотнаксыз тормыш рәвеше алып барган, риск төркеменә кертелгән балалы гаиләләрнең шактый булуын искәртә идек. Баксаң, үрнәк яктан гына телгә алынган җирлекләрдә дә андый гаиләләр булыштыра икән. Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе рәисе Ләйсән Фоат кызы әлеге фактны авыл җирлекләренә оештырган чираттагы рейдтан чыгып дәлилләде. Шундый тикшерүләр нәтиҗәсендә Әтәс авыл җирлегендә тагын ике гаилә исәпкә куелган. Иске Кормаш, Киров, Аеш, Иске Богады, Пучы, Актаныш җирлекләрендә дә авыр гаиләләр саны арту күзәтелә. Вакытында чаң сукмасак, әлеге проблема киңрәк масштабларны колачлаячагы көн кебек ачык. Бу нисбәттән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева җирлекләрдәге КДН комиссияләренең составы, аларның эшчәнлеге белән якыннанрак танышуны максат итеп куйды. Турыдан-туры авыл башлыкларына барып тоташкан вәзгыятьне ачыклауга ирешсәк, бәлки бу юнәлештәге эшчәнлек тә көтелгән нәтиҗәләрне бирә башлар?!
Районда авыр гаиләләр белән беррәттән ялгыз яшәүчеләр проблемасы да чишелеш көтә. Кышка кергәнче ялгызакларның яшәү шартларын яхшыртасы икәне авыл башлыкларына күп тапкырлар әйтелсә дә, бу юнәлештә хәрәкәт авыр бара. Ярый ла кыш җитмирәк торса! Салкыннар китереп сукканны көтеп ятучы башлыклар нәрсәгә өмет итәдер? Бәлки алар ялгызакларны кышка үзләре янына алырга уйлыйлардыр? Алай булса, проблема үзеннән үзе чишеләчәк.
Әлеге тармакны контрольдә тотучы ТРның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Актаныш муниципаль районы буенча җитәкчесе Ландыш Бариева 10 айлык эшчәнлеккә тулы анализ ясады. Аның сүзләреннән күренгәнчә, районның 173 авыр гаиләсенә республика тарафыннан 1 602 000 сумлык социаль ярдәм күрсәтелгән.
Гадәттәгечә, киңәшмә барышында полиция тармагы да, районның опека һәм попечительлек бүлеге дә үз эшенә хисап тотты. Лена Фазлиева гаиләләрдә тәрбияләнүче ятим һәм караучысыз балалар, аларның социаль составы хакында бәян итте. Аның сүзләреннән аңлашылганча, әлеге төр категориягә керүче 8 райондашыбызның киләсе ике елда торак мәсьәләләрен хәл итәсе булачак.
Сәгать ярымга сузылган киңәшмә ахырында район башлыгы Э.Н.Фәттахов киләчәктә ай саен авыл җирлекләрнең эшчәнлегенә бәя бирергә кирәк дигән тәкъдим кертте. Бәлки әлеге бәя нәкъ менә 25 формада күтәрелгән проблемаларның чишелеш дәрәҗәсенә карап куелыр, бәлки башка критериийлар да исәпкә алыныр. Һәр хәлдә чираттагы үзгәрешне яңа елга аяк баскач күрербез кебек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев