Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта түбәтәйле-калфаклы милли бәйрәм - Сабантуй гөрләде (+ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген, 17 июнь көнне, Актанышта кыр батырлары хөрмәтенә традицион Сабантуй гөрләп узды.

Сабан бәйрәме төрле буын һәм милләт кешеләрен мәйданга җыйды, актанышлылар бәйрәмне татарларга хас кунакчыллык, дәртлелек, киң күңеллелек белән билгеләп үтте.Милли традицияләребезне халыкка кабат кайтару идеясен хуплап чыккан актанышлылар һәм районыбыз кунаклары милләи бәйрәмгә калфак –түбәтәйдән килгән иде. 

Сабантуйның үзенә генә хас гореф-гадәтләре һәм йолалары бар. Районның мәдәният хезмәткәрләре әлеге бөек бәйрәмгә лаеклы бәя биреп, аның бөтен матурлыгын күрсәтте. Сабантуйны музыкаль театраль тамаша ачты. 
 
Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе  Энгель Фәттахов район хезмәтчәннәрен язгы кыр эшләренең уңышлы төгәлләнүе һәм халкыбызның Сабан туе бәйрәме белән тәбрикләде. Казаннан килгән олы кунак , ТР Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе башлыгыАлмаз Хисаметдинов,  сабантуеында катнашучыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның актанышлыларга җибәргән котлау сүзләрен җиткерде һәм бәйрәм белән ихластан котлады.
 
 Сабантуй әләмен күтәрү мәртәбәсенә быелгы кыр батыры, "Башак" хуҗалыгыннан  Марат Хәйретдинов һәм келәм  батыры Раббани Нургалиев ия булдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев