Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШТА БРИФИНГ: Социаль түләүләр, социаль ташламалар кемнәргә каралган?

Актанышның хакимият бинасында оештырылучы брифингта катнашучылар бу атнада халыкка билгеләнә торган социаль түләүләр, социаль ташламалар һәм аларның күләме хакында сөйләште.

Чарада әлеге тармакка турыдан-туры җаваплы вәкилләр – район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ландыш Бариева, бүлек хезмәткәрләре, район инвалидлар оешмасы рәисе Зөфәр Шакиров, район ветераннар советының җаваплы сәркатибе Лира Хафизовалар катнашты. Киңәшмәгә шулай ук видеоэлемтә аша җирлек башлыклары, урыннардагы оешма җитәкчеләре кушылды.


Социаль яклау бүлеге тарафыннан тормышка ашырылучы әлеге ташламалар буенча, чыннан да, райондашларыбыздан шакый сораулар теркәлә. Брифингта аларның бик күбенә ачыклык кертелде, киләчәктә авыл җирлеге башлыклары аша бу мәгълуматләрне авыл халкына җиткерү бурычы куелды.


Бүгенге көндә Актаныш районында 6 661 балигъ булмаган бала исәпләнә. 369 гаилә “күпбалалы” статусына ия. Нигездә, сорауларның бер өлеше аларга тиешле ташламалар хакында иде. Мондый гаиләләр, балаларына 18 яшь тулганчы, төрле ташламалардан файдалана ала.


Күпбалалы (18 яше тулмаган өч яки аннан да күбрәк баласы булган) гаиләләр түбәндәге ташламаларга ия:


-  Балага 6 яшь тулганчы дарулар сатып алу өчен субсидия бирелә (2019 елдан аның күләме 131 сум).
- Мәктәптә, һөнәри белем бирү йортларында укый торган балаларга 18 яше тулганчы, юлда йөрү өчен айлык пособие каралган 295 сум.
- Балалар бакчасына түләүнең беренче сабый өчен 20 проценты, икенчесенә – 50 проценты, өченчесенә 70 проценты компенсацияләнә.

Болардан тыш, гаиләнең кеременә бәйле рәвештә дә дәүләт ярдәме каралган.


-  Гаиләдә бер кешегә керем уртача яшәү минимумы, ягъни 8880 сумнан азрак булганда, ай саен аз керемле гаиләгә бала өчен 321 сум, ә ялгыз әниләргә 849 сум пособие бирелә.
- Гаиләдә бер кешегә керем 20 меңнән артмаган очракта, балалар бакчасына түләгәндә, өстәмә компенсация каралган.
- Торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә, шулай үк гаилә кеременә бәйле рәвештә субсидия бирелә.

Россиядәге, шул исәптән Татарстандагы ишле гаиләләргә тиешле барлык пособие, субсидия һәм ташламалар дәүләт һәм төбәк бюджетыннан тәэмин ителә. Шуңа күрә мондый гаиләләргә, тиеш булган дәүләт ярдәменнән файдаланыр өчен, яшәү урынындагы социаль яклау бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Иң элек әлеге статусны дәлилли торган таныклыкка ия булу шарт. Моның өчен гариза язу сорала. Пособиеләр алырга теләгәндә, бер гаиләнең җан башына туры килгән уртача керем исәпкә алына. Әгәр керем яшәү минимумыннан кимрәк булса, гаиләгә ташламалар тиешлеген дәлилли торган белешмә бирелә.


Социаль түләүләргә килгәндә, “Авыл җирлегендә даими яшәүче хатын-кызларга бала туганда бер тапкыр түләнә торган түләү турында” карары нигезендә 2018 елның 1 гыйнварыннан авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр бирелэ торган түләү кертелде. Әлеге программа нигезендә 25 яшькә кадәр беренче баласын тапкан 49 райондашыбыз - 50 000 сум, 29 яшькә кадәр чорда өченче бала алып кайткан 17 хатын-кызыбызга 100 000 сум күләмендә акча бирелгән. Әлеге саннарны брифингта район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ландыш Бариева яңгыратты.

Ул шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары аша 2019 елның 1 гыйнварыннан соң 55 яшьләрен каршы алучы хатын-кызларны, 60тан узган ир-атларны, пенсия яше җитү буенча түләүләр билгеләү өчен бүлеккә дәшеп калды. “Пенсия реформасы билгеләгән өстәмә яшьне көтеп утырмагыз, документлар белән килергә кирәк”, - дип, мөрәҗәгать итте Ландыш Фирдәвис кызы.
 

Район халкын пенсионерларны шифаханәләргә җибәрү, инвалидларны тернәкләндерү үзәкләренә юлламалар белән тәэмин итү буенча чиратларның зур булуы да урынлы борчый. Ни кызганыч, бүген Актаныш районы социаль яклау бүлеге шифаханәләргә 2015 елда чиратка язылучыларны җибәрү белән мәшгуль. Бу ял итәргә теләк белдерүчеләрнең - күп, ә квоталарның аз булуы белән аңлатыла. Мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз да үз чиратларын икешәр ел көтәргә мәҗбүр.


Сугыш чоры балалары социаль хезмәткәрләр эшеннән файдаланган өчен түләүдә ташламалар сорый. Бу да бүгенге көндә авырткан урыннарның берсе булып кала бирә. Андый гражданнарга ташламалар каралмаган. Ә менә Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына хөкүмәт тарафыннан гарантияләнгән хезмәтләр бушлай күрсәтелә. Сүз уңаеннан, Актаныш районы буенча 353 ялгыз яшәүче, ялгыз, мөмкинлекләре чикле гражданнарга 66 социаль хезмәткәр һәм 1 медицина хезмәткәре хезмәт күрсәтә.


Брифингта көн кадагына куелган чираттагы мәсьәлә – социаль контракт. Аның буенча социаль яклау бүлеге балалары булган, матди мохтаҗлык кичергән гаиләләргә акчалата ярдәм кулы суза ала, гаилә исә үз чиратында 3-6 ай эчендә программаның тәлапләрен үтәргә тиеш.


 Район инвалидлар оешмасы рәисе Зөфәр Шакиров исә район тарафыннан мөмкинлекләре чикле кешеләргә күрсәтелгән матди ярдәмнең фәкать сәламәтлекне ныгытуга тотылырга тиеш икәнен ассызыклады. Максат – беренче чиратта аеруча мохтаҗларга ярдәм итү. Бу нисбәттән авыл башлыкларына да ситуацияне аңлап эш итү бурычы куелды.
 



Әфганчы-ветераннарның да тиешле күләмдә ташламаларга ия була алмаулары аяныч. Нигездә, алар фатир чиратына басу программасы буенча ризасызлык белдергән. 2005 елга кадәр чиратка басучы 3 шундый райондашыбызның берсе генә акчалата субсидия алуга ирешкән. Биредә төп күрсәткеч яшәү шартларын яхшыртуга мохтаҗлык булып тора, ягъни торак мәйданы бер кеше башына 18 кв.метрдан артык булмау шарт.


Шактый җанлы барган аралашуда бүген иң актуаль сораулар яңгырап, аларга җаваплар бирелде. Билгеле, бер сәгать эчендә барлык социаль түләүләр, социаль ташламалар һәм аларның күләме хакында сөйләп-аңлатып бетерү мөмкин түгел. Шуңа күрә бу тармакка кагылышлы сорауларга без алга таба аерым-аерым җавап бирүне дәвам итәчәкбез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев