Актаныш

Алдынгылар җыены – хезмәт бәйрәме

Узган җомгада, ягъни 27 гыйнвар көнне район мәдәният йортында алдынгыларның район җыены булып үтте. Ул элекке гадәтенә тугры калып, зур бәйрәм төсмерен алды. Бу көнне районның төрле тармакларында хезмәт куючылар, 2016 елда иң югары күрсәткечләргә ирешкән алдынгылар бүләкләнде. Алар хөрмәтенә сәхнәдә җыр-биюләр башкарылды, театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Алдынгыларны хөрмәтләү чарасында ТР...

Узган җомгада, ягъни 27 гыйнвар көнне район мәдәният йортында алдынгыларның район җыены булып үтте. Ул элекке гадәтенә тугры калып, зур бәйрәм төсмерен алды. Бу көнне районның төрле тармакларында хезмәт куючылар, 2016 елда иң югары күрсәткечләргә ирешкән алдынгылар бүләкләнде. Алар хөрмәтенә сәхнәдә җыр-биюләр башкарылды, театральләштерелгән тамаша күрсәтелде.
Алдынгыларны хөрмәтләү чарасында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, ТР Федераль казначылык идарәсе башлыгы Рөстәм Нуриәхмәтов, район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов, шулай ук ветеран-җитәкчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалык, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты.
Актаныш телевидениесе әзерләгән видеосюжетларда ел дәвамында районда башкарылган эшләр, ирешелгән уңышлар, республика җитәкчелеге вәкилләре катнашкан тарихи вакыйгаларны чагылдырган мизгелләр күз алдыннан үтте. Район сәнгатькәрләре быел да сәхнәдә "ут уйнатты". Аларның осталыгына ияләшкән республика вәкилләре дә килгән саен соклануларын яшермиләр. Ә авыл хуҗалыгында, җитештерү сәнәгатендә, хезмәт күрсәтүче тармакта, төзелештә, мәгарифтә, медицинада, спортта армый-талмый хезмәт куючыларыбыз күпме!? Икмәк үстерүчеләр, механизаторлар, терлекчеләр, укытучылар, табиблардан башка бу тормышта яшәү мөмкин булыр идеме икән?
2016 ел сәяси вакыйгаларга да бай булды. РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайланды. 2016 ел ахырында шул мәгълүм булды: Актаныш 2017 елдан нефть районнары исемлегенә кертелде.
Авыл хуҗалыгы тармагы үзенең тынгысыз, хезмәт сөючән фидакарьләре белән аерылып тора. Игенчелек, терлекчелек тармагы башка районнардан калышмыйча, республикада алга бара.
2016 ел зур капиталь салымнар үзләштерелүче ел булып тарих сәхифәләренә язып куелды. Шул нисбәттән Фаил Камаев:
- Республика, ил җитәкчелегенә үзебезнең рәхмәтләребезне җиткерәбез, - дип, тыныч шартларда алып барылган тотрыклы сәясәтнең уңай якларын искәртте. - Республика күләмендә яшәп килгән дәүләт программалары безгә 884 млн 900 мең сумлык акчалата ярдәм белән күп кенә төзелеш һәм ремонт башкарырга мөмкинлек бирде. Яңа объектлар төзү, булганнарын төзекләндерү - болар халыкның социаль яктан көнкүрешен яңарту, ныгыту, шартлар тудыру ул. Республиканың социаль өлкәдәге шундый алдынгы карашлы сәясәте авыл җирлекләрендә бик зур проблемаларны хәл итә.
Район башлыгы районыбызга эшкә кайткан яшьләргә карата да җылы фикерләр әйтте.
- Кадрлар белән тәэмин итү - киләчәкне кайгырту, бу безнең мөһим бурычларыбызның берсе булып тора, - диде.
Фаил Мисбах улының чыгышында шәхси хуҗалыкларның үсештә икәнлеге ассызыкланды. Гаилә фермалары төзү өчен 6 кеше чиратта тора бүген. Кече фермаларны үстерү программасында катнашырга теләүчеләр шактый. Шәхси йорт төзүчеләр арта.
Актанышта сәнәгать мәйданчыгы барлыкка килде. Киләчәктә анда 15 резидентның эшләве көтелә. Биредә төзелүче сөт эшкәртү заводының беренче сөт кабул итүе нәкъ менә алдынгылар бәйрәме көненә туры килде. Ул якын киләчәктә көнгә 100 тонна сөт эшкәртеп, Актаныш сөте, сыры, кефиры, катыгы чыгаруны максат итеп куя.
Фаил Камаев район хезмәтчәннәренә зур рәхмәт сүзләре әйтеп, киләчәктә дә республиканың алдынгы районнары арасында эшләргә, яшәргә язсын, дигән теләген җиткерде.
Рөстәм Хөсәин улы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән актанышлыларны хезмәт бәйрәме белән котлады.
Нәҗип Нәкыйп улы хезмәт бәйрәменең изге җомга көнендә үткәрелүенә басым ясады, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов исеменнән тәбрикләүләр җиткерде.
Корбангали ХАФИЗОВ, Киров авылыннан умартачы:
- Район халкының зур бәйрәме - алдынгылар җыенында без, эшмәкәрләр, ел саен үзебез җитештергән продукцияләр белән ярминкәдә катнашабыз. Мин үзем бал продукциясе тәкъдим итәм. Электән совхоз умарталыгында эшләдем. Әти умартачы булды, кечкенәдән үк бу хезмәтне өйрәнеп үстем. Шушы эш белән шөгыльләнә башлавыма да 30 елдан артык. Уртача бер умартага 20 кг бал җитештердек. Көз-кыш айларында ярминкәләрдә даими катнашабыз. Районда шәхси эшчәнлек алып барырга мөмкинлекләр бар. Әлбәттә, үзеңә бик нык тырышырга кирәк.
Наилә ӘМИНОВА, Татар Суыксуы табиблык амбулаториясе баш табибәсе:
- Хастаханәдә 1992 елдан бирле хезмәт куям. Узган ел үзебезгә куйган бурычларны үтәдек. Терапия бүлегендә 300дән артык кеше дәваланып чыкты. Шуның 213е - күрше районнардан, чит төбәкләрдән килүчеләр. Мәскәү, Казан шәһәрләреннән килеп
дәваланучылар да бар. 2016 ел бигрәк тә истәлекле булып күңелгә кереп калды. "Ак чәчәкләр" республика бәйгесендә катнаштым. "Беренчел звено табиблары" номинациясендә җиңүче булдым. Бу конкурста катнашу, дәрәҗәле кешеләр белән очрашу бик кызыклы тәэсирләр калдырды.
Тимур ЯМАЕВ, табиб-онколог, хирург:
- Чаллыдан Актанышка эшкә 2012 елда кайттым. Монда, Актаныш үзәк хастаханәсендә эшләү миңа бик ошый. Чөнки яңа технологияләр кулланышка керә. Бүген Актаныш үзәк хастаханәсе шәһәр хастаханәләреннән - оператив ысул белән дәвалау дисеңме, башкачамы - бер ягы белән дә калышмый. Алдынгылар җыенында "Үз һөнәренең остасы" буларак бүләкләнүем - зур дәрәҗә. Әлбәттә, табиб буларак, минем өчен иң мөһиме - пациентларымның рәхмәте.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: