Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШТА ЧИРАТТАГЫ БРИФИНГ: Үзмәшгульләргә салым –райондашлар яңалыкны ничек кабул итәр?

2019 елның 1 гыйнварыннан Россиянең 4 төбәгендә – Мәскәү, Татарстан, Мәскәү һәм Калуга өлкәсендә – үз-үзен эш белән тәэмин итүчеләрнең керемнәренә эксперименталь салым кертелде. Эсперимент 2019 елның гыйнварыннан 2028 елның декабренә кадәр үткәреләчәк. Әгәр дә ул уңышлы булып чыкса, әлеге законны бөтен илгә таратачаклар.

Үзмәшгульләргә салым – ул нәрсә дигән сүз? Үзмәшгульләр категориясенә кемнәр керә? Кемнең дә булса үзен эш белән тәэмин итүен һәм даими төстә керем алуын, әмма салым түләмәвен ничек белергә була? – халыкны менә шундый эчтәлекле сораулар кызыксындыра. 

Хакимият бинасында үтүче сишәмбе брифингының чираттагысы нәкъ менә шушы сорауларга ачыклык кертүгә йөз тоткан иде. Район башлыгы урынбасары Р.Ф. Галимҗанова җитәкчелек иткән брифинг эшендә Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары  Лиана Сираева катнашып, әлеге канун хакында бәян итте. 

Аның сүзләреннән аңлашылганча, үзмәшгуль кешеләр – бу үз эшчәнлекләреннән керем алучы, тик эш бирүчесе һәм ялланып эшләүче хезмәткәрләре булмаган гражданнар. Моннан тыш, аларның еллык кереме 2,4 млн. сумнан артмаска тиеш. Шулай ук алар эшмәкәр буларак теркәлмәгән, әмма товар сатудан, эш башкарудан, хезмәт күрсәтүдән яки милек хокукыннан (аренда) керем алалар. 

Алар ирекле тәртиптә үз керемнәреннән 4 тән алып 6 процентка кадәр күләмдә салым түләргә тиеш. Әгәр алар физик затларга хезмәт күрсәтсә – ай саен керемнән 4 % , әгәр юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә хезмәт күрсәтсә, бу очракта 6 % салым түләргә тиешләр. 

Үз-үзен эш белән тәэмин итүчеләргә таксистлар, дизайнерлар, программачы, чәчтараш, репетитор, көнкүреш техникасын ремонтлаучылар, риэлторлар, бәйрәм чаралары алып баручылар, үзләренең торакларын арендага биреп торучы фатир хуҗалары, сату өчен авыл хуҗалыгы продукциясе үстерүче ШЯХ ияләре һ.б. керә. 

Үзмәшгульлек статусын раслау һәм керемнән салым түләү өчен салым инспекциясенә барып йөрү дә кирәк түгел. Моның өчен касса буларак эшләүче “Минем салым” мобиль кушымтасында теркәлергә кирәк. Кушымта Интернетка тоташтырылган кәрәзле телефоннан, смартфон һәм компьютерлардан файдаланучыларга аңлаешлы. Аны чыгарырга, биометрик идентификацияләү (тиңләштерү) узарга һәм кушымтага салымнар исәптән чыгарыла торган банк картасын яки счетны бәйләргә кирәк булачак. Салым түләүчегә салым инспекциясендә отчет бирергә һәм керемнәр турында декларация тутырырга кирәк булмаячак. 

Кемнең дә булса үзен эш белән тәэмин итүен һәм даими төстә керем алуын, әмма салым түләмәвен ничек белергә була соң? Өйрәнелгән бик күп вариантлар бар. Күзәтчелек итүче орган вәкиленә үзмәшгульлек фактын раслау өчен “Контроль закупка” ясау да җитә. Ә “корбанны” ничек табарга? Бу бик гади. Интернетта төрле хезмәтләр (шул ук репетиторлар, мәсәлән) күрсәтү буенча рәсми сайтлар күп. Социаль челтәрләрнең дә потенциалы зур – нәкъ менә монда үзмәшгуль кешеләр үзләренең рекламаларын урнаштыралар. Яки таксистны алыйк – ул пассажир –контролер чакыруына үзе киләчәк. Мисал өчен, “Халык салымчысы” кушымтасын җибәреп, түләүле информаторлар хезмәте дә пәйда булырга мөмкин. 

Билгеле, пилот проект булып теркәлгән әлеге яңалык бүгенге брифингта шактый сораулар китереп чыгарды. Видеоэлемтә аша конференциядә катнашкан авыл башлыклары тарафыннан да байтак иде алар.

Бүген хөкүмәт үзмәшгүльләргә салым кертә икән - аның уңай якларын күрергә омтылырга кирәк. Бу, беренче чиратта, үзмәшгүльләрнең үз хезмәтләре, үзләре җитештергән продукция өчен җаваплылыкларын арттырачак. Ягъни, халык күрсәтелгән хезмәт өчен гарантия алачак. Шунысы да бар, яңа салым режимын үз-үзен эш белән тәэмин итүчеләр дә,  шәхси эшмәкәрләр дә куллана ала.  Сүз дә юк, ун ел дәвам итәчәк эксперимент тора-бара камилләшәчәк. Аның уңай һәм тискәре яклары бизмәнгә салып үлчәнәчәк. Һәрхәлдә киләчәктә качып эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр саны кимер дип ышанасы килә - үзмәшгүльләр түләгән салым дәүләт казнасына керсә, аның файдасы сизелми калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев