Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШТА – ЛЕГЕНДАР ТУРНИР: Район ярты гасыр элек күрсәткән җиңүне кабатлый алырмы? (ЭКСКЛЮЗИВ ФОТОЛАР)

Татарстанга беренче президентны биргән район сынатмады – 55 еллык тарихы булган республикакүләм турнирны Актаныш башлангычында илкүләм турнир дәрәҗәсендә үткәрү идеясен күтәреп чыгып, күпләрне тел шартлатырга мәҗбүр итте ул.

Ярты гасырдан артык вакыт эчендә татар көрәшенең легендасына әверелгән каһарман-шагыйрь Муса Җәлил исемен йөртүче турнир быел келәм батырларын  җырлы-моңлы, чәкчәкле-икмәкле Актаныш районына җыйды. Шул рәвешле елның беренче зур турниры безнең җирдә үтүе белән тарих битләренә теркәләчәк. 

“Актаныш районы легенданы үзендә кабул итәчәк!” дигән сүзләр, хәтерләсәгез,  узган елда ук татар дөньясын дулкынландырып алган иде. Бәйрәм чараларын, спорт ярышларын үзенә генә хас бер үзенчәлек  белән үткәреп, моңа кадәр гел шаккаттырып килгән   Актаныштан бу юлы да яңалык көтте республика. 


Татарстанга беренче президентны биргән район исә сынатмады –  55 еллык тарихы булган    республикакүләм турнирны  Актаныш башлангычында илкүләм турнир дәрәҗәсендә үткәрү идеясен күтәреп чыгып, күпләрне тел шартлатырга мәҗбүр итте ул. 


 Бөтенроссия дәрәҗәсен йөртәчәк бәйгегә төбәкләрдән 15 команда, 125ләп көрәшче килүе көтелә. Алар арасында Башкортстан, Марий-Эл, Чувашия, Удмуртия Республикалары, Ульяновск, Самара, Киров өлкәләре,Төмән, Свердловск яклары да булачак. 


Бүген исә район “Ватаным Татарстан” газетасы призына уздырылучы турнирга старт бирде. Актаныш көрәшчеләрне ап-ак бураннары белән каршы алса да, шушы көннәрдә генә исемен үзгәрткән “Батыр” спорт сараенда иртәнге сәгатьләрдән үк башланып киткән бил алышулар шактый “кайнар дулкында” барды – 400гә якын келәм батырын җанатарлары да ярыйсы ук “кыздырып” торды – залда алма төшәр урын да юк иде. 

Реклама

М.Җәлил истәлегенә гамәлләштерелгән  көрәшнең ачылу тантанасы да районыбыз кунакларын таң калдыргандыр, мөгаен. Гадәттәгечә,  Актаныш районының  сәнгать әһелләре  чыгышы югары әзерлек дәрәҗәсе белән аерылып торды. Ачылыш тантанасы спорт сараена җыелучыларны көрәш мәйданыннан  каһарман-шагыйрь истәлекләренә, аның иҗатына, тормыш юлына алып китте. Бер генә мизгелгә  сәхнә ролен үтәгән көрәш залы тамашачыны моңга күмде, М.Җәлилне  җыр-биюдә гәүдәләндерде. 


Чарада  Милли көрәш федерациясе җитәкчесе, ТР вице-премьеры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, "Ватаным Татарстан" газетасының баш мөхәррире Минназыйм Сәфәров, республиканың  иң яхшы көрәшчеләре, тренерлары, журналистлар катнашты. 


М.Җәлил турнирын үзе¬бездә уздыруны сорап алу – район башлыгы Э.Н. Фәттаховның инициативасы. “Актаныш игенчесе” дигән мактаулы даныбыз бар. “Актаныш мо¬ңы” дигәнен әйтеп тә тормыйм. Минем теләгем – “Актаныш көрәшчесе” дигән исем-бренд та булырга тиеш”,- дип, бу уңайдан  үз фикерен белдергән иде ул. 


  Чыннан да, бәлки Җәлил бәйгесен үзебезнең җирдә  уздыру кайчандыр илкүләм танылу алган Актаныш көрәшчеләренә алмаш буын үсеп чыгуга ныклы бер этәргеч була алыр.  Аннан килеп, алт¬мышынчы еллар ахырында актанышлылар  бу ярышларда җиңү  дә яулаган булган – әлеге тарихи вакыйганы ярты гасырдан соң, үзебезнең Актаныш районында янә кабатлый алсак, “Актаныш көрәшчесе” дигән исемнең лаеклы икәнен бөтен Татарстанга исбатлый алыр идек без. 

Бүген Актаныш бу турнирга ике командасын кертте – өмет шуларда. Сүз дә юк, келәм үз батырларын үзе билгеләячәк, инде иртәгә җиңүчеләр исемлеге дә аталыр. Төп сорау – алар арасында Актаныш көрәшчеләре булырмы? 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X