Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Алкинода Актаныш егетләре хәрби ант кабул итте (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

13 гыйнвар көнне Актаныштан бер төркем делегация Башкортостаннын Чишмә районында урнашкан хәрби бүлегендә булып кайттылар. Төркемдә район башлыгы ярдәмчесе Нәсим Заһретдинов, район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов, Актаныш районыннан бу хәрби частьтә хезмәт итүче солдат егетләребезнең ата-аналары бар иде. Безнең районга 2014 елдан ук беркетелгән бу инженер-сапер бригадасында бу көнне көзге...

13 гыйнвар көнне Актаныштан бер төркем делегация Башкортостаннын Чишмә районында урнашкан хәрби бүлегендә булып кайттылар.
Төркемдә район башлыгы ярдәмчесе Нәсим Заһретдинов, район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов, Актаныш районыннан бу хәрби частьтә хезмәт итүче солдат егетләребезнең ата-аналары бар иде.
Безнең районга 2014 елдан ук беркетелгән бу инженер-сапер бригадасында бу көнне көзге чакырылыштан булган солдатларның хәрби ант кабул итү тантанасы узды. Көзге чакырылыштан килгән 7 егетнең өчесе хәрби ант кабул итте. Алар Актаныштан Айнур Мирзашәрипов, Ахуннан Илназ Әхмәтов һәм Аештан Әлфис Шәкүров. Калган дүрт егетебез бу бригаданың Удмуртия республикасы Кизнер шәһәрендә урнашкан бригадасына күчерелгәннәр икән.
Тантанада солдатларны хәрби ант кабул итүләре белән РФ Оборона министрлыгыннан килгән вәкил, бригада командиры, Алкино-2 бистәсе Башлыгы, Чишмә районы имам хатыйбы, бригада командирының дини мәсьәләләр буенча ярдәмчесе һәм ант кабул итүче солдатларның әти-әниләре яшь сотлатларга ихластан котлау сузләре житкерделәр.
чыганак: Актаныш МР башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев