Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШТА БРИФИНГ: "Эшмәкәрлек фабрикасы" актанышлылар өчен яңа мөмкинлекләр ача (+ФОТОЛАР)

Актаныш – район җирлекләрендә беренчеләрдән булып “Эшмәкәрлек фабрикасы”н булдыручы район.

26 май - Россия эшмәкәрләре көне - икътисадта үз урыннарын мөстәкыйль рәвештә тапкан кешеләр бәйрәме ул. Актаныш районы хакимият бинасында оештырылып килүче сишәмбе брифингының чираттагысы, шул уңайдан, эшмәкәрлек, районда аны үстерү темасына багышланган иде. 


“Актаныш районында эшмәкәрлек эшчәнлеге”, “Эшмәкәрләр фабрикасы”, “Максатчан дәүләт ярдәмнәре” темаларын үз эченә алган чара белән район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева җитәкчелек итте. 


Лиана Рамил кызы үз чыгышында бүгенге көндә Актанышта теркәлгән эшмәкәрләр, аларның төп юнәлешенә тукталды. Аның сүзләреннән күренгәнчә,  районда 684 эшмәкәр теркәлгән, аларның 634е  микроэшмәкәрлек белән шөгыльләнсә, 6сы – урта, 42се кече эшмәкәрлек статусына ия. 72 райондашыбыз быелдан үзмәшгуль буларак теркәлгән. 


Актаныш, нигездә,  авыл хуҗалыгы районы булгач, эшмәкәрлекнең зур күпчелеге шул юнәлештә эшчәнлек алып бара. Бүгенге көндә үз кәсепләрен булдырган райондашларыбыз ввыл хуҗалыгы, эшкәртү сәнәгате, төзелеш, сату, автотранспорт хезмәте күрсәтү, элемтә, күчемсез милек, сәламәтлек сфераларында халыкка нәтиҗәле хезмәт күрсәтә. 


Актанышта эшмәкәрлекне эзгә салуга үзеннән зур өлеш керткән Булат Шәйхразиев та бүген брифингта катнашучылар сафында иде. Ул залда утыручыларны  Актанышта старт алачак өр-яңа проект – “Эшмәкәрлек фабрикасы”, аның үз алдына куйган максат-бурычлары белән таныштырды. 

Реклама


“ Эшмәкәрлек фабрикасы" – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм ”Эшкуарлык фабрикасы " бизнесына ярдәм һәм аны үстерү Фонды тарафыннан гамәлгә ашырылган белем бирү чаралары.
Проектта катнашучылар 6 ай дәвамында эксперт һәм остазлар ярдәме белән бизнес булдыралар, алар өчен мастер-класслар үткәрәләр һәм аларны бизнес төзү юлына озаталар.
Проектта теләгән һәркем катнаша ала-мәктәп укучылары, студентлар, кайда да булса эшләп килүче эшмәкәрләр. Проектта катнашу бушлай.
Эшкуарлыкны популярлаштыру һәм аңа ярдәм итү максатыннан оештырылган «Эшмәкәрлек фабрикасы» проекты 2013 елның декабрендә Казан (Идел буе) федераль университеты ярдәмендә старт алды. Фабрика эшчәнлегенең төп юнәлешләре-белем бирү юнәлеше, startup-компанияләргә тикшеренү юнәлеше һәм технологияләр трансферы. Проектның үзенчәлеге шунда: эшкуарларны бары уңышлы эшләүче эшмәкәрләр генә өйрәтә.

Шунысы игътибарга лаек, тәҗрибәле эшмәкәрләр җитәкчелегендә  теләге булган һәркемгә үз бизнесын ачу мөмкинлеген бирә торган әлеге проект моңа кадәр Татарстанның зур шәһәрләрендә генә эшләп килде.  Актаныш – район җирлекләрендә беренчеләрдән булып “Эшмәкәрлек фабрикасы”н булдыручы район. Димәк, әлеге проект аша Актанышта эшмәкәрлек юнәлешендә яңа адым ясалачак. Тәҗрибә күрсәткәнчә, “Эшмәкәрлек фабрикасы” республикадашларыбызны уңай нәтиҗәләре белән сөендерә. Аның башлангычында Айдар Булатов тора. 

Әлеге проектка кушылыр өчен махсус сайтка кереп, теркәлү үтү шарт. Булат Мирзалиф улы инде 31 май көнне  Актаныш районыннан булган теркәлүчеләр өчен беренче очрашу тәгаенләнгәнен дә хәбәр итте. 


Ягъни “Эшмәкәрлек фабрикасы”  ТР Икътисад министрлыгы белән берлектә Актанышта “Фабрика-Старт” дип исемләнгән  түләүсез курска старт бирәчәк. Проект барышында һәр катнашучыга шәхси остаз беркетелә. Алар эшмәкәрлек өлкәсенең маркетинг, салымнар, сату, бизнес-математика кебек тармакларын өйрәнәләр. Ахырдан алган белемнәрне үз бизнесларын коруда куллану да каралган. Чарага шулай ук үз кәсепләрен булдырып, бүгенге көндә уңышлы эшләп килүче спикерларның да килүе көтелә. 


ТР Эшмәкәрләрне яклау фондының Актаныш районындагы төбәк вәкиле Алмаз Нурлыев брифингта катнашучыларны эшмәкрләргә бирелә торган максатчан дәүләт ярдәмнәре белән таныштырды. Беренче чиратта әлеге ярдәм финанс яктан тотырыклылыкны тәэмин итә. Алмаз Нурулла улы һәр төргә аерым тукталып, аларның уңай яклары хакында бәян итте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев