Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта район үзәге үзешчән драма коллективлары смотрына йомгак ясалды (+ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бер ай дәвамында 16 оешма-предприятиенең драма коллективы шул рәвешле райондашларыбыз алдында имтихан тотты: табиблар да, укытучылар да, тәрбиячеләр дә, китапханәчеләр дә, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә йолдыз булып балкыды бу чорда.

Мөгаен, һәркемнең “йолдыз” булып карыйсы киләдер?!  Кайберәүләрнең  күңел  түрендә сәхнәгә менү, тамашачы алдында  нинди дә  булса роль уйнау, залда  утыручылардан чәчәк букетлары  алу  хыялы да  җилкенеп аладыр!?


Быел Актаныш районы  оешма-предприятиеләрдә хезмәт  куючыларга сәхнәдә балкырга менә дигән мөмкинлек тудырды. Районда театр жанрын тагын да ныграк үстерү, оешма-предприятиеләрдә драма коллективларын булдыру, сәләтлеләрне ачыклау һәм халыкка күрсәтүне максат итеп куйган  драма коллективлары смотры -  моның ачык мисалы.  


“Беренче коймак төерле була”, дисәләр дә,  быел башлангыч алган театр  айлыгында “төерләр” бөтенләй  дә күренмәде: әллә райондашларыбыз чыннан да театр жанрына сусаган, әллә Актаныш халкына “әртислек” тумыштан ук салынган булып  чыкты? Шулай булмаса,    беренче тапкыр тамашачы алдында театр куйган коллективларның уйнау осталыгы югары дәрәҗәдә  була  да алмас  иде.  Актанышлылар, гадәттәгечә, бу  юлы да  шаккаттырдылар.

Апрель дәвамында  Ә. Афзалова исемендәге район мәдәният йортыннан  халык өзелмәде: тамашачы һәр  оешманың  театрына үз бәясен бирде, чагыштырды, артистлар белән бергә көлде, алар белән бергә  елады.

Бер ай дәвамында 16 оешма-предприятиенең драма коллективы шул  рәвешле райондашларыбыз алдында имтихан тотты: табиблар да,  укытучылар да, тәрбиячеләр  дә,  китапханәчеләр дә,  социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә йолдыз  булып  балкыды бу  чорда.  


30  апрель  көнне исә  оешма-предприятиеләрнең  театр  айлыгына зурлап  нәтиҗә  ясалды,  иң яхшы режиссура, иң оста сәхнә бизәлеше, ирләр ролен иң оста башкаручы, хатын-кызлар ролен иң оста башкаручы, үз ролен иң оста башкаручылар  билгеләнде.  Җиңүчеләргә  бүләкләр, грамоталар тапшырылды. 


Актанышның 2 нче мәктәбе бу көнне Р. Батулла әсәре буенча куелган “Кичер мине, әнкәй” драмасын янә бер тапкыр райондашларыбыз хозурына тәкъдим итте. Сәхнәне кайнатты, тамашачыны елатты икенчелеләр. 

Якташыбыз, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов та үзе башлангыч биргән әлеге смотрның йомгаклау өлешен тамаша кылып, спектакльдән алган хис-кичерешләре белән сәхнәдән уртаклашты. Бәя югары, җәмәгать! Афәрин!

Реклама

Нәтиҗәләр буенча, смотрда катнашкан коллективлар,  аерым үзешчән артистлар  Мактау  грамотасы белән бүләкләнделәр.  
-  Үзәк китапханә коллективы
-Игелек үзәге коллективы


Балалар бакчалары үзешчән драма коллективларына урыннар аерым билгеләнде.  Алар акчалата премия һәм  Мактау грамотасы,  аерым үзешчән артистлар  Мактау  грамотасы белән хөрмәтләнделәр. 
I урын – “Каенкай” балалар бакчасы үзешчән драма коллективы
II  урын – “Ромашка” балалар бакчасы үзешчән драма коллективы
III  урын – “Алтынчәч”  балалар бакчасы үзешчән драма коллективы

Уңышлы  чыгыш ясаган  балалар бакчасы драма коллективларына һәм  аерым үзешчән артистларга    Мактау  грамотасы тапшырылды. 


Алар:
-  “Умырзая” балалар бакчасы үзешчән драма коллективы
 - “Тылсым”  башлангыч  белем бирү мәктәбе драма коллективы
  -“Кояшкай” балалар бакчасы үзешчән драма коллективы
 - “Әтәчкәй” балалар бакчасы үзешчән драма коллективы

Оешма – учреждениеләр  арасында уңышлы чыгыш ясаучы   драма коллективларына һәм  аерым үзешчән артистларга    Мактау  грамоталары тапшырылды.

Алар: 
-Торак-коммуналь хуҗалыгы үзешчән драма коллективы
-Балалар сәнгать  мәктәбе  үзешчән драма коллективы


Район үзәге үзешчән драма коллективлары арасында  урыннар түбәндәгечә билгеләнде.  Алар акчалата премия һәм  Мактау грамотасы,  аерым үзешчән артистлар  Мактау  грамотасы белән хөрмәтләнде. 
I урын – Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия -  интернат,  2нче Актаныш урта мәктәбе коллективы
II  урын – 1нче Актаныш урта мәктәбе коллективы
III  урын – Актаныш районы үзәк хастәханә, Технологик техникум  коллективлары

Бәйрәм  тантанасында районыбызның театр сәнгатен үстерүгә   куйган хезмәте өчен Татарстан Республикасының Атказанган артисты Нур  Хөсәеновка  Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Энгель  Фәттаховның  Рәхмәт хаты тапшырылды.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев