Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШТА ЧИРАТТАГЫ ЯҢАЛЫК: Авыл башлыклары да атлы булачак! Бүген беренче атка ия булган авыл башлыгы аталды!

Әмма атка атланганчы сыерларны саклап калу зарур – тырышып карыйк әле! 

13 март көнне “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында Актаныш районының терлекчелек тармагы агымдагы елның гыйнвар, февраль  айларына нәтиҗә ясап, югалту-табышларын барлады. 


Ике айлык хисапка йөз тоткан 24 форма киңәшмә эшен район башлыгы Э.Н. Фәттахов җитәкләде. Аның эшендә хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары, идарә белгечләре, баш зоотехниклар, мал табиблары, ферма мөдирләре катнашты. 


Моңа кадәр 24 формада төп игътибар җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрнең эшчәнлегенә юнәлтелеп килсә, быелдан шәхси секторлардагы КФХлар да, ярдәмче хуҗалыклар да район җитәкчелегенең күз уңына алыначак. Җирлекләрдә үткән хисап җыелышлары кысаларында авыл халкының төп яшәү рәвешенә әверелгән терлекчелек белән танышу, райондагы әлеге көчле “армия”нең ни дәрәҗәдә киң масштаблы икәнен күрү дә моңа зур этәргеч булуын ассызыкламый мөмкин түгел. Авылларны яшәтүдә ныклы терәк булган мондый хуҗалыкларга бүген район кулыннан килгән кадәр ярдәм кулы сузарга әзер. Шәхси секторларда мал-баш санын арттыру, шуның бәрабәренә продукциялелекне үстерү, аны реализацияләү өчен кооперативлар булдыру  – болар Актаныш районының үз алдына куйган саллы бурычы булып тора.  


Узган ел Актаныш районы тана малы алучыларга, Республика ярдәменнән тыш, өстәмә 15 000 сумлык ярдәм күрсәтте. Шунысы сөенечле, быел да бу гамәл үз көчендә кала. Татарстан исә ярдәм күләмен ике тапкырга арттыруга иреште, хәзер ул 30 000 сумны тәшкил итә. Хуҗалыклар белән беррәттән, КФХ, ЛПХларга да республиканың төрле төбәкләреннән таналар кайтарту мәсьәләсе дә хәл ителү стадиясендә. Төп максат – терлекчелек белән шөгыльләнергә теләүче авыл кешесен яхшы нәселле, югары үрчемле, сыйфатлы продукция бирергә сәләтле маллар белән тәэмин итү. Бүген аларның алны-ялны белми куйган хезмәтләре үзләренә үк табыш китерергә тиеш. 


Җирлекләрдәге терлек хәрәкәте белән залда утыручыларны район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова таныштырды. Аның анализыннан аңлашылганча, бүген Актаныш районының шәхси секторларында барлыгы 11 160 баш МЭТ исәпләнә. Ел башы белән чагыштырганда, 1 мартка аларның мал-баш саны 7гә арткан. Иң күп  артым Актанышның үзендә теркәлгән. 11 баш! Бу - сөенерлек сан. Үзәктә яшәп тә, мал асрап була дигәнне исбат итү бу. Күңелдә – теләк,  беләктә көч булганда,  авыл кешесе кайда яшәсә дә, югалып калмауны раслаучы факт та әлеге сан.  Әтәс авыл җирлегендә яшәүчеләр МЭТ санын – 7гә, байсарлылар – 6га, Мәсәде  – 5кә, Югары Яхшый, Теләкәй халкы 4әргә арттырып, район күрсәткеченә үзләреннән уңай өлеш керткән. Ләкин шул ук вакытта Иске Кормаш, Яңа Әлем авыл җирлекләре ике ай эчендә икешәр дистәгә якын терлек киметкән. Җирлек башлыклары үзләре моны сугым чоры булу белән аңлатты. Э.Н. Фәттахов исә киләчәктә мал-баш санын киметкән яисә бөтенләй дә динамика күрсәтмәгән  җирлекләргә бу юнәлештәге эшчәнлекне анализлау, саннарны арттыру бурычын йөкләде. 


Бүгенге көндә шәхси секторларда асралган терлекнең 4 622се – савым сыерлары. Аңлашылганча,  сыерлар авыл кешесенең төп керем чыганагы. Шуңа күрә аларның санын киметүгә юл куелырга тиеш түгел. Әмма ике айда район буенча 7 сөтбикә “юкка чыккан”.  Кимүнең төп сәбәбе -  лейкоз авыруы. Бу юнәлештә әле, ни кызганыч,  ныклы, системалы эш оештырып бетмәгән. Алай дисәң, бүген республика лейкозлы сыерны тапшыручыларга 10 000 сум күләмендә матди ярдәм бирә, ягъни авыру терлекне тапшыру белән бәйле чыгымнар компенсацияләнә. Аның өчен республика бюджетыннан 30 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бу чаралар йогышлы авырулар йоктыруны 2021 елга кадәр 0,5-1,5 процентка киметер һәм маллар санын саклап калырга ярдәм итәчәк дип ышандыра белгечләр. Сүз уңаеннан, узган елның көзендә генә дә республикадагы шәхси ярдәмче хуҗалыкларда асрала торган биш мең баш терлектә лейкоз авыруы ачыкланган. 


Рәйхан Филүс кызы үз чыгышында һәр җирлектәге сөт тапшыру бәяләренә дә тукталды. Район буенча әлеге  күрсәткеч 1 литр сөт өчен 20 сум 66 тиенне тәшкил итә. Февраль ае нәтиҗәләре буенча, район күрсәткечләреннән югарырак бәягә сөт тапшырып килгән җирлекләр аерым аталды. Мисал өчен, бүгенге көндә Теләкәй авыл җирлегендә сөт җыю белән шәгыльләнгән шәхси эшмәкәрләр халыкка 21 сум50 тиеннән исәп ясаган. Әтәстә бу сумма 21 сум 45 тиенгә тәңгәл. Иске Айманда – 21 сум 25 тиен. Чалманарат, Такталачык, Кәзкәй, Аеш, Тат. Ямалы, Күҗәкә, Түке халкы тапшырылган бер литр сөт өчен 21 сум алган. Калган җирлекләрдә түләү бәясе районның уртача күрсәткеченнән түбән. Иске Богады, Пучыда сыерларның продукциясе 20 сумнан бәяләнгән булса, Яңа Әлемдә сөтне 19 сум 50 тиеннән җыйганнар. Шушы урында ихтыярсыз сорау туа: бөтен җирдә дә сыерлар дүрт аяклы, бер җилемле бит, аларны асрауга бар җирдә дә кеше хезмәте сарыф ителә, тик ни өчен Теләкәй сыерларының сөте 21 сум 50 тиеннән бәяләнә дә, Яңа Әлемдә җан асраучы малкайларның сөте ике сумга очсызрак? Аерма нәрсәдә?


Гадәттәгечә, киңәшмә барышында шәхси хуҗалыклардагы вак малларның да, атларның да исәбе алынды. Шөкер, аларның саны артуда. 


Һәм иң мөһим яңалык! Бүген 24 форма киңәшмәдә беренче тапкыр җирлекләрнең терлекчелек юнәлешендәге эшчәнлеге анализланып кына калмады, ирешелгән нәтиҗәләр буенча урыннар чыгарылып, җирлек башлыклары хөрмәтләнде. Тәкъдим ителгән махсус таблицада МЭТ, савым сыерлары, сарык-кәҗәләр, атларның мал-баш саны үсеше динамикасы, тапшырылган сөт күләме – болар барысы да исәпкә алынган иде. Район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова инициативасы белән иң яхшы күрсәткечкә ирешкән авыл башлыгына алгарыш символы булган ат сыны тапшырылды. Һичшиксез Актаныштагы тагын бер күркәм традициягә әвереләчәк матур башлангыч символына, февраль нәтиҗәләре буенча, Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров лаек булды.  Киләчәктә терлек хәрәкәтен контрольдә тоткан, бу юнәлештә уңай динамикага ирешкән һәр авыл башлыгы атка ия була алачак. Әмма атка атланганчы сыерларны саклап калу зарур – тырышып карыйк әле! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев