Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта район Советының чираттагы утырышы бара

Утырыш эшендә район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, оешма-предприятие, җирлек башлыклары катнаша.

Әлеге сәгатьләрдә хакимият бинасының утырышлар залында Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов җитәкчелегендә Актаныш муниципаль район Советының өченче чакырылыш 28 нче утырышы бара. Утырыш эшендә район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, оешма-предприятие, җирлек башлыклары катнаша. 

Утырышның көн тәртибендә 12 мәсьәлә, шул исәптән 2017 елда Актаныш муниципаль районы бюджетының үтәлеше, «Актаныш муниципаль районының 2018 нче елга һәм 2019-20 еллар план чорына бюджеты турындагы» карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, 2017 елда Контроль-хисап палатасы эшчәнлеге, Муниципаль мөлкәт булып торган урман участокларын барлыкка китерү, карау һәм саклау кагыйдәләре белән танышу кебек мөһим мәсьәләләр дә карала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев