Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ЯЛ КӨНЕ ДИП ТОРМЫЙБЫЗ: Актанышта җитәкчеләр, эшчеләр, авыл кешеләре, укытучылар җәйге Спартакиадада көч сынашты (+ФОТОЛАР)

Якшәмбе көнне Актанышта район үзәге предприятиеләре һәм оешмалары, авыл җирлекләре командалары катнашында җәйге Спартакиада узды.

Иртәдән үк җылы нурларын сипкән кояш ярышларда катнашучыларга спорт кәефе һәм күтәренке рух өстәде. Спартакиаданы ачу тантанасына район үзәге предприятиеләрен һәм оешмаларын тәкъдим итүче йөзләгән катнашучы җыелды. 

Спартакиадада катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәучесе Э. Н. Фәттахов  кайнар котлады:
- Районда массакүләм спорт белән шөгыльләнү өчен төрле яшьтәге кешеләргә бөтен мөмкинлекләр дә бар - спорт комплексы эшли, районның торак пунктларында ачык спорт мәйданчыклары урнаштырылган. Районда сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар, спортны яратучылар көннән-көн арта бара, бүген без ярышлардан соң спорт көненә йомгак ясаганда моңа инанырбыз дип ышанам. Сезгә зур уңышлар һәм җиңүләр!


-Спартакиада программасына берничә дистанциягә йөгерү, эстафета, гер күтәрү, ядрә ыргыту, озынлыкка, биеклеккә сикерү, йөзү  кебек спорт төрләре керде, - дип билгеләп үтте оештыручылар.  - Төрле спорт ярышларында катнашучыларга компетентлы хөкемдарлар - район тренерлары бәя бирә. 

Йөзүдән тыш барлык ярышлар да үзәк стадионда үтте. Алар көнозын дәвам итте. Оешма командалары өчен җитәкчеләрнең чыгыш ясауларын күрү аеруча да күңелле булды. Кемдер йөгерде, кемдер йөзде, кемдер сикерде бүген. Һичшиксез мондый чаралар коллективларны берләштерә, уңай энергия бирә. Чөнки ярышларда катнашмаган кешеләр дә үз командалары өчен җан атарга килгәннәр иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев