Актаныш

АКТАНЫШТА ЯҢА АДЫМ: Көндәшлеккә сәләтле Киров икмәге

Актаныштагы бер кибеткә ипи алырга кердем. Гадәт буенча, Актаныш ипиен алу иде исәп. “Сезгә кемнеке кирәк? -дигән сорау гаҗәпләндерде.- Актаныш, Әлем, Яр Чаллы, Киров икмәге бар сатуда?!”

Дөресен әйтим, Киров икмәге дигәне бераз аптыратты. Киров сөтен, Киров маен ашаган бар анысы, ә менә Кировның үз икмәге булып, ул Актаныш кибетләрендә дә сатылганын белми идем. Чагыштырып карау өчен бер буханка кара ипи алдым. Байтак еллар кибет ипиен ашаучы буларак шуны әйтә алам, Кировта бүген көндәшлеккә сәләтле ипи пешә икән! Тәмле, өстәвенә бәясе дә калган җитештерүчеләрнекенә караганда очсызрак. 

Ә кем пешерә ул икмәкне дигән сорау туды. Сорау булгач, җавапны табу мәҗбүри дигәндәй, ипине  шулай тәмле пешерүчененең үзен эзли башладым. 

Бүген районда Актаныш, Әлем ипи пешерү комбинатлары эшләп килә. Алар халыкның икмәккә булган ихтыяҗын канәгатьләндерә, өстәвенә дистәләгән төрле чәй тәмнәре пешерә алар. Актаныш районында тагын бер эшмәкәр ипи пешерергә һәм шул рәвешле үзен танытырга уйлаган икән, бу ихтирамга һәм игътибарга лаек адым. Бу хезмәткә алынучыда , ни генә дисәгез дә, зур үҗәтлек,  көнне-төнгә ялгап эшләү теләге, мөмкинлеге һәм,  иң мөһиме, көндәшлеккә сәләтле эш күрсәткече булырга тиеш. 

  Баксаң, Киров икмәген Хуҗиннар гаиләсе сатуга куя икән. Әйе, әйе,  сәхнәдә ут уйнаткан, районның мәдәни тормышына үзгә бер ямь өстәгән Киров кызы Алсу Хуҗина һәм аның тормыш иптәше Айзат хакында әйтүем.  Ипине алар пешерүен белгәч, болар булдырыр дип, ихластан сөенеп куйдым. 

Гаилә башлыгы Айзат Хуҗин үзен инде электән үк эшмәкәр буларак  сынап караган. Җирлектә аларның үз кибетләре дә булган. Аннары эшмәкәрлек дилбегәсен зур йөк машинасының руленә алыштырган гаилә башлыгы. Тик озакка түгел. Аның үз туган җирендә, үз халкына хезмәт итәсе килү теләген озын юл тузаны гына басып китә алмаган күрәсең. Шактый уйланып, исәпләп, базар шартларын өйрәнгәннән соң, ипи пешерү цехы ачып, нәкъ менә Киров икмәген халыкка  тәкъдим итү теләге белән яна башлый ул. Тормыш иптәше Алсу ханым, гадәттәгечә, бу юлы да иренең теләген ике куллап күтәреп ала. Шул рәвешле бөтен ил белән  2017 елга исәп-хисап ясап, аны озатырга йөргәндә, төгәлрәге   30 декабрьдә,  кайнар мичтән Кировның тәүге икмәге чыга. Агрофирмадан арендага алынган бина шул көннән авылдашлары теленә ипи цехы дип кереп китә. Ә Киров ипие, авылдашлар тарафыннан дегустацияләнеп, алай гына да түгел, югары бәя алып, районның кибет киштәләренә тарала башлый. Бүген Хуҗиннар тәүлеккә 600гә якын ипи, төрле камыр эшләнмәләре, аш-мәҗлесләргә каравай-пироглар пешерә. Күптән түгел чүпрәсез генә, колмак ипие пешерүдә дә  үзләрен сынап караган Хуҗиннар.Җәйге чорда Киров икмәген хуҗалык ашханәләре дә бик теләп алган. 

Товар булса, аңа даими  ихтыяҗ туып тора.  Шәхси эшмәкәр Айзат Хуҗинның хезмәт җимешләренә дә сорау шактый хәзер. Цехта гаиләнең үзеннән тыш тагын 3 хезмәткәр эшли. Алны-ялны белми, шимбә-якшәмбеләр белән санлашып тормый хезмәт уңганнары. Чөнки җирлектә дә, күрше-тирә авылларда да ипине цехтан ук, кайнар килеш  алучы даими клиентлары бар. Авылдагы кибет тә  Хуҗиннар икмәген сата. 

Эшне башлаганда гына авыр бит ул. Яратып, йөрәгеңне биреп эшләгәндә, кыенлыклар икенче урынга күчә. Табын күрке булган икмәкне яратып алалар икән  - димәк, хезмәт бушка китмәгән. “Ипиегез бигрәк уңган!” дигән сүзләрне ишетеп тору да  иңгә канатлар өсти. Мин үзем мәдәният өлкәсендә эшләсәм дә, буш вакытым булу белән, цехка ашыгам. Ярты төнгә кадәр эшләгән чаклар бар, әмма зарланырлык түгел, - ди Алсу Фасил кызы. 

Әлегә бер сменада гына оештырылган эшне якын киләчәктә икегә көйләргә тели Айзат. Заказларны арттыру да якын киләчәккә куелган максат. Цех янына үзләренең кибетен ачу хакында да хыяллана Хуҗиннар. Хәер, баш исән булып, кул эшләп торганда,  бу хыял, һичшиксез, чынга ашарга тиеш. Бу исә, билгеле, үз чиратында, эшче урыннарны арттыруны таләп итәчәк.  Димәк, Киров ипие район халкын ипиле итеп кенә калмас, хезмәт бәрабәренә акчалы да итәр дигән ныклы ышаныч бар. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: