АКТАНЫШТА СИШӘМБЕ БРИФИНГЫ: Сезнең сорауларга җитәкчелек җавап бирә (АЙГА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ)
Брифинг халыкны борчыган актуаль мәсьәләләрне район җитәкчелеге дәрәҗәсендә чишү өчен җирлек ролен үти башлады.
5 февраль көнне хакимият бинасында оештырылган сишәмбе брифингында катнашучылар халыктан кергән күпсанлы сорауларга җавап бирде.
Алдан ук билгеләнгәнчә, һәр айның беренче сишәмбесендә брифинг шушы юнәлештә эшчәнлек алып барачак. Чарадан күренгәнчә, райондашларыбыз “брифинг” дигән яңалыкны уңай кабул иткән. Беренче мәлдә сан-сирәк булган сораулар да артканнан арта бара - брифинг халыкны борчыган актуаль мәсьәләләрне район җитәкчелеге дәрәҗәсендә чишү өчен җирлек ролен үти башлады.
Гыйнвар ае дәвамында юлланган сораулар, эчтәлеге буенча берничә төркемгә бүленеп, ниһаять, сишәмбе көнне хакимият бинасының кече утырышлар залында яңгыратылды. Брифинг белән җитәкчелек иткән район башлыгы урынбасары Р.Ф. Галимҗанова бу юлы чарага авыл башлыкларын да чакырган иде, чөнки бер төркем сорау нәкъ шуларга адресланган булып чыкты.
Пресс-конференциядә күтәрелгән сорауларны өйрәнгәч, нигездә, халыкны мәгариф һәм медицина тармагына караган сораулар борчуы ачык чагылды. Бу уңайдан залга район мәгариф идарәсе җитәкчесе Н.Р. Шәфыйкова һәм районның баш табибы А.Р. Хәевлар чакырулы иде.
Мәктәптә балалар тиешенчә тукланмый. Сыйныфына һәм яшь үзенчәлегенә карап, ай саен туклануга 420-480 сум күләмендә акча җыела. Әмма балалар шикәрсез чәй эчә, боткалары ашарлык түгел. “Ашханәдә продукция юк. Нәрсә бар – шуны пешереп ашатабыз”, - ди пешекчеләр. Җыелган акчалар ничек тотыла? Нигә тиешенчә туклану юк?
Актанышның 1 нче санлы мәктәп җитәкчесе Рәйлә Гыйздатуллина: 2019 елның январь аенда балалар туклануы өчен ата-аналардан җыелган взнос күләме 1 сыйныфлар өчен – 400, 2-4 сыйныфлар өчен – 420, 5-11 сыйныфлар өчен 440 сум тәшкил итә. Бу акчаларны класс җитәкчеләре ведомость белән җыеп мәктәп завхозына тапшыралар, завхоз “Ак Барс“ банкы аша мәктәп счетына сала. Продукция алу акча күчерү юлы белән башкарыла. Бюджеттан бер балага туклану өчен бирелгән субсидия куләме – 7 сум 40 тиен. Балалар туклануы өчен продукция кайтарту контракт нигезендә башкарыла. Январь аеның беренче атнасында контрактлар төзелеп бетмәү сәбәпле барлык продукция дә кайтып бетмәде, шунлыктан менюга үзгәрешләр кертелде. Бүгенге көндә расланган меню нигезендә балалар туклануы тиешенчә оештырыла.
Берьюлы ике башлангыч сыйныфны укыткан укытучы рус теле фәнен дә укыта аламы? Кайвакыт 3 сыйныф бер класста укытыла. Укытучы булмаган көн өчен икенче көнне электрон журналда билге барлыкка килә. Бу дөресме?
Район мәгариф идарәсе башлыгы Н.Шәфыйкованың җавабы: Авыл мәктәпләре – алар азкомплектлы. Балалар саны аз булу сәбәпле, СанПиН нормалары буенча, I һәм III, II һәм IV сыйныфлар бергә укытыла. Әгәр дә башлангыч сыйныф укытучысының рус теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча дипломы бар икән, ул бу фәнне укыта ала. Нәкъ менә бу очракка килгәндә, мәктәптәге рус теле һәм әдәбияты укытучысының йөкләмәсе зур булу сәбәпле, башлангыч сыйныф укытучысы V һәм VIIләрдә рус әдәбияты фәнен алып барган. Белеме аңа мондый мөмкинлек бирә. Билгеле,бу эшчәнлек мөгаллимәнең буш вакытын исәпләп җайга салынган (ул башлангычларга инглиз телен һәм физик культураны үзе укытмый). Әмма бер көнне өлкән һәм башлангыч сыйныфлар бер кабинетта укыган. Бу нисбәттән укытучы белән дә, мәктәп җитәкчелеге белән дә сөйләшү булды. Мондый хәл башка күзәтелмәде. Электрон журналдагы билгегә килгәндә, укучыга дәрестәге эшчәнлеге өчен билге шул көнне куелырга тиеш. Моны без мәгариф хезмәткәрләренә даими искәртеп торабыз. Балаларның укулары белән кызыксынып торган ата- аналарга ихластан рәхмәтләремне ирештерәм.
Брифинг исә районның сәламәтлек саклау тармагына кагылышлы сораулар белән дәвам итте.
Район үзәк хастаханәсендә табибларның авыруларны кабул итү вакыты, ни сәбәпледер, иртәнге “кыска киңәшмәләренә” (пятиминуткага) туры килә. Нәтиҗәдә тоткарлык килеп чыга. Бәлки киңәшмәнең вакытын үзгәртергә кирәктер?
Әлеге сорау хастаханәнең баш табибы Айдар Хәевкә юлланды:
- Табибларның кабул итү вакыты иртәнге 08.00дән башлана. Бары тик кан һәм бәвел тапшыру кабинетлары гына 07.00 дән халыкка хезмәт күрсәтә. Без планерка исә иртәнге сигездә инде таралабыз – сорау актуаль түгел.
Брифингта күтәрелгән икенче сорау – хастаханәдәге иксез-чиксез чиратлар. Табибка алдан электрон чират аша язылып керү гамәлдә булса да, хастаханәдә тере чиратлар кимеми.
А. Хәевнең җавабы: Бүгенге көндә кабул итүгә килүче район халкының 40%ы электрон чират аша килә. Кабул итүнең 80%ын электрон чират аша үткәргәндә безнең чират булмый. Безнең электрон чиратка тәүлек дәвамында дәүләт хезмәтләре порталы, регистратура телефоннары 3-42-03, 3-05-47, шифаханәдәге информат аша язылырга мөмкин. Кичектергесез ярдәм кирәк булган очракта шифаханәнең 1, 2 бүлмәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моннан тыш тәүлек дәвамында халыкка ашыгыч ярдәм хезмәте эшли, телефонын беләсез, 03, 103.
УЗИ кабинетына чират зур. Ни өчен бушка тикшерелгәннәр озак көтәргә тиеш, ә түләүле булган очракта тиз арада кереп була?
А. Хәев: Без УЗИ тикшерүе буенча узган 2018 елга анализ ясадык, 12152 кешегә УЗИ тикшерүе үткәрелгән, 33575 әгъза каралган, бу халыкның 40%ын тәшкил итә. 10544 кешегә түләүсез УЗИ тикшерүе үткәрелгән, 1607 кешегә түләүле УЗИ үткәрелгән, бу барлык УЗИ тикшерүенең 13%ын гына тәшкил итә. 2018 елда шулай ук авыл халкына УЗИ тикшерүенә мөмкинлек булдыру максатыннан, Байсар табиблык амбулаториясенә дә УЗИ аппараты куелды һәм анда 300гә якын кешегә УЗИ тикшерүе үткәрелде. Табиб тарафыннан ультратавышлы тикшерү медицина күрсәткечләре буенча билгеләнә. Өстәвенә стационарда ятучылар, поликлиникада дәваланучылар бу кибинетка чираттан тыш юллана ала. Табиб кешегә УЗИ тикшерүе билгеләндә бу тикшерүнең планлы яисә тиз арада кирәк икәнен аерып күрсәтергә тиеш, ашыгыч УЗИ тикшерүе тәүлек дәвамында күрсәтелә. Дәүләт гарантиясе программасы нигезендә, планлы – ашыгыч булмаган УЗИ тикшерүе 28 көн эчендә үткәрелергә тиеш, әлбәттә инде бу безне дә, халыкны да канәгатьләндерми. Хастаханәгә тагын без УЗИ аппараты һәм белгеч алганда проблема юкка чыгачак.
Бала авырып киткәч, педиатрга мәрәҗәгать иттек. Ә ул безгә башта хирургка барырга кушты. Хирург исә янә педиатрга җибәрде. Әмма педиатр баланы карамыйча, үз эшләре белән кабинеттан чыгып китте. Бу очракта ата-ана нәрсә эшләргә тиеш?
А. Хәев: Әгәр дә сез мондый хәл белән очрашасыз икән, һичшиксез, хастаханә җитәкчелегенә хәбәр итегез. Мондый гамәлне каплап калдырмагыз. Авырудан язмача шикаять керә икән – без эчке тикшерү уздырабыз. Табибның гаебе ачыкланса, аңа карата хезмәт кодексы буенча җәза каралган.
Брифингның өченче өлеше авыл җирлекләренә кагылышлы сорауларга багышланды.
Актаныштагы базарның һәм башка сәүдә нокталарының, дүшәмбе ял иттерү бәрабәренә, якшәмбе көнне эшләвен тәэмин итеп булмыймы? Якын-тирә районнарда бу шулай көйләнгән бит. Бу сорауда сәүдә итүчеләрнең үзләренең фикерләре нинди икән?
Актаныш җирлеге башлыгы Илшат Шәрәпов: Берничә ел элек Актанышның үзәк базары якшәмбе көнне дә эшли башлаган иде. Әмма халык йөрмәү сәбәпле эш көннәре элекке хәлгә кайтарылды. Сәүдәгәрләр өчен дә дүшәмбе ял итеп, якшәмбе эшләү отышлы түгел. Беренчедән, якшәмбе көнне үзәктә халык булмый, алар авылларга тарала. Икенчедән, сатучылар үзләре дә ял көнендә товарга бара.
Ни өчен Актаныш авылындагы Татарстан урамын эттермиләр, кар чистарткыч автобус тукталышыннан борылып китә?
Әлеге сорау хәл ителде. Татарстан урамына кар эттерү техникасы керә. Киләчәктә дә бу урамның кардан вакытында арындырылуы махсус контрольдә булачак.
Иске Әлемдә су эчә торган түгел, бу проблема кайчан хәл ителер икән?
Сорауга ачыклыкны җирлек башлыгы Дилбәр Әнвәрова кертте:
Бүгенге көндә ике авылны да эчәргә яраклы су белән тәэмин итү буенча эшчәнлек алып барыла. Без хәзер суның анализларына нигезләнеп лицензия алу стадиясендә. Ферма янәшәсендәге скважинадан алынган су анализы эчәргә яраклы дип кайтса да, якын киләчәктә без яңа скважина казыту яклы. Моның буенча эш бара.
Уразай авылы җирлегеннән кергән сорау: Шәхси хуҗалыкларга лапас төзергә 200 мең сум акча бирәбез дигәч, документлар җыеп тапшырган идек. Акча бирмәделәр. 5 сыерыбыз бар иде, 2 гә калдырдык. Хәзер бу программа эшлиме? Аңа керә алсак, терлекнең мал-баш санын арттырыр идек.
Җирлек башлыгы Риназ Шәриповның аңлатмасы:
Әлеге гаилә белән күреп сөйләшенде. Субсидия алыр өчен шартлар туры килеп бетмәү сәбәпле, мәсәлән, мал торагы таш фундаментта утырмый һ.б., бу гаилә дәүләт программасында катнаша алмады. Киләчәктә дәүләт ярдәменнән файдаланырга теләк белдерүчеләр белән тагын да ныграк шәхси якын килеп эшләячәкбез. Андый гаиләләргә документ тутыру кебек эшләрдә дә ярдәм кулы сузачакбыз.
Иске Богадыда җирлегеннән кергән сорау: Сөт җыючы Салихов сөтне 17 сумнан җыя, ә газетада 18 сум дип күрсәтелгән. Өстәвенә, иптәш Салихов безгә тиешле акчалардан 2% тотып кала. Банк өчен дип аңлата. Көн саен 100 л сөт тапшырган кеше буларак шактый югалтам мин.
Богады җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов:
Җирлектә 25 декабрьне кертеп, шул айга хисап 18 сумнан ясалган. Салихов сөтне “Тамыр” хуҗалыгына тапшыра. Әмма арадашчы бер литрдан бер сумны банк процентларын каплау өчен алып кала. Димәк, халыкның 1 сум акчасы арадашчы белән хуҗалык арасында эреп юкка чыга. Әмма гыйнвар аена “Тамыр” исәпне 20 сум- 20 сум 50 тиен белән ясаячак дип ышандырды.
Сишәмбе брифингы 5 февраль көнне менә шушы сорауларга ачыклык кертте. Кайбер сораулар яңгыратылмаган икән – димәк алар өйрәнелү стадиясендә. Ул сорауларга да җаваплар биреләчәк. Мөрәҗәгать иткән күпчелек халыкның үтенечен игътибарга алып, сораулар пресс-конференциядә аноним төстә укылды. Брифинглар исә Актанышта алга таба да дәвам итәчәк. Киләсе очрашуда авыллардан җыелган чүп өчен түләү мәсьәләсе көн үзәгенә чыгарылачак. Бу тармак буенча сорауларыгыз бар икән, сез аларны 3-15-44 телефонына яисә безнең махсус soray.bar@ya.ru электрон почтасына юллый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев