Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта районкүләм ифтар көне билгеләнде

Ифтарга килүче һәркемнән үзе белән намазлык алып килү сорала.

Дин кардәшләребез игътибарына! 8 июнь, җомга кичендә, Актанышның үзәк стадионында районкүләм  ифтар үтәчәк. 

Ифтарда районның башкарма комитет җитәкчесе Э. Н. Фәттахов, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук халыкның социаль яктан якланмаган катламнары: күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятимнәр һ.б. катнашачак. 

Биредә рамазан ае, зәкят, нисаб, фидия, фитыр сәдакасы, Ураза гаете һәм бәйрәм намазына кагылышлы сорауларга җаваплар бирелер, вәгазь-нәсыйхәтләр тыңланыр дип көтелә.

Традицион рәвештә ифтар Коръән-Кәрим аятьләре уку белән башланып китә. Авыз ачу вакыты җитү белән ифтарда катнашучылар җәмәгать белән ахшам намазы укыячак.


Намаздан соң барлык кунакларны табын көтә. 

Ифтарга килүче һәркемнән  үзе белән намазлык алып килү сорала. 

PS: Язманы автор һәм редакция рөхсәтеннән башка сайтларга һәм башка басмаларга күчереп алу тыела.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев