Актанышта Бөтенрәсәй "Актаныш гармуннары" фестивале үтәчәк (ЧАРАНЫҢ ПРОГРАММАСЫ)
27 -28 июль көннәрендә Актанышта Бөтенрәсәй "Актаныш гармуннары" фестивале үтәчәк.
27 июль, җомга
12.00-13.00 Фестиваль кунакларын каршу алу, теркәү, “Гармунчылар аланы”на урнашу.
13.00-14.30 Төшке аш.
14.30-15.00 “Татар гармуннары һәм аларны ясаучы осталар” фотокүргәзмәсен ачу.
15.00-16.30 Бәйге кысаларында конкурсантларны тыңлау.
1. Балалар мәйданчыгы – “Сөн” мәйданы.
2. Аерым башкаручылар мәйданчыгы – “Агыйдел” мәйданында.
3. Ансамбльләр мәйданчыгы – “Ык” мәйданында.
15.00-18.00 Татар халык декоратив сәнгате һәм татар сувенирлары, авыл фермерлары җитештергән товарларны сату.
16.30-18.00 Танылган татар гармунчылары Рәшит Мостафин, Кирам Сатиев, Айнур Моратов һәм татар гармуннарын ясаучы Айрат Харисов остаханәләре эшчәнлеге.
18.00-19.30 Кичке аш.
19.30-21.00 Фестивальне ачу тантанасы. Бәйрәм концерты.
21.00-22.00 “Көй тартыш” интерактив конкурсы.
22.00 Кичке уеннар.
28 июль, шимбә
7.30-8.00 Татар халык көйләренә күнегүләр ясау.
8.00-9.30 Иртәнге аш.
9.30-10.00 “Актаныш урамнарында татарның гармуннары” исемле җырлы-биюле уен программасына әзерлек.
10.00-11.00 Актаныш авылы урамнарыннан (Тукай, Татарстан, Н.Дәүләт урамнары) фестивальдә катнашучы гармунчыларның җырлап, биеп узулары.
11.00-11.40 Фестивальдә катнашучыларның Актаныш басмасында истәлеккә фотога төшүе.
11.40-12.00 “Актаныш гармуннары” Бөтенрәсәй татар гармунчылары фестиваленең истәлекле стелласын ачу тантанасы.
12.00-13.00 Фестивальне йомгаклауның тантаналы концерты.
13.00-14.00 Төшке аш, кунакларны озату.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев