Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АПРЕЛЬ ТУАР, ЯР ТУЛЫР: Актаныш районында язгы ташуга әзерлек хакында сөйләштеләр (+ФОТОЛАР)

Язгы ташуга әзерлек турында бүген Актаныш районының хакимият бинасында да сөйләштеләр.

 Язгы ташу вакыты - райондагы халык яшәешен тәэмин итүче предприятие һәм службалар, авыл җирлекләре өчен җитди сынау. Аеруча быелгы күп карлы кыштан соң язгы ташуның көч дәрәҗәсен беркем дә алдан күрә алмый. 


 Көтелмәгән хәлләрне кисәтү өчен, күпләр хәстәрен алдан күрә: йорт, каралты-кура түбәләреннән кар төшерә, ишегалдындагы карны читкә чыгарып түгә. Язгы ташу белән бәйле мәсьәләләрне контрольдә тоту максатыннан, район җирлекләрендә махсус  комиссияләр оеша. 


Язгы ташуга әзерлек турында бүген Актаныш районының хакимият бинасында да сөйләштеләр.  Көн кадагына куелган төп мәсьәлә: бездә дә язгы ташу якынлаша, ул ничек үтәр? Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышын  район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев үткәрде. Аның эшендә җаваплы оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты. 


 Әлеге сөйләшү барышында язгы ташу чорында кешеләргә вакытында ярдәм күрсәтергә тиешле барлык структур бүлекчәләргә бурычлар җиткерелде. Аларга уйсулыкта урнашкан урыннардан карны читкә чыгару,су торбаларын чистарту, ясалма сусаклагычларның торышын тикшерү, бозның калынлыгын үлчәп тору кебек эшләр йөкләнде. 


Су басу куркынычы зур булган булган Пучы, Иске Богады, Иске Айман, Уразай, Аккүз авыл җирлекләре комиссия тарафыннан махсус контрольгә алыначак. 


Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында мәгариф учреждениеләренең электр хуҗалыклары буенча да фикер алышу булды. Бүгенге көндә район территориясендә урнашкан 84 мәгариф оешмасының 60ы – аерым биналарда урнашкан. 16 объект трансформаторларга туры тоташа, 44е энергияне электр линияләреннән ала. 


Чарада  бина түбәләрен вакытында кардан-боздан чистарту проблемасы да күтәрелде. Район хакимияте предприятие җитәкчеләренә, йортлар өчен җаваплы оешмаларга  үз биналары түбәләрен кар-боз массаларыннан чистарту бурычы куя. 


“Әлеге күрсәтмәләр үтәлмәгән очракта,  вазифаи затларны административ җәза көтә. Әгәр кар ташкыны кеше сәламәтлегенә зыян китерә икән, алар җинаять җаваплылыгыннан кача алмаячак. Шулай ук административ-техник инспекция дә күрсәтмә бирә һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен беркетмә төзи ала, - дип, кисәтелде алар. 


Билгеле, гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең язгы ташуга багышланган  мондый утырышлары хәзер даими төс алачак. Биредә билгеләнгән максат-бурычларны вакытында үтәп баруга ирешсәк, язгы ташуны минималь югалтулар белән, исин-имин үткәреп җибәрербез дигән ныклы ышаныч бар.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев