Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта үткән мөселман балалар сабантуен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да тамаша кылды

Быел республикабызның дүрт төбәгендә үтәчәк балалар сабантуен актанышлылар башлап җибәрде.


- Бәйрәмнәр ике төрле була: дини бәйрәмнәр – Корбан, Ураза бәйрәме, һәм икенче төрлесе – безнең гореф-гадәтләребезгә нигезләнгән, динебезгә каршы килми торган бәйрәмнәр. Сабантуй да шулар рәтендә, - дип сөйләде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Актанышта 8 июль – якшәмбе үткән мөселман балалар сабантуена килгәч. Быел республикабызның дүрт төбәгендә үтәчәк мондый бәйрәмнәрне актанышлылар башлап җибәрде. Фотомизгелләр белән дә танышыгыз! 

Әлмәт шәһәрендә, Балтач, Тәтеш районнарында үтәчәк алар алда. 

Актаныш районында мөселман балалары сабантуе инде берничә ел үткәрелә. Быелгысы исә аеруча зурлап, төбәкара сабантуе итеп оештырылды. Күрше-тирә район һәм шәһәрләр – Чаллы, Әгерҗе, Мөслим, Сарман, Менделеевсктан имам мохтәсибләр, кунаклар килгән иде. Камил хәзрәт озак еллар динебезгә хезмәт итеп, хәзер лаеклы ялга чыккан имам-хатыйблар - Яңа Кормаш авылыннан Мөнәвир Миркасыймов, Актанышбаш җирлегеннән Рифкат Фатыйхов һәм Адайдан  Минтимер Нәфыйковка Рәхмәт хатларын тапшырды.  


Мөселманча киенгән нәни кыз-малайлар, татар сылулары чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде. Сабантуй уеннары белән беррәттән Коръән укучы балалар бәйгесе үрелеп барды. Мәйданда җыр-бию, уен-көлке тынмады. Район хакимияте, эшмәкәрләр, хуҗалык җитәкчеләре ярдәме белән әзерләнгән бүләкләр һәммәсе мулдан иде.  

- Мәчеткә укырга йөргән балаларыбызга багышладык бәйрәмебезне. Алар шушы бәйрәмдә ял итә, уеннарда катнашып, күңел ача. Балалар көтеп ала, бүләкләр ала торган ике гает бәйрәме бар, бу сабантуй да исләрендә калыр, көтеп ала, динебезгә мәхәббәт уянуга бер сәбәп булырдай бәйрәм булыр, дип ышанабыз, - ди район имам мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев