Актаныш

АЛАЙ ТҮГЕЛ, БОЛАЙ УЛ: Җиде ай сөйрәлдек тә, хәзер йөгерергә омтылабыз

Тамчы да бер урынга гына тамып торса, ташны тишәргә сәләтле дигәндәй, гел бер төрле шелтә белдерелеп торгач, хуҗалыклар да уңай нәтиҗә күрсәтергә маташа башлады.

Яңгырлы көннәр гөрләп барган урып-җыю кампаниясенең барышына аяк чалса да, авыл хуҗалыгы тармагындагы эш бер генә минутка да туктап тормый.

Актаныш районының терлекчелек тармагына багышланган киңәшмәсе 10 август көненә билгеләнеп, ул хуҗалык җитәкчеләрен басу-кырлардан  “Агыйдел”  Дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасына кайтарып утыртты. Җитәкчеләр белән беррәттән залга идарә белгечләре, баш зоотехниклар, ферма мөдирләре дә чакырулы иде. 

Кылны кырыкка ярыр чорда, билгеле, иркенләп терлекләрнең хәрәкәтен анализлап утырып булмый. Шуңа күрә дә июль ае йомгакларына багышланган “24 форма” үз эшен чагыштырмача тиз тотты. Кыска булса да, контроль ясалды. 

Ел башыннан хаталар өстендә эшләнеп килгән эш үз нәтиҗәләре белән сөендерә. Тамчы да бер урынга гына тамып торса, ташны тишәргә  сәләтле дигәндәй, гел бер төрле шелтә белдерелеп торгач, хуҗалыклар да уңай нәтиҗә күрсәтергә маташа башлады. Соңгарак калып тотынганнарын гына искәртми мөмкин түгел - елның сигезенче аен вакларга тотындык чөнки. Ел уртасына кадәр яхшы күрсәткечләргә ирешер өчен вакыт булып, теләк булмаса,  хәзер теләк бар, тик вакыт кыса. Әле бит мал-баш санын арттыру юнәлешендәге килешүне дә үтәп чыгасы бар. Ел дәвамында арттырыласы 1500 баш терлекнең  857се исәптә бар барын, әмма калганын арттырып өлгерербезме? “Саф” 5 айда 216 баш терлек каян алыр да, “Алга”, “Эконом” хуҗалыклары туксанга якын малны ничек туплар? Гайре табигый могҗиза гына килеп чыкмаса, моңа ирешеп булмаячагы көн кебек ачык. Шулай да көтеп карыйк әле. Сөтчелек тармагында да шул ук хәл – терсәк якын, тешләп булмый. 

Иң сөенечлесе, терлек үлемен киметүгә ирешә башлаганбыз. Июль ае дәвамында  МЭТ 950 баш үрчем дә  биргән, тик шул ук вакытта 810 баш расходка киткән. Мактыйсы килсә дә, мактап булмый бит әле, җәмәгать! 

Беренче августка район хуҗалыклары 34801 баш терлек белән кергән. Узган ел белән чагыштырганда, “Актаныш”,” Әнәк” агрофирмалары, “Чишмә”, “Таң”, “Нигез”,  “Башак”, “Наратлы”, “Чиялек” хуҗалыклары, “Чишмә” агрофирмасы мал-баш санын сизелерлек арттырган, беренче өчесе – эчке резервлар хисабына. Ягъни эчке резевлар да терлек саны белән хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирә дигән сүз бу. 

Район буенча  бер айга бер савым сыеры  уртача 451 килограмм продукция биргән. Бер сыерга көнлек 14,5 литр сөт, ягъни мәсәлән. Тик нигә бу күрсәткеч “Әнәк” агрофирмасында - 567, “Башак”та 505 килограмм да, СПСК “Агыйдел”дә, “Тамыр”, “Ташкын”, “Эконом”хуҗалыкларында  нибары 320-370 килограмм?  Тиешле тәрбия бирелми дип, җаваплы затларны сүгүдән мәгънә булыр төсле түгел, гаепне малкайларга аударып калдырсак кына инде...

Сүз уңаеннан, киңәшмә эше белән рәислек  иткән район башкарма комитеты җитәкчесе Э,Н.Фәттахов 25 августка кадәр терлекләрне җәйләүләрдән кайтарып бетерергә дигән бурыч куйды. Тораклар төзекләндерелеп, тәртипкә китерелеп бетсә, проблема булыр төсле түгел үзе.  Хәер, анысын вакыт күрсәтер...

Киңәшмәнең иң дулкынландыргыч мизгелләре, гадәттәгечә, иң ахыргы минутларда булды. Июль ае йомгаклары буенча терлекчелек тармагында яхшы күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләргә, гомумиләштереп алганда, 80 мең сум күләмендә акчалата премияләр тапшырылды.  Намуслы хезмәт нәтиҗәсе буларак тапшырыла торган символик ат сыны гына бу юлы үзенә хуҗа таба алмады. 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: