Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта гает намазы сәгать ничәдә башлана, Корбан ашлары кайсы урыннарда үткәрелә?

Актаныш мөхтәсибәте хәбәр итүенчә, гает намазы районыбызның барлык мәчетләрендә дә иртәнге 06 сәгать 00 минутта вәгазь белән башланып китәчәк.

Бу бәйрәмнең иң төп үзенчәлеге, исеменнән күренгәнчә — Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгаләнең ризалыгына ирешү нияте белән корбан чалдыру. Быел да Актанышның 5 урынында Корбан ашлары уздыру ниятләнә. 
Дин кардәшләребезне 13 сәгать 00 минутта Актанышның 1 һәм 2 санлы урта мәктәпләренә, гуманитар гимназия-интернатка, Аскы Актаныштагы ветераннар йортына Корбан шулпасын авыз итәргә дәшеп калабыз. 

 16 сәгать 00 минутта исә әлеге изге гамәл – Корбан ашы үзәк хастәханәдә оештырыла. 

Ә СЕЗ МОНЫ БЕЛӘ ИДЕГЕЗМЕ?: 1992 елда, озак еллар үткәч, Актаныш районында беренче тапкыр мөселманнарның изге бәйрәме зурлап билгеләп үткән. 

Ул елны 18 июньгә туры килгән Корбан бәйрәме иртәсендә Җәмигъ мәчете төзеләчәк урындагы чирәмлеккә бик күп халык җыйналган. Иң әүвәл алар Габдулла хәзрәтнең вәгазен тыңлаган. Әлеге вәгазь Ислам тәртипләрен аңлатуга, кешеләрне тәртипкә чакыруга, алар арасында әхлаклылык, кешелеклелек сыйфатларын киң таратуга юнәлдерелгән.  Аннан соң дин кардәшләр гает намазын укыган. Габдулла хәзрәтнең улы Зиннур Мансуровның коръән уку хакында  хәбәр иткән “Игенче даны” газетасының 1992 елдагы 16 июнь саны. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев