Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Җан җырларга тиеш (ДЖОН МУСИН БЕЛӘН ЭКСКЛЮЗИВ ӘҢГӘМӘ)

"Джон Мусин Актанышка кайткан!" - дигән хәбәр районны тиз урап чыкты. Балалары җыр сәнгатенә мөкиббән әти-әниләр өчен бу хәбәр күктән төшкән бәхет кебек тәэсир иткәндер, мөгаен. Вокал буенча педагог, дөньяга асыл җырчылар, зур сәнгать әһелләре әзерләп чыгарган чын мөгаллим, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Джон Мусинда белем алу, музыка дөньясы серләренә...

"Джон Мусин Актанышка кайткан!" - дигән хәбәр районны тиз урап чыкты. Балалары җыр сәнгатенә мөкиббән әти-әниләр өчен бу хәбәр күктән төшкән бәхет кебек тәэсир иткәндер, мөгаен. Вокал буенча педагог, дөньяга асыл җырчылар, зур сәнгать әһелләре әзерләп чыгарган чын мөгаллим, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Джон Мусинда белем алу, музыка дөньясы серләренә төшенү - зур хыял-максатыңа ирешү өчен туры юл сайлау, ышанычлы адымнар белән алга атлау дигән сүз.
- Джон Әхмәтович, Сезгә - гап-гади татар малаена каян мондый чит исем кушулары турындагы сорауны еш бирәләрдер, мөгаен. Мин бераз Интернет челтәрендә казынып, кызыгыз Зифаның язмаларын табып алдым. Ул Сезнең хактагы истәлекләрендә, әтиегезнең сугышта яраланып, аны Америка солдатының пулялар астыннан тартып алуы, Сез тугач, шул солдатның исемен Сезгә кушулары турында язган.
- Ул безнең илнең союздашлары солдаты булган. Замана шаукымы да булгандыр инде, Актанышта, гомумән, санап китсәң, нинди генә исемнәр юк?!
- Робсон дигән исем дә бар әле бездә!
- Робсон - ул исем түгел, ә фамилия. Поль Робсонның (Поль Лерой Бестилл Робсон - Америка җырчысы, актер) фамилиясен минем энекәшкә исем итеп куйганнар. 11 бала булганбыз. Бүген бишебез исән.
- Актаныш тамашачысы, җырчы буларак, Сезне һәм энекәшегез Робсон абыйны таный. Гаиләдә барыгыз да җырлый идегезме?
- Җыр белән сәхнәгә иң элек әнкәй чыкты. Ул шәфкать туташы булып эшләде, сәхнәдә хәтта классик опералардан арияләр җырлый иде. Салих Сәйдәшев әсәрләрен, халык җырларын яратып башкара иде. Радио юк, электр юк, сукыр лампа. Димәк, кайдадыр ишеткән, отып алган. Әткәй сәхнәгә чыкмады, әмма музыкаль сәләте югары иде. Хәтерлим: миңа 3 яшь, әткәй мине җырлап йоклата. Бик борынгы татар халык җыры. Әтигә сыенып йоклап киткәнмен...
Ул безгә бервакытта да авыр сүз әйтмәде. Укытучы иде. Элек аларны бит авылдан авылга күчереп йөрткәннәр. Хезмәт чорында яшәгән авылларны саный иде әткәй: Меңнәр, Теләкәй, Уръяды, Күҗәкә, Бикчәнтәй, Әтәс, Апач, Солтангол, Каратал, Актаныш. Әткәйнең тамырлары Уръяды ягыннан. Анда, кайчандыр, чукындыру чорында, Казан ягыннан күчеп килгән булганнар. Башта Янгали дигән бабабыз күчеп килгән, аның артыннан Бигем, Рсай, Ягъфәр, Мөхәммәди, Муса, Мирзахмәт, аннан без, безнең буыннар.
Әнкәй ягыннан да шәҗәрә бар. Ул тумышы белән Әҗәкүлдән, чын типтәр. Әткәй исән чакта, гаиләдә Казанча сөйләшә идек, әткәй үлгәч, әнине Сибайга алып килдек. Әнкәй рәхәтләнеп Актанышча сөйләшә, "сед", "бед", "нәмәкәй" дип. "Әнкәй, - димен, - колаклар шиңә бит инде, нигә алай сөйләшәсең?" - "Бәй, әткәгез үлгәч инде", - ди (тәмләп көлә).
Мин бервакытта да өйгә кайтып, өй эше эшләмәдем. Аны тәнәфестә эшләп ташлый идем. Китап укырга яраттым. IV класста Лев Толстойның
"Воскресение"сен укыдым. Һаман истә. Әткәй белән әнкәй үзләре дә укыйлар иде. Без балалар да барыбыз да укый, барыбыз да җырлый идек. Бервакыт әткәй батарейка белән эшли торган радиоалгыч алып кайткан - электр әле юк вакыт бит. Шуннан искиткеч матур көй агыла. Соңыннан, еллар узгач кына таныдым мин аны - Эдвард Григның "Пер Гюнт" драмасыннан Сольвейг җыры. Шул хәтердә калган. Сибайда эшләгәндә бер укучыма шушы җырны өйрәттем. Булдырдык. Елап утырдым. Чын шагыйрьләрне Ходай тудыра, җырчылар белән дә шулай. Җырчыны ясап булмый.
- Үзегез профессиональ музыкаль белемне кайчан, кайда алдыгыз?
- Профессиональ сәхнәгә мин Минзәлә педагогия училищесында укыганда бастым. II курстан мине Минзәлә драма театры составында гастрольгә алып чыгып киттеләр. Шуннан башлап, һәр ел гастрольдә йөрдем. Училищены тәмамлагач, институтка юлладылар. Ә мин гастрольдән кайтмаган. Көзен генә барган идем, музыка училищесына алдылар. 4 ел шунда укыдым. Аны тәмамлагач, кабат Минзәләгә кайтып, бер ел музыка мәктәбендә укыттым. Шул елны Уфада сәнгать институты ачканнар иде. Ректоры - СССРның халык артисты Заһир Исмәгыйлев, шул институтта белем алдым. Анда педагогларны бөтен Союздан җыялар иде - уңдым, укытучылар бик әйбәт булдылар. Укыганда ук музыка училищесына эшкә, укытырга чакырдылар. Шунда эшли башладым.
- Үзегез укучы, үзегез укытучы булып чыккан инде бу. Димәк, Сезнең тавыш мөмкинлегегезне дә, педагогик осталыгыгызны да белеп, бәяләп чакырганнар.
- Булгандыр инде. Иң беренче укучым үзем булдым. Нинди эксперимент ясап була - барысын да тырышып карадым. Теге тавыш белән дә җырлап карыйм, бу тавыш белән дә, сопрано ариясен дә җырлыйм, тенор, бас ариясен дә башкарам. Шул миңа юл күрсәткәндер инде - һәр төрле тавышлы укучы белән дә эшләргә туры килде. Сопрано белән дә, контральто белән дә, бас белән дә... Укытучы үзен кызганырга тиеш түгел. Ул үз өстендә туктаусыз эшләргә тиеш.
- Дөрес калыпка кертәбез дигән булып, мөгаллимнәрнең музыкаль белем алырга кергән укучыларының тавышларын бозу очраклары турында еш ишетәбез...
- Укытучы өчен иң кирәкле сыйфат - укучының табигый тавышын табу. Табигый тавыш юк икән - җырчы юк.
-Укучыларыгыз арасында мөмкинлекләре, осталыклары җитмәү аркасында укуны ташлап киткәннәре дә булгандыр. Аларның күңелләрендә, мөгаен, үзләренә генә түгел, Сезгә - мөгаллимгә карата үпкә белән китүчеләр дә булгандыр.
- Кайвакытта киләләр дә: "Джон Әхмәтович, саулармысез, хәлләрегез ничек?"-дип дәшәләр. "Искә төшерегез әле, кем әле Сез?" - дим. "Мин шул вакытта Сездә шөгыльләнгән идем", - диләр. Бөтен кеше дә җырчы була алмый. Җырчы булу өчен тавыш кына җитми, Ходай биргән талант та кирәк. Бар кеше дә шигырь яки роман яза алмый. Җырлау да бөтен кешегә дә бирелми. Тыңлый белергә кирәк. Тыңлый белгән кеше җырлый да белә.
- Безнең Актанышта Сезнең турыда шундый сүзләр дә йөри - килгән укучыларны иң элек, авызларын ачтырып карап, тамак ярылары көчен чамалыйсыз да, бер тапкыр җырлатып карыйсыз, аннан инде бәягезне бирәсез - моннан җырчы я чыга, я юк, дип.
- Руданы эшкәрткән чакта, шлак була. Әгәр 20-30 кеше арасында берәрсе шушы руда була икән - җырлап китә ала. Бар кеше дә җырлый алмый, әмма җырга мәхәббәт бар кешедә дә бар. Актанышта бервакыт бер егетне күрсәттеләр - тавышы бар, әмма аппараты җырчы аппараты түгел. Физик мөмкинлекләр бик мөһим. Шуңа күрә мин авызны ачтырмыйча булдыра алмыйм. Бездә югары аңкау булырга тиеш. Эчтән авызны ача белергә кирәк. Аны бар кеше дә белми. Әгәр дә аппарат иркен, ишетү сәләте (слух) бар, ритм бар, кыяфәт бар икән - менә шуңа карыйсың инде. Әлбәттә, акыл шәрифләре кирәк.
Мин бервакытта да бер генә укучы белән эшләмим. Бүлмәдә һәрчак тамашачы булырга тиеш. Ә тамашачы - шул ук укучылар инде ул. Берәү җырлый, башкалары тыңлый. Ясаган кисәтүләр исә барысына да кагыла. Минем үземнең системам бар. Дәресләрдә һәрвакыт импровизация - бер үк теманы егерме төрле итеп эшләргә була. Мисал өчен, безнең халык көйләрен бер төрле генә итеп җырлап карагыз әле - булмый. Кешенең табигате үзгәрә тора - җыр да үзгәрә. Классик арияне алыйк - анда да бер төрле генә итеп җырлап булмый. Кәеф үзгәрә, тормышта күренеш, вакыйгаларга караш үзгәрә, фикерләү үзгәрә - шуларга бәйле рәвештә артистның башкаруы да үзгәрә. Музыкада штамплар булмый.
- Ләкин, бүгенге эстрада турында сүз башласак, 3-5 нотага язылган җырлар белән көненә икешәр-өчәр концерт куючы җырчыларны мин һәрчак яңача җырлыйлар дип әйтә алмас идем, хәтта һәр очракта да җырлыйлар дип әйтеп тә булмый - фонограммага авыз селкетеп кенә торучылар да җитәрлек.
- Безнең заманның тискәре ягы - җырларны 3 нотага күчерделәр. Аларны бүген җырлыйлар, иртәгә оныталар. Бу - чын сәнгать түгел. Җыр сәнгате бит 3 ноталыларга гына килеп терәлмәгән. Халык җырлары бар...
- Шулай да, бүгенге эстрадада тыныч кына, күңелегезгә ләззәт алып тыңлардай җырчыларыгыз бармы?
- Юк диярлек. Җырның бит композиторы булырга тиеш. Ә бүген "менә ичмасам!" дип күрсәтердәй бер генә композиторны да әйтә алмыйм. Элеккеләрдән миңа Рөстәм Яхин якын - гениаль композитор. Әмма аның кебекләр сирәк туа. 100, 200 елга бер генә. Минем бер укучымның әйткән сүзе бар: "Эстрада бакчабызны чүп басты, утарга кирәк", - дигән иде ул. Утаучы юк. Чүпле бакча яраткан кешеләрнең күңелләре шул чүп бакчасына әйләнеп кала. Ә сәхнә, җыр күңелне тетрәтергә тиеш.
- Димәк, Сезнең укучыларыгызга куелган төп таләп - җыр бик сайлап алынган, халыкның күңеленә кереп калырдай булырга тиеш.
- Бер укучыма композиторлар җыр китерәләр. "Азамат, менә шушыны җырлап кара әле!" (сүз Башкортстанның халык артисты Азамат Тимеров турында.) Ул бик грамоталы: уйнап карый, җырлап карый. Аннан: "Җырың бик шәп, тик мин җырлардай түгел шул!" - ди. Ипләп кенә, матур итеп кире кага да белергә кирәк. Укучыларыма таләпләрем: үзләренә хыянәт итмәсеннәр, өч ноталы җырлар җырламасыннар, чын сәнгать әсәрләрен башкарсыннар.
- Джон Әхмәтович, укучыларыгыз арасында, шулай да, эстрада җырчылары да, бездә генә түгел, чит илләрдә танылу алган опера җырчылары да бар. Алар хакында иркенләп, горурланып, тәмләп сөйләгез әле.
- Иң беренче булып укучыларым арасында Николай Некрасов чит илгә чыгып китте - ул Прага драма операсында җырлый. Бик матур баритон тавышлы. Уфада Алия Искожина әле карьерасын башлап кына килә. Барселонада Халыкара бәйгеләр лауреаты булды. Классиканы да, халык көйләрен дә бик матур башкара. Театрда җырлаучы укучыларым бар. Иң беренче чыгарган укучыларымның берсе - Мордовиядән Евгений Жидяев Иркутскида опереттада, Украинадан Валентина Чепурная - Оренбургта опереттада җырладылар. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов - минем укучым. Актаныштан Артур Исламов хәзер Казан опера театрында җырлый. Вахит Хызыров - Башкортстанның халык артисты, Акмулла исемендәге Уфа дәүләт педагогия университетында профессор.
Дәвамчыларым бар, Аллага шөкер.
Талантлы балаларны күрә, таный белергә кирәк. Менә бер малай турында гына әйтәсем килә: Усыдан Алмаз Шәрәпов, 15 яшьтә, җырлый. Тавыш үзгәрү чоры тәмамланмаган әле, әмма җырга мөкиббән икәнлеге сизелеп тора. Җырлаучы җырны яратырга тиеш. Ә ул ярата. Укытучы шуңа ярдәм итәргә тиеш. Үзе өчен генә җырлаучылар да бар. Ә сәхнәгә чыккан кешегә аның эчендә кайнарга кирәк. Узган ел Сибайдан укучымның укучысы Алмас Хөсәенов килде миңа. Кайный җыр эчендә. Мин аны күреп торам - ул җырчы булачак.
- Джон Әхмәтович, Сез балалар арасында уздырылучы бик күп бәйгеләрдә жюри составында утырасыз. Аларга бәя биргәндә капма-каршы фикерләр дә, чагыштырулар буладыр.
- Эшләнгән эшләнмәгәннән аерылып тора, әлбәттә. Узган ел бер бәйгедә Әлемнән ике малай чыкты. Берсенең әле тавышы бигрәк балаларча, үзгәрә дә башламаган. Җырны аңлап җырлыйлар. Җырның эченә керәсең, аңлыйсың икән - аның моңы да чыга башлый бит. Сүзен дә аңларга кирәк, көен дә. Актаныш, гомумән, җырчыларга бай төбәк. Такталачыктан Энҗе исемле кызга игътибар иттем - меццо-сопрано тавыш, әйбәт опера җырчысы булыр иде. Аны аңлардай вокал укытучылары да кирәк. Менә хәзер Сиринә Исламова кайтты - район хакимияте бу юнәлештә профессионаллар җыярга тырыша, афәрин! Фортепьянода уйный белүче - пианистка, скрипкада уйный белгән скрипкачы булмаган кебек, җырлый белгән кеше дә әле укытучы була ала дигән сүз түгел. Профессионаллар кирәк, махсус белемле белгечләр кирәк. Шул вакытта гына балаларны чын профессионаллар итеп әзерләргә була.
- Туганда ук җырлый, диләр кайбер балалар турында. Кыз-малайларны, психикасын да бозмасын, сәләтен үстерергә дә ярдәм итсен һәм тавышын да ача алсын өчен, педагогка ничә яшьтән китерү кирәк?
- "Тамчы"да җырлап йөрүче бер малайны бабасы миңа 4 яшендә алып килгән иде. Педагогы аңа зурлар репертуары биргән. Җиңгәчәйләр хакында җырлый. Укытучыларның эшчәнлеге менә шуннан ук күренә инде.
Хәзер бит шундый тенденция башланды: бала чак кына җырлый белә икән - аны сәхнәгә чыгарырга тырышалар. Фонограмма яздыралар. Ул - балага чамадан тыш йөк. III класста укучы бик талантлы бер укучы кызым бар. Әнисенә әйттем, cәхнәгә чыгармыйбыз, дидем. Әлегә иртәрәк, пешеп җитүе кирәк. Иртә кычкырган кәккүкнең башы авырта, диләр, башны авырттырырга ярамый. Балаларның психик халәте зур сәхнәгә әзер түгел. 4 яшьлек сабыйны сәхнәгә чыгарып, без аннан җырчы ясый алмыйбыз, аны үтерәбез генә. Һич югы IV сыйныфны тәмамласын алар. Шушы конкурста гомерлек яра алып калырга мөмкиннәр бит. Хәтерләсәгез, 60нчы елларда Робертино Лоретти дигән бер итальян малае җырлый иде. Андагы тавыш, андагы моң, андагы осталык! Малай кеше Шубертны башкара, итальян җырларын җырлый! Юкка чыкты...
Шундук зур сәхнәгә этеп чыгарырга ярамый. Казанда бик әйбәт җырчы бар иде - Таһир Якупов. Күтәрә алмады, сәхнәне күтәрерлек тә көч кирәк. Психик яклап та, физик яклап та.
- Тавыш үзгәргән чорда укучыларын җырлаткан мөгаллимнәр турында да ишетеп торабыз.
- Минзәләдә укып йөргән вакытым. Рәис Нәгыймов килгән. Бәләкәй вакытта җырлый иде. "Рәис, тавышың кая?" - дим. "Әй, Джон, мутация вакытында акырттылар бит..." Ул баянда уйный, мин җырлыйм. Аның да җырлыйсы килә, җырлый алмады. Менә шулай була күрмәсен. Балаларны сакларга кирәк.
- Балалар турында сөйләшә башлагач, гаилә темасына да кереп чыгыйк инде.
- Мин Уфада укыганда, IV курста өйләндем. Хатыным - башкорт кызы, Римма Солтангилдина. Ул пианистка иде, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, гомер буе бергә эшләдек. Дүрт бала үстердек. Башта өч малай булды. Бервакыт күршебездә яшәгән скрипкачы өч малайдан соң дүртенчегә кыз алып кайтты. Шул Риммага әйтә: "Тап, синең дә кыз туа", - ди. Шулай итеп, дүртенчегә безнең дә кыз булды. Зифа дип исем куштык. Улларыбыз музыка буенча киттеләр, Зифа Сибайда педколледжда эшли. Кечкенәрәк чакта сорыйм моннан: "Кызым, пианистка буласыңмы?" - дим. - "Әти, диваналар йортыннан болай да туйдым, бармыйм", - диде. Чит телләр өйрәнәм, ди. Мин сөендем генә, чөнки пианинода уйнау - ул каторга хезмәте белән бер. Өлкән улыбыз Аяз исемле, минем белән Актанышка кайтты. Ул профессиональ баянчы, тынлы уен коралы - торбада уйный. Уртанчыбыз Нур исемле, скрипкачы. Уфада опера театрында оркестрда, соңрак Сибайда ике оркестрда уйнады. Сәламәтлеге җитми, шуңа хәзер эшләми. Кече улыбыз Тимур Уфада, филармониядә эшли. Хорда җырлый, үзе генә дә чыгыш ясый, музыкаль кичәләр оештыра. Кызыбыз инглиз теле өйрәтә, үзе 5 бала әнисе.
- Кызыгыз Зифа үз истәлекләрендә Сезнең турыда аеруча җылылык белән яза: "Әти мине бик кадерләп, иркәләп үстерде. Чәчләремне тарап, прическалар ясарга ярата иде. Аның бер комоды бар, анда нинди генә чәч кыстыргычлар, резинкалар, тасма, бантлар, каптыргычлар юк. Иң беренче бизәндергән кеше дә хәтта әтием булды", - дип искә ала.
- Мин музыка училищесында, соңрак сәнгать институтында укыганда, безгә грим салырга, макияж ясарга да, этикет кагыйдәләрен дә өйрәттеләр. Пычак-чәнечкене ничек тотарга кирәклегенә кадәр өйрәтәләр иде. Кызны ярата идем, иркәлисе килә. Табигатьтер инде ул, әтиләргә - кызлары, әниләргә уллары якынрак була.
- Кызыгыз әле тагын болай дип тә язган:"Без әти белән шәһәр урамнарында йөрергә ярата идек. Андагы кешеләрнең атлап йөрешләренә, киенү, аралашу манераларына игътибар иттереп, әти мине кеше арасында үз-үземне тотарга өйрәтә иде", - дигән.
- Бар иде андый вакытлар да. Сәхнәдә эшләгән вакыт иде бит, үз-үзеңне карарга тиешсең. Сәхнә гадәтләре тормышка күчә.
- Джон Әхмәтович, шул елларга, узган гомергә борылып, үткәннәрне искә алганда күңелегезгә, эх, монысын - болайрак, бусын башкачарак эшлисе калган, дигән уй килгәне бармы?
- Үкенечләр юк. Узган, үткән, булганны үзгәртеп булмый. Шуңа, үткәнгә карап гыйбрәт аласың, тик үкенергә кирәкми. Бер адым алга, ике адым артка дигән сүз бар. Алга барыр өчен артка да карый белергә кирәк.
- Киләчәккә хыяллар белән, планнар корып яши һәрберебез...
- Юлымда җыр сөюче, җырлаучы яшьләр очрап торсын, туплаган белемемне аларга булдыра алганча бирергә тырышыр идем. Булган укучыларым өчен мин Ходайга рәхмәтле. Булачак укучыларым өчен дә рәхмәтле булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев