Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШТА СИШӘМБЕ БРИФИНГЫ: Бозны кузгата алдык! (+ФОТОЛАР)

Хакимият бинасында 2 апрель  көнне үткән сишәмбе брифингы һәркем өчен гаять әһәмиятле  темага багышланган иде.  

Хакимият бинасында 2 апрель  көнне үткән сишәмбе брифингы һәркем өчен гаять әһәмиятле  темага багышланган иде.  Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева рәислегендә үткән чарада катнашучылар Актаныш районында дәүләт телләре турындагы законның үтәлеше хакында сөйләштеләр, аңа куелган таләпләрләрне ачыкладылар,  брифингта бу юнәлештәге проблемалар да күтәрелде. 

Соңгы елларда дәүләт телләре буенча канунның үтәлеше республика җитәкчелеге тарафыннан аерым контрольдә тора. Актаныш районында да дәүләт телен саклап калу буенча 2015 елны башкарма комитет карары белән расланган муниципаль программа нәтиҗәле эшләп килә. 

Ләйсән Фоат кызы залда утыручыларны районның  әлеге программага нигезләнеп  алып барган эшчәнлеге белән таныштырды.  Бүгенге көндә районның барлык норматив хокукый актлары (статуслы документлар – уставтан башлап, карар һәм боерыклар) ике телдә алып барыла. Шулай ук халыктан кергән мөрәҗәгатьләргә дә, аларның кайсы телдә язылуына карап, шул телдә җавап бирелә. Ягъни дәүләт телләре турындагы законның үтәлеше бу очракта 100 % дәрәҗәсендә, районның рәсми сайты эшчәнлеге дә таләпләргә туры килә. 

Билгеле булганча, Татарстанда канун нигезендә ике дәүләт теле – татар һәм рус теле. Республикада барлык элмә такталар, урам исемнәре, юл күрсәткечләре, реклама белдерүләре һ.б. ике телдә язылырга тиеш. Әмма еш кына моның киресен күрәбез – республиканың  шәһәр һәм районнарында элмә такталар  бер телдә генә башкарылган, яки хаталы язылган. Кызганычка каршы, Актаныш районында да бу юнәлештә шактый эшләр башкарасы бар.  Райондагы дәүләт учреждениеләре, социаль объект атамаларында  мондый кимчелекләр юк диярлек. Алар икетеллелек канунына нигезләнеп эшләнгән. Ә менә авыл, урам исемнәренә, юл күрсәткечләренә игътибарны арттыру таләп ителә. Шулай ук сәүдә үзәкләренең атамаларындагы , эшмәкәрләрнең шәхси нокталарындагы кимчелекләр төзәтелергә тиеш. Бу нисбәттән сәүдә объектлары хуҗаларына, шәхси затларга аңлату эшләре алып барылган, алар белән бу хакта нәтиҗәле сөйләшүләр булган. 

Чыннан да, бүгенге көндә телләр турындагы закон үтәлмәсә, җаваплы затларга шактый саллы штрафлар да билгеләнә. Юридик затлар өчен аларның суммалары ике тапкырга артык. Болар хакында залда утыручыларга мәгълуматне Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Дилфат Сәлимов бирде. 

Реклама

Элмә такталарны, күрсәткечләрне урнаштыруның да билгеле бер таләпләре бар. Район эчендә алар бер стильдә, бер формада булырга, нәкъ менә  урам   ягына куелган  күрсәткечләр ерактан күренеп торырга тиеш. Иң мөһиме – Татарстанда әлеге элмә такталар, күрсәткечләрнең ике телдә язылган булуы шарт. Атама башта рус телендә, аннан соң татар телендә языла, монысы инде РФ таләбе. Киләчәктә шәхси йортта яшәүчеләрне дә бу нисбәттән яңалык көтә. Һәр йорт фасадына урам исемен, йорт номерын ике телдә – рус һәм татар телендә язып элү мәҗбүри булачак. 

Брифингта катнашкан районның ветераннар советы рәисе, шактый еллар дәвамында “Актаныш таңнары” газетасын җитәкләгән Нурулла Нурлыев та районда телләр турындагы законның үтәлеше хакында үз фикерләрен белдерде. 


“Актаныш районын саф татар районы дисәк тә, Актанышка килеп кергәч, татарлык тиешенчә сизелми әле. Әмма моны төзәтү юнәлешендә шактый эшләр башкарыла – шуңа сөенәм. Татарлыгыбызны саклап калу үзебездән тора. Татарча аралашсак, телебезне хөрмәт итсәк – моңа ирешеп булачак!”- дип искәртте ул. 

Сүз уңаеннан, бу җәйдә Актаныш районы Ык буе авыллары Сабантуен үзендә кабул итәчәк. Чит республикаларның 14 районнан килгән милләттәшләребез бездә чын татар Сабантуе күрергә өметләнеп килә. Димәк, аларның өметләрен аклау безнең бурыч. Һәм, билгеле, алар безнең һәр җирдән  татарлыгыбызны, миллилегебезне күреп-тоеп торырга тиешләр. Шул ук күрсәтмә билгеләр, элмә такталар, ике телдә язылган атамалар аша. Бу максаттан Ык буе  Сабантуена кадәр җирлек башлыкларына авыл капкаларында, урам исемнәрендә булган кимчелекләрне төзәтеп бетерү бурычы куелды, юл күрсәткечләре, объект исемнәрен карап бетерү дә җаваплы затларга йөкләтелде. 

Өстәл артында башланып киткән җанлы аралашу, дәүләт телләре хакындагы законның үтәлеше буенча сорау-тәкъдимнәр залда утыручыларны балалар бакчаларына да, мәктәпләргә дә алып чыкты. Бүгенге көндә Актаныш районының горурланырлык казанышы бар – узган ел башлангыч сыйныфларда укыту тулысынча татар теленә күчерелде, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә дә  тәрбияләнүче балалар татар телле булып үсә. Алар рус, инглиз телләрен өстәмә шөгыль буларак өйрәнә. Шул рәвешле без телебезне, киләчәгебезне саклап калуга зур адым ясадык. 

Брифинг ахырында киләчәктә дә Актаныш районында  дәүләт телләрен саклау, дөрес куллану юнәлешендә максатчан, нәтиҗәле, эзлекле  эш алып барылачак дип искәртелде. Димәк, җәмәгать, боз кузгалды! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев