Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШТАН - ЯҢАРЫШКА : Респубиканың заманча полилингваль комплекслары Актаныш гимназиясе үрнәгендә төзеләчәк (+ ФОТОЛАР)

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионованың бүген Актаныш районына кылган эшлекле сәфәре дә шушы уңайдан иде.

Якын киләчәктә, ягъни алдагы өч-дүрт елда Татарстанда алты полилингваль комплекс сафка басар дип көтелә. Аларның эшчәнеге  рус һәм татар телләрендә, шулай ук   халыкара инглиз телендә көндәш булырлык белем бирүне тәэмин итүгә, нәтиҗәле белем бирү тәҗрибәләрен куллануга йөз тотачак. 


Заманча полилингваль мәгариф комплексын булдыру проекты – ул  заман таләбе.  Проект идеясен Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе, якташыбыз  Минтимер Шәймиев күтәреп чыккан иде. Ул ЮНЕСКОның генераль директоры  Одре Азулега да тәкъдим ителде.  


Полилингваль комплексның тәүгесе 2020 елда ачылып, ул республикабызның  100 еллык юбилеена туры киләчәк. “Татарстанның киләчәктәге үсеше конкурентлыкка сәләтле мәгариф системасын булдыру белән бергә барырга тиеш. Булачак полилингваль комплекс - заманча белем бирү процессын үстерү юнәлешләренең берсе”, - дип билгеләп үткән иде бу хакта  Минтимер Шәймиев.


Шунысы игътибарга лаек, полилингваль комплексның прообразы итеп Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат алынган. ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионованың бүген Актаныш районына кылган эшлекле сәфәре дә шушы уңайдан иде. Дәрәҗәле кунак, район башлыгы Э.Н. Фәттахов белән берлектә, гимназиядә булып, аның укыту системасындагы үзенчәлекләре, гомумән, биредәге  белем һәм тәбия бирү системасының асылы белән танышты. 


Татьяна Ларионова игътибарына сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат яшәешен  чагылдырган  слайдлар тәкъдим ителде, педагоглар хакында мәгълумат бирелде, укучыларның төрле юнәлештәге эшчәнлеге күрсәтмә-техник базада оештырыган иде. ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары укучылар белән дә аралашты. 


Гимназиядә белем һәм тәрбия бирү процессы үзара үрелеп, бердәм алып барылуга игътибар итми мөмкин түгел. Балаларның эчке тәрбиясенә мөкиббән киттем. Аларның үз мәктәпләрен, үз Ватаннарын, үз теләрен яратуы ачык чагыла” -дип,  фикерләре белән уртаклашты “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Т. Ларионова. 


Татьяна Петровна мәгариф үсешенә, белем бирү өлкәсенә җитди якын килгән, системалы эш алып барган район башлыгы Э.Н. Фәттаховка аерым рәхмәт сүзләрен ирештерде: “Бүгенге көндә мондый хезмәт горуранырлык!”- дип искәртте ул. 

Чыннан да, 2011 елда ачылган гимназия бүген бик күп  юнәлешләр буенча үрнәк итеп куярлык уку йорты. Кыска гына вакыт эчендә ул көчле  педагогик составы, камил һәм югары технологияләргә нигезләнгән белем бирү системасы, сәләтле укучылары белән тирән абруй казана алды.   Чит районнардан гына түгел, чит республикалардан, төбәкләдән килеп белем алучы балалар татар телен саклау, милләтне үстерү юнәлешендә дә ныклы адымнар белән алга бара.  Ана теле беррәттән биредә чит телләрне камил өйрәнүгә дә зур игътибар бирелә, укучылар да, укытучылар да  чит илләргә чыгып, тел күнекмәләрен үстерү мөмкинлегенә ия. Татарстан күләмендә, төбәкара олимпиадаларда яуланган җиңүләр, БДИларда туплаган иң югары баллар, гимазияне тәмамлаучыларның  илнең төрле  шәһәрләренә урнашкан югары белем бирү йортларында укулары да  Актаныш гимназиясенең дәрәҗәсен раслый. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев