Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Аптекага даруны кире кайтарып буламы?

Аптекада сатып алынган даруны кире кайтару җиңел булмаса да, бу мөмкин эш. Мондый очракта , гадәттә, даруханәләрдә сатып алучының әлеге үтенечен канәгатьләндерергә ашыкмыйлар. Сатып алучы шуны истә тотарга тиеш: даруханәдән сатып алынган даруда һәм продукциядә табылган җитешсезлекләр аны кире кайтару өчен нигез булып тора. Даруда нинди җитешсезлекләр ачыкланырга мөмкин соң?...

Аптекада сатып алынган даруны кире кайтару җиңел булмаса да, бу мөмкин эш.
Мондый очракта , гадәттә, даруханәләрдә сатып алучының әлеге үтенечен канәгатьләндерергә ашыкмыйлар. Сатып алучы шуны истә тотарга тиеш: даруханәдән сатып алынган даруда һәм продукциядә табылган җитешсезлекләр аны кире кайтару өчен нигез булып тора. Даруда нинди җитешсезлекләр ачыкланырга мөмкин соң?
- Срогы чыккан булу;
- Маркировкадагы төгәлсезлек (куллану срогы йә сериясе күрсәтелмәү, аларның даруда һәм капта төрле булуы);
- Препаратның инструкциядә язылганга туры килмәве;
- Флаконның кителгән йә картон капның ертылган булуы, флаконда капкачның юклыгы һ.б.лар.
Әлеге җитешсезлекләр ачыкланып та даруны алыштыруны кире каксалар йә акчаны кире кайтармасалар нишләргә соң?
Иң беренче чиратта даруханәгә мөрәҗәгать итәргә һәм бу хакта аның мөдиренә әйтергә кирәк. Тәкъдимнәр һәм шикаятьләр кенәгәсендә претензия хаты язып калдырсагыз да була. Анда исем-фамилиягезне, адресыгызны язарга онытмагыз. Аннан даруханә белән ике арада килеп туган проблеманың асылын бәян итегез. Әгәр җитәкчелек сезнең үтенечне канәгатьләндерүдән баш тарта икән, гариза белән җәмәгать судына мөрәҗәгать итә аласыз.
Сатып алынган препаратта бернинди җитешсезлекләр юк икән, даруханәнең товарны алыштыруны йә акчаны кире кайтаруны кире кагарга юридик яктан тулы хокукы бар.
Шуңа күрә дару сатып алганда башта инструкциясен җентекләп укыгыз, срокларын карагыз. Барысы да тиешле урынында икәнлегенә инангач кына бәясен түләгез.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев