Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: “Тамыр” хуҗалыгы җитәкчесе Ильяс Мирзаянов үзенең 60 яшьлек юбилеен каршы ала

Мәгариф, партия органнарында эшләп бай тәҗрибә туплаган, “Тамыр” хуҗалыгын эзлекле үсеш юлына бастырган, икътисади яктан ныклыгын тәэмин иткән Ильяс Мирзаянов үзенең 60 яшьлек юбилеен күтәренке рух, канәгатьлек хисе белән каршылый. Чөнки гомер юлын бары тик изге гамәлләр һәм тырыш хезмәтләр генә бизи аның.

Күпләр аны кырыс кеше буларак кабул итә. Чөнки ныклы характерлы, әйткән сүзендә һәрвакыт торучы, коллективны бер йодрык итеп тотучы хуҗалык рәисе бүгенгене иртәгәгә калдырырга өйрәнмәгән шул. Әлеге асыл сыйфатлар аның канына балачактан ук салынган. 

Тырышлык аша югарыга Түбән Яхшый авылының абруйлы гаиләсендә, Сания апа белән Мирзаһит абый Мирзаяновларның өченче- төпчек уллары булып дөньяга килә ул. Кечкенәдән үк җитез, эш сөючән булып үсә. Үзе балачак елларын аеруча бер рәхәтлек белән искә алырга ярата. 

– Авылда балалар бакчасы юк. Әни мәктәптә укыта. Әти бригадир булып эшли. Без әтинең толып астында үстек, дисәк тә була, – дип елмая ул. 

Башлангыч белемне үз авылларында 40 ел мөгаллимә булып эшләгән әнисе Сания ападан ала. Аннан Югары Яхшый мәктәбенә 5 сыйныфка бара. Укыганда спорт ярышларында, сәнгатьтә катнаша. Һәм кечкенәдән хезмәтне үз итә. 

– 4 сыйныфта укыган вакытта кырда печән чабучыларга ике фляга белән салкын су алып бара идем. Мине алар түземсезлек белән көтеп алалар иде. Үсә төшкәч, бер ел комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Дустым Тәлгать белән ферма торакларын ремонтлауга йөрдек. Атларга фураж ташыдык. Кыскасы, авыл малайлары булдыра алган бар эшне башкардык. 

Урта белемне  Ильяс Мирзаһит улы Иске Байсар мәктәбендә үзләштерә. Ике араны язын-көзен велосипедта, кышын чаңгыда узып, физик яктан көчле чыныгу ала. 

Укуын тәмамлагач, Алабуга педагогия институтының физика-математика факультетына керә. Студент елларында да спорттан аерылмый. Институт данын яклап ярышларда катнаша. 

Кулына диплом алгач, 1981 елда Иске Богады мәктәбендә физика укытучысы буларак, хезмәт юлын башлый. Шул чорда волейбол буенча Әлем мәктәбе командасы Богады мәктәбе командасын җиңә. Җиңелү ачысын татыган укучыларны күрү Ильяс Мирзаянов өчен авыр була. Шуннан соң ул укучыларны волейбол буенча ныклап шөгыльләндерә башлый. Нәтиҗәдә, команда районда гына түгел, зонада, республикада җиңүләр яулый. 

Сәнгатьтә дә актив катнаша ул. 1984 елда Иске Богады үзешчәннәре куйган “Тормыш җыры” спектаклендә төп рольне  –  Фәритне нәкъ менә Ильяс Мирзаһит улы уйный. Шул елны аларга халык театры исеме бирелә. Спектакльне Казан сәхнәләрендә күрсәтәләр. Хәзер ул Татарстан радиосының дәүләт фондында саклана. Нәкъ шул әсәрдәгечә, тормышны яратып яшәүче егетне 1986 елда Уразай мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Бер-ике ел элек кенә төзелгән мәктәпнең ихатасын тәртипкә китерү өчен күп көч куя ул. Тирәсен әйләндереп кызыл миләш агачлары, бакчасына алмагач, карлыганнар утырттыра. Гараж, яшелчәләр саклау өчен подвал эшләтә. Мәктәптә икмәк музее булдырыла. Ике елдан соң аны “Таулар” хуҗалыгына партия оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Яшь, энергиясе ташып торган, оештыру сәләте көчле булган җитәкченең эшчәнлеген тиз күреп алалар. 1990 елның март аенда “Коммунизмга” (хәзерге “Тамыр” хуҗалыгы) колхозына рәис итеп сайлыйлар. 

Хуҗалык дия-дия, янып-көя


Менә 30 ел инде шул вакытта кулына алган дилбегәне нык тотып алга атлый ул. Билгеле, үз вакытында авырлыклары да, сынаулары да аз булмагандыр. Ләкин ул аларны башын югары тотып, ихтыяр көче белән җиңә барган. Яңа максат, бурычлар билгеләгән. Хуҗалыкның эшчәнлеген алга җибәрүдә яңадан-яңа алымнар кулланган. 

Иң элек төп игътибар игенчелеккә юнәлтелә. Яхшы орлыклар гына чәчү, җирне барлык агротехник таләпләргә туры китереп эшкәртү, супер элита һәм элита орлыклар гына чәчү максат итеп куела. Игеннәр вакытында ашлама белән тукландырыла, чүп үләннәренә, корткычларга, авыруларга каршы эшкәртелә. Көзге урып-җыю эшләре үз көчләре белән башкарылып чыгыла. Ул рәислек итә башлаган еллардагы күрсәткечләр белән хәзергесе арасында аермалар шактый. 1990 елда хуҗалык басуларыннан 93 мең центнер тулаем җыем алган булсалар, быел ул 108325  центнерны тәшкил иткән. 

Хуҗалыкның техника паркын тулыландыру, яңарту буенча да ныклы эш алып барыла. Әледән-әле яңа машиналар алына. Комбайннар паркы да яңартылган. 

Җиң сызганып эшләүнең тәэсире терлекчелек өлкәсенә дә йогынты ясый. Иң элек мөгезле эре терлекләрнең баш саннары арттырыла. 1990 елда алар 1731 баш булса, 2019 елга 2000гә җиткән. Сөт җитештерү шул чорда 20187 центнер булып, бер сыерга уртача 2898 килограммны тәшкил иткән. 1992 елда Югары Богады фермасы сафка бастырылып, анда Ленинградтан күп сөт бирүче токымлы сыерлар кайтартыла. Һәм шуннан сөт җитештерү кискен артып, бер сыерга 3500 килограмм чиген үтә. Хәзер инде бер сыерга 5 мең килограмм сөт җитештерәләр. 

Игенчелектән һәм терлекчелектән кергән акчалар бәрабәренә төзелеш эшләре алып барырга да мөмкинлек туган. Иң элек машина-трактор паркының ишек алдына бетоннан мәйданчык җәелгән, ихатасы әйләндереп алынган. Ындыр табагы алдына складлар төзелгән. Икмәк киптерү җайланмалары сафка бастырылган. Ферма торакларына реконструкцияләр эшләнгән, яңалары төзелгән. Хәзер дә хуҗалыкта ел саен нинди дә булса төзелеш эшләре башкарылмый калмый.  

Ильяс Мирзаһит улы җирлекнең социаль үсеше өчен дә үзеннән зур өлеш кертә. Җирлеккә караган алты авылда да социаль мәсьәләләрне хәл итүдә башлап йөри. Шактый еллар Иске Богады авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Рафаэль Зәйнуллин белән кулга-кул тотынып хезмәт итәләр. Шул чорда Иске Богады авылында мәчет, Сабантуй урыны төзелә. Мәктәп ишек алдына хоккей тартмасы куела. Мәктәптәге музейны эшләтү, аны экспонатлар белән тулыландыруда да Ильяс Мирзаһит улының өлеше бәһаләп бетергесез. Хәзерге авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов белән дә уртак тел тиз табыла. Җирлекне чиста су белән тәэмин итү өчен хуҗалык рәисе башлап йөри. Урам араларына утлар сузыла. Хәер, болар хакында Илсур Фәттахов үзе тулырак бәян итте. 

– Эшләү дәверендә Ильяс Мирзаһит улы җирлек өчен бик күп хезмәт куйды. Төрле дәүләт программалары ярдәмендә юлларны төзекләндерүне дәвам итәбез. “Чиста су” программасы аша авылга су кертелде. Хәзер халык рәхмәт укый. Авыл эченә өч километрдан артык озынлыкта электр линиясе сузылып, баганаларга утлар куелды. Ул тиздән кабыначак. Җирлек халкының Ильяс Мирзаһит улына карата фикере гел уңай. Ул үзе дә кешеләргә гел ярдәм итә. Мал асраучыларга икмәген, печәнен бирә. Бюджет оешмаларына да һәрвакыт ярдәм кулын суза. ФАПлар да, мәктәп тә, мәдәният йортында эшләүчеләр дә аның ярдәмен тоеп яши, – диде ул. – Аны юбилее белән ихлас күңелдән котлыйм. Киләчәктә дә бергә-бергә эшләргә язсын. 

Чыннан да, эшләгән кешенең кадерен белә торганнардан Ильяс Мирзаянов. Чөнки биредә белгечләрнең барысы да озак еллар шушы җирлектә хезмәт куючылар. Әгәр җитәкчеләре яхшы булмаса, аларга эшләргә мөмкинлек бирмәсә, алар гел алышынып торырлар иде. 

– Уңышларыбызның сере шунда – эшчеләребез дә, белгечләр дә тырышлар, көн үтсенгә дип түгел, булсын дип эшлиләр. Хуҗалык яшәсә, шәхси хуҗалыкларның да тормышы яхшы буласын аңлыйлар, – диде рәис. 

Гаилә җылысы көч бирә

Читтән караганда кырыс, җитди карашлы тоелса да, гаилә җанлы, йомшак күңелле кеше ул. 
Иске Богады мәктәбенә укытырга кайткач шул авылның чибәр, мөлаем кызы Лүзиягә гашыйк була. Укучысының мәктәпне, соңыннан югары уку йортын тәмамлавын көтеп ала. 1987 елның октябрь аенда гаилә корып яши башлыйлар. Бер-бер артлы кызлары Алсу, уллары Нияз туа. Җитәкче кеше, гадәттә, өенә бик кайтып керә алмый. Шулай булса да, Ильяс Мирзаһит улы гаиләсе өчен кулыннан килгәннең барын да эшли. Бу хакта тормыш иптәше дә ассызыклап үтте. 

– Ильяс тыштан усал булып күренсә дә, тормыш итә башлагач, бик йомшак күңелле кеше икәненә инандым. Балаларны бик нык ярата. Мине дә кадерләп кенә тора. Кирәк вакытта гел ярдәм итә. Хәзер оныклар сөябез. Алар да телефоннан сөйләшә башлауга, бабай кая, дип сорыйлар.

Реклама

 Ул оныкларны ярата, кадерли, сыйлый. Алар да аны бик яраталар. Ильяс туганнарга да, дусларга да нык ярдәмчел. Иң алдан ярдәмгә ул ашыга. Әгәр тормышыңны кире башларга туры килсә, нишләр идең, дип сорасагыз да, нәкъ шул рәвешле дип җавап бирер идем. Чөнки тормышымны Ильястан, балалардан башка күз алдына китерә алмыйм. Яшермим, гомер итү дәверендә ачуланышкан вакытларыбыз булды. Чөнки, ансыз тормыш бармыйдыр. Әмма андый вакытларда да без аеры-чөере килү дигәнне белмәдек. Озакка сузмый аңлаша идек. Гадәттә, Ильяс беренче адымны ясый иде. Алдагы гомерне дә тигезлектә, кайгы-хәсрәтләр күрмичә, туганнар, дуслар, балалар белән янәшә үткәрсәк иде, – ди ул. 

Балалар дигәндә, кызлары Алсу Казанда яши, Совет районы судында судья ярдәмчесе булып эшли. Тормыш иптәше Рушан белән кызлары Эльвираны тәрбиялиләр. Уллары Нияз салым органнарында хезмәт куя. Тормыш иптәше Камилә белән уллары Муратны үстерәләр. 

“Фидакарь хезмәте өчен”, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медальләренә, күп сандагы Мактау кәгазьләренә,  Татарстан 
Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденына   лаек булган Ильяс Мирзаһит улы үзенең күркәм бәйрәмен әнә шундый уңышлар, шатлык-сөенечләр белән каршылый. 

– Тормышымнан бик канәгать. Гомерем заяга узмаган дип исәплим. Әлеге уңышларга ирешү өчен хезмәтне яратырга кирәк дип уйлыйм. Ир-егетләргә бигрәк тә. Ир кешенең эше булмаса, аның бәхете дә булмый. Чөнки гаиләне туйдырырга, балаларны тәрбияләргә кирәк. Яшь вакытта кайчан 40,50, 60 тулыр микән дип уйлап йөрисең. Ә эшең булса, ул сизелми икән. 60 яшь әле чик түгел. Эшлисе эшләр күп. Оныкларны рәхәтләнеп сөеп, шуларның үсүен күзәтәсе, ярдәм итәсе бар, – ди юбиляр.  

Яшь барган саен кеше үзенең туып-үскән нигезе, туган авылы хакында ныграк уйлана. Ильяс Мирзаянов та шундый хисләр кичерә. Кечкенә генә авылының язмышы борчый аны. Шуңа да үзе белем алган мәктәп нигезенә мемориаль һәйкәл ясатуы, анда укытучыларның исемнәрен уеп яздыруы юкка гына түгел. Алга таба клуб бинасын да төзекләндерү, аны мәчет һәм музей итү уе белән янып яшәве ихтирамга лаек. 

Үтелгән еллары бары тик кешеләргә игелекле хезмәт белән узылган мөхтәрәм затны юбилее белән котлаучылар, изге теләкләрен җиткерүчеләр үзе уйлаганнан да күбрәк аның. Һәркайсы кылган игелекләрен искә алып рәхмәт әйтә, сәламәтлек тели. Ә Ильяс Мирзаһит улы белем биргән бик күп укучылар бүген күренекле кешеләр. Аларның фикерләренә кушылып, без дә сезне гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә хезмәт дәртегез сүнмәсен, сүрелмәсен. 

Энгель Фәттахов, район башлыгы:
– Ильяс Мирзаһит улы иң зур хуҗалыклардан саналган “Тамыр”, элеккеге “Коммунизмга” хуҗалыгын озак еллар җитәкләгән шәхес  булып тора. Ул бик яшьли хуҗалыкка килде. Һөнәре буенча бу тармак белгече булмаса да, үзен көчле җитәкче буларак күрсәтте. Шушы еллар эчендә хуҗалык зур хезмәт нәтиҗәләренә иреште. Бигрәк тә, игенчелек тармагын билгеләп китәсем килә. “Тамыр” хуҗалыгы игенчелек исәбенә яшәде, шуннан акча кертте. Финанс хәлен 
яхшыртты. Кешеләр белән эш оештыру буенча да ул үзен көчле җитәкче итеп күрсәтте. Бүген дә иң көчле механизаторлар, игенчеләребез шушы җирлектә. Басу культурасын, технологиясен саклап, быел да мул уңыш үстерделәр, иң күп икмәк җыючы хуҗалыкларның берсе булдылар. Терлекчелек буенча бик күп эш башкардылар. Торакларга реконструкция эшләү, терлекләрне тәрбияләү буенча яңа технологияләр куллану да үз нәтиҗәсен бирде. 
Чын күңелдән аны юбилее белән ихластан тәбрик итәм. 60 яшь әле ул зур яшь түгел. Исәнлек, сәламәтлек, иминлек бирсен Ходай. Алга таба да хезмәтчәннәре белән  тагын да матуррак хезмәт җимешләре күрсәтергә язсын. 

Дәниф Харисов, “Нур” хуҗалыгы җитәкчесе:
– Ильяс Мирзаһит улын 1981 елдан бирле беләм. Шул елларда без районга югары уку йортларын тәмамлап кайткан яшь белгечләр идек. Безнең аның белән аралашу спорт өлкәсеннән башланды. Ул бик көчле спортчы, чаңгычы иде. Ярышларда бик еш очраштык. Богады мәктәбендә волейбол түгәрәге дә алып барды. Бик күп укучыларны спортка тартты. Аннан Уразай мәктәбенә директор булып килде. Анда да ул үзеннән яхшы эз калдырды. “Коммунизмга” колхозына рәис итеп сайлангач та сынатмады. Чөнки, әлеге хуҗалык үзенең төзелеше, икътисады ягыннан да әйдәп баручы иде. Һәм аның җитәкчесе дә легендар шәхес, Ленин ордены кавалеры Кәрам Гарип улы иде. Ул мәрхүм булганнан соң, хуҗалык берникадәр артка китүләрне дә кичерде. Шундый вакытта аның әлеге хуҗалыкка килүе, үзе зур батырлык. 1990 елларда зур гына үзгәрешләр башланды. Хуҗалыкларга игътибар кимеде, икътисади яктан да кыенлыклар туды. Ильяс Мирзаһит улының көчле җитәкче булуы нәтиҗәсендә, бу хуҗалыкта бернинди артка чигенүләр булмады. Киресенчә, елдан-ел алга барды. Ильяс Мирзаһит улы данлыклы җитәкчеләрнең чылбырын бәйләүче дә. Аның тагын бер яхшы ягы, ул үзенең  бик яхшы мәктәбен булдырды. Анда тәрбияләнгән белгечләр бик күп булдылар һәм яхшы үсеш алдылар. Һәм ул район өчен бик күп җитәкчеләр әзерләде. Шуларның берсен генә әйтеп үтәм, Рәфыйкь Сәхәбетдинов. Ул “Чишмә” хуҗалыгын җитәкли. Ильяс Мирзаһит улы бик нык ярдәмчел кеше. Бер вакытта да кешене  кыен хәлдә калдырмый. Киләчәктә дә сәламәт булып, район өчен бик күп хезмәтләрен куеп яшәсә иде. 

Рәфыйкь Сәхәбетдинов,  “Чишмә” хуҗалыгы җитәкчесе. 
– Ильяс Мирзаһит улы – минем укытучым. Ул миңа Богады мәктәбендә белем һәм тәрбия бирде. Аннан Казанда югары белем алгач, шушы хуҗалыкта хезмәт юлымны башладым. Ул хуҗалык җитәкчесе булып килде. Унбиш ел дәвамында башта механик, соңыннан баш инженер булып Ильяс Мирзаһит улы кул астында хезмәт куйдым. Ул минем остазым булды. Кыен вакытларда ярдәм итте. Җитешмәгән якларны күрсәтә белде. Аннан мине “Чишмә” хуҗалыгына җитәкче итеп билгеләделәр. Һәрвакыт Ильяс Мирзаһит улыннан киңәш сорап, хуҗалыкны аңа ошарга тырышып алып барам. Мин аңа нык рәхмәтле. Без гаиләләр белән аралашабыз. Ачык йөз белән каршы алалар. Киләчәктә дә шушы дуслык җепләре өзелмәсен. 

Рафаэль Зәйнуллин, Иске Богады авыл җирлегенең ветераннар оешмасы рәисе:
– Ильяс Мирзаһит улы хуҗалык җитәкчесе булып эшләү дәверендә мин партия оешмасы секретаре, авыл җирлеге башлыгы, хәзер ветераннар советы рәисе буларак кулга-кул тотынышып, шушы җирлекнең, халыкның яшәешен яхшыртуда, социаль-икътисади мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәмләшеп эшләдек. Сулар, юллар, күперләр төзүдә һәрвакыт ярдәм итте. Хәзер дә өлкәннәрнең проблемаларын хәл итүдә ярдәм сорап аңа керәм. Ул бер вакытта да каршы килми. Эшләү дәверендә халык тарафыннан аның өстеннән бер шикаять тә булмады. Бу да аның халык җанлы икәнен дәлилли. Таләпчән, әмма кешелекле җитәкче ул. Аны барлык ветераннар исеменнән юбилее белән тәбрик итәбез. Әле тагын озак еллар хезмәт итүен телибез. 

Васил Салихов, Богады мәктәбе директоры:
– Ильяс Мирзаһит улы сүзендә тора торган кеше. Әгәр ул әйтә икән, эшли. Мәктәпкә дә даими булыша. Матди яктан да, мораль яктан да булышырга әзер торучы кеше ул. Шуңа да аны барысы хөрмәт итә.

Мулланур Гыйльмуллин, хуҗалыкның баш хисапчысы:
– 2003 елдан бирле Ильяс абый белән бергә эшлибез. Бик принципиаль, үз сүзендә тора торган, хөрмәткә лаек җитәкче. Ул хуҗалыкның икътисадын ныгытуда зур өлеш кертә. Керем белән чыгымны һәрвакыт күзәтүдә тотып, хуҗалык үсешен алга җибәрү буенча тырыша. Техника базасын яңарту буенча күп эш эшләнә. 

Рафил Галиев, хуҗалыкның баш зоотехнигы:
– Эшләү дәверендә Ильяс Мирзаһит улы үзен яхшы оештыручы итеп күрсәтте. Белгечләрне, халыкны бергә туплап эшне оештыра алды. Белгечләр һәм тармак җитәкчеләрен читкә какмыйча, эшләүгә дәртләндереп тора. Без моның өчен  аңа чын күңелдән  рәхмәтле. Эшчеләргә уңай эш шартлары тудыру өчен дә бик күп хезмәт куйды. 

Әлфәрит Харисов, хуҗалыкның баш мал табибы:
– 30 ел бергә эшләү дәверендә гел уртак фикергә килеп хезмәт куйдык. Терлекләрнең сәламәтлеге өчен кирәк булган барлык препаратларны алуда булышты.  Ул таләпчән, гадел җитәкче. Халыкка гел ярдәм итү ягында булды. Бер мөрәҗәгатьне дә кире какмады. 

Флорид Нурымов, ферма мөдире:
– Ильяс абый минем укытучым. Физика фәненнән белем бирде. Соңыннан аның кул астында эшли башладым. Мин аны бик яхшы җитәкче дим. Безгә планын да җиткерә һәм эшләтә дә белә. Терлекчелек буенча бик күп эшләр эшләнде. Комплекстагы тораклар төзекләндерелде. Малларның баш саннарын арттыру буенча да хәрәкәт бара. Терлек азыклары ике еллык запас белән әзерләнә. 

Руния Салихова, савымчы:
– Мин тумышым белән Куян авылыннан. Уразай мәктәбендә укыганда Ильяс абый мәктәп директоры иде. 1991 елда Богадыга килен булып төштем. Һәм савымчы булып эшли башладым. Безгә яхшы эш шартлары тудыру буенча бик нык тырышты. Хезмәт хакларыбыз да артты. Без аны нык хөрмәт итәбез. Һәм юбилее белән котлыйбыз. 

Рәис Гыйльманов, баш инженер:
– Хуҗалык җитәкчесе белән 30 ел бергә эшлибез. Ул ныклы, төпле җитәкче. Аның кул астында эшләве безгә җиңел. Бик күп еллар читтән техника кертмичә, язгы-көзге кыр эшләрен башкарабыз. Техника паркын яңарту буенча эш алып барабыз. 

Нияз Әхмәтгалиев, баш агроном:
– Ильяс Мирзаһит улы безне тормышка өйрәткән кеше. Аның кул астында эшләве безгә бик рәхәт. Ул игенчелек буенча гел алдынгы технологияләр кертү яклы. Бу юнәлештә безгә гел ярдәм итә. Ындыр табагы алдындагы җиһазларны яңарту буенча да күп эш башкарды. Ягулык-майлау материаллары, ашламалар белән дә проблемалар туганы юк. Болар барысы да җитәкчебезнең тырышлыгы дип исәплим. 

Әсфирә Хафизова, Иске Богады мәдәният йорты директоры:
– Ильяс абый яшьтән үк мәдәният йорты сәхнәсендә театрлар уйнап йөргән кеше. 35 инде безнең театр халык театры исеменә тап төшермичә уңышлы гына чыгыш ясап килә. Әлеге уңышларыбызда Ильяс абыйның да өлеше зур. Чөнки, нинди генә гозерләр белән керсәк тә, ярдәм итә. 

Рәсим Гыймазов, эшмәкәр:
– Ильяс абый тугрылыклы кеше. Үзе белгәннәрне укучыларына, иптәшләренә тапшырырга тырыша. Укытканда үзенең бар көчен безгә бирде. Без аңа ошарга тырышабыз. Аны яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Ильяс абыйны юбилее белән чын күңелдән котлыйм. Саулык-сәламәтлек, алдагы тормышында да уңышлар телим.  

Фирдәвис Әхмәтов:
– Ильяс Мирзаһитов максатына ирешә торган кеше. Ул спорт белән студент елларыннан ук ныклап шөгыльләнә башлаган. Институтның җыелма команда составына кереп призлы урыннар алган кеше. Богадыда эшли башлагач та Актаныш районы тарихында беренче тапкыр әлеге мәктәп командасы укучыларның җәйге спартакиадасының зона этабында җиңеп, республикада икенче урынны ала. Укучылары физкультура буенча югары уку йортларына керә башлый. Җирлек халкын да спортка тартты. Биш авылны да җыеп, төрле спорт чаралары уздыралар иде. Авылның волейбол командасы да бик көчле булды. Аннан Ильяс Мирзаһит улы районның волейбол буенча федерациясен җитәкли. Шул чорда безнекеләр 8 тапкыр чемпион калалар. Соңгы тапкыр җиңүләре 2004 елда булган иде. Быел менә авыл уеннарында чемпион калдылар. Әле яңа гына  “Татарстан – Яңа гасыр“ телерадиокомпаниясе үткәрә торган республикакүләм  ярышта тагын беренче урынны алып кайттылар. Мондый ярышларга әзерләнгән вакытта  Ильяс Мирзаһит улы транспорт, туклану, бензин белән тәэмин итте. Спорт тирәсендә фанатлар булмаса, спорт алга бармый. Ильяс Мирзаһит улы әле тагын шактый еллар федерация җитәкчесе булыр, спорт чәчәк атар, дип ышанып калабыз.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев