Актаныш

Алдаган бер гаепле, алданган мең гаепле

Әлеге язмабыз тагын мошенниклар һәм аларның корбаннары хакында. Нинди генә юлларын һәм алымнарын уйлап тапмый алар. Агымдагы елда район судында каралган эштән соң, бигрәк ышанучан һәм дә яхшы күңелле инде безнең халык, дип уйлап куйдым. Ник дигәндә, зыян күрүчеләрнең икесе дә судьядан, гаепләнүчене каты җәзага тартмагыз, дип сорадылар. - Бурычларын...

Әлеге язмабыз тагын мошенниклар һәм аларның корбаннары хакында. Нинди генә юлларын һәм алымнарын уйлап тапмый алар.
Агымдагы елда район судында каралган эштән соң, бигрәк ышанучан һәм дә яхшы күңелле инде безнең халык, дип уйлап куйдым. Ник дигәндә, зыян күрүчеләрнең икесе дә судьядан, гаепләнүчене каты җәзага тартмагыз, дип сорадылар.
- Бурычларын кайтарды инде, без аны гафу иттек, - диделәр. Бәлки үзләренең дә күпмедер гаепле булуларын таныганнардыр.
... 2014 елның июнь аенда беркайда да эшләмәүче, 1972 елгы Газинур явыз ният белән чит кеше милкенә кул сузу максатыннан, алдау юлы белән һәм кеше ышанычын файдаланып, машина йөртү таныклыгы алуда булышам, дип, бер гражданнан 35 мең сум күләмендә акча сорый. Моны ул, Чаллы шәһәрендәге ОГИБДДның имтихан алу бүлегендә эшләүче хезмәткәргә бирү өчен кирәк, дип аңлата. Зыян күрүче әлеге гражданның сүзләренә ышана һәм ул әйткән сумманы бирә. Шул елның июнь ахырында гаепләнүче тагын бер ханымны алдый. Анысының улына машина йөртү таныклыгында Е категориясе алуда булышам дип, 25 мең сум күләмендә акча сорый. Әлеге ханым да бу мошенникның ятьмәсенә каба, аның тәкъдименә ышана һәм акчасын бирә.
Әлбәттә, гаепләнүче үзенең вәгъдәләрен тиз оныта һәм кулына килеп кергән акчаларны үз кирәк-ярагы өчен файдалана. Әлеге гамәлләрен ул биргән вәгъдәсен үти алмасын аңлаган хәлдә кыла һәм зыян күрүчеләр гаризасы нигезендә аңа карата җинаять эше кузгатыла. Тикшерү барышында гаепләнүче үзенең гаебен тулысынча таный. Суд башланганчы, хәтта зыян күрүчеләрдән гафу да үтенде.
Район суды тарафыннан әлеге гаепләнүче Россия Федерациясенең 159нчы маддәсенең 2нче кисәге буенча бер ел да алты айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнеп, шартлы рәвештә ике ел сынау срогы җәзасына хөкем ителә. Хөкем карары закон көченә керде.
Сынау вакытында әлеге гражданга махсус дәүләт органнарына хәбәр итмичә генә даими яшәү урынын үзгәртергә рөхсәт ителми. Ул шушы сынау вакытында даими рәвештә районның җәза үтәтү инспекциясенә килеп, билгеләнергә тиеш була.
Әлеге эш белән якыннан танышканнан соң, төптән уйлап карасак, чынлап та, бер генә кеше кылган җинаять түгел бит бу, дигән фикергә киләсең. Таныклыкны сатып алып була, дип вәгъдә иткән кеше күбрәк гаеплеме, әллә аңа ышанып акча биргән кешеме?
Мондый җиңел юл белән машина йөртү таныклыгын сатып алырга теләгән кеше үз өстенә нинди жаваплылык алганын аңлап җиткерә микән? Аның бу гамәле кеше гомере белән дә бәйле булырга мөмкин бит. Ник дигәндә, көн саен юл-транспорт һәлакәтләре турында ишетеп торабыз. Ә укымыйча, өйрәнмичә генә машина йөртү таныклыгы алган автомобиль йөртүчеләр, мондый техника агымында, әлбәттә, югалып калачак. Шушындый җиңел адымга барганчы һәркем: "Бу гамәлем белән кеше гомеренә куркыныч тудырмыйммы?" - дип уйласын иде.
Район суд рәисе вазифасын башкаручы Хәмит Янгиров әлеге эш буенча үз фикерен җиткерде:
- Мондый мошенникларга алдануда халык үзе дә гаепле. Әлеге очракта да зыян күрүчеләрнең җиңел генә машина йөртү таныклыгы аласылары килгән. Ләкин шул таныклыклар белән киләчәктә юлда йөрергә дә кирәк әле. Менә шуннан юлларда бәла-казалар килеп чыга да инде. Уяу булсыннар, җиңел юл белән табылган әйбернең кадере булмый, шуны онытмасыннар иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: