Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШТА САЙЛАУ НӘТИҖӘЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ: Өметләр акландымы? ( НӘТИҖӘЛӘР)

9 сентябрь илдә Бердәм тавыш бирү көне дип игълан ителгән иде. Бу көнне Актаныш районында яшәүчеләр дә 9 җирле үзидарә органына депутат сайлады.

Сайлау нәтиҗәләренә килгәндә, Актаныш авылында урнашкан 1 санлы сайлау округына караган 706 сайлаучының 679ы сайлауларда катнашып, 632 актанышлы (93,08%)  Энгель Нәвап улы Фәттахов кандидатурасын яклап тавыш биргән.


Аеш авылындагы  626 санлы сайлау участогында тавыш бирергә тиешлеләр саны 50 кеше булып, әлеге округ район буенча  100 процент катнашучыны кабул иткән бердән-бер җирлек. Аеш авыл җирлегендә 44 граждан (88%) Айгөл Илгиз кызы Фазлыкаева өчен үз тавышын биргән. 


Кәзкәй авыл җирлегендәге 7 санлы сайлау округында депутат сайлауларында катнашырга тиешле 64 сайлаучының 60ы катнашкан. Аларның 54е (90%) җирлек депутаты итеп Айдар Рәфкать улы  Хаевны сайлаган. 


Киров исемендәге совхозда урнашкан 635 санлы сайлау участогы 9 сентябрь көнне 107 сайлаучының 105ен кабул иткән. Халыкның 71,43%ы Әнвәр Әбесөгыт улы  Гафуровны депутат итеп күрергә теләк белдереп, үз тавышын биргән. 


Күҗәкә авыл җирлегендәге 636 санлы сайлау участогында  үз гражданлык бурычын үтәргә килүчеләр 85,88 %ны тәшкил иткән. Сайлаучыларның 72се (98,63%) үз тавышын Әлфәрит Рәиф улы Нәбиев файдасына биргән. 


Яңа Әлем авыл җирлегендә депутат сайлауларына 4нче округтан 114 кеше җәлеп итәргә тиеш булып, аларның 102се сайлауларда катнашкан. Нәтиҗәдә, 94 әлемле Дилбәр Миркасыйм кызы Әнвәрованы депутат итеп сайлауга уңай фикер белдергән. 


Тат.Ямалы авыл җирлегендә сайлауга килүчеләр саны 96,77 %ны тәшкил иткән. Тавыш бирүчеләрнең 80%ы (72 сайлаучы) Дамир Флус улы Валиевны сайлаган. 


Уразай авыл җирлегендәге 2 санлы сайлау округында Бердәм тавыш бирү көнендә сайлауларда  81 граждан катнашырга тиеш булып, катнашучылар саны 98,77%ка тәңгәл булган. Тавыш бирүчеләрнең 96,25%ы үз тавышларын Риназ Рафаэль улы Шәрипов файдасына биргән.


Чуракай авыл җирлегендә урнашкан  662 санлы сайлау участогы якшәмбе көнне 74 сайлаучыны кабул иткән. Шуларның 71е (95,95%) Рафаэль  Рәеф улы Хәйдаровны үз депутаты итеп сайлаган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев