Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Армиягә – балалар янына

Бу көздә армия сафларына алынган дүрт райондаш егетебезнең хәрби ант кабул итү тантанасында әти-әниләре, район хакимияте вәкилләре катнашты. Башкортстан республикасының Чишмә районы Алкино-2 хәрби бистәсе Актаныштан 200 чакрым чамасы ераклыкта. 6 декабрь көнне тантанага вакытында барып җитү өчен район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Нәсим Заһретдинов, район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов,...

Бу көздә армия сафларына алынган дүрт райондаш егетебезнең хәрби ант кабул итү тантанасында әти-әниләре, район хакимияте вәкилләре катнашты.
Башкортстан республикасының Чишмә районы Алкино-2 хәрби бистәсе Актаныштан 200 чакрым чамасы ераклыкта. 6 декабрь көнне тантанага вакытында барып җитү өчен район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Нәсим Заһретдинов, район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов, әле яңа гына хезмәткә алынган һәм инде яздан шунда хезмәт итүче солдат егетләрнең әти-әниләре, кадет интернат-мәктәбеннән укучылар төркеме утырган автобус юлга иртәнге сәгать 4тән үк кузгалды. Үзәк хәрби округның 12нче гвардия инженер-саперлык бригадасында районыбыздан 8 солдат хезмәт итә.
Чит җирдә, бигрәк тә, армиядә якташларың белән бергә хезмәт итү, әлбәттә, зур шатлык. Кирәк чакта киңәшен дә бирә, акыл да өйрәтә, яклап та кала якташың. Уртак танышлар, дуслар табыла, авыл хәлләрен сөйләшәсең, район яңалыкларыннан хәбәрдар булып торасың. Бер ай элек шинель кигән 4 егетебез - Адай авылыннан бертуганнар Айзат һәм Айнур Хафизовлар, Такталачыктан Расил Нуриев һәм Ришат Сәгыйтов биредә инде ярты ел солдат шулпасы чөмерергә өлгергән якташ егетләр янында үзләрен тыныч, якланган хис итә. Солдат өчен зур, әһәмиятле вакыйга - хәрби ант бирү тантанасына махсус рәвештә хәрби комиссар, район хакимияте вәкилләре килү, әти-әниләрең белән күрешү исә нур өстенә нур.
Тантанадан соң туган өй исләрен ияртеп килгән, әниләренең кул һәм күңел җылысы кушып пешерелгән ризыклар белән сыйланды егетләр. Әти-әниләр исә командир офицерлар ияртүендә солдатларның көнкүреше, яшәү шартлары белән таныштылар. Кадет мәктәбе укучылары өчен бригада буйлап экскурсия оештырылды. Булачак хәрбиләргә, бигрәк тә, сапер, мина эзләү өчен махсус өйрәтелгән хезмәттәге этләр, шулай ук, хәрби техника ошады.
Әти-әниләргә үз газизләренең яшәү шартларын күреп, күңелләрен тынычландырыр, сагынуларын басар өчен, яшь солдатларга туган ягына кирәклеген, аны онытмауларын тою өчен кирәк бу күрешүләр. Җаваплылыкны үз өсләреннән төшерми, яшь егетләрен барлап торучы район җитәкчелегенә әти-әниләрнең дә, солдат егетләрнең дә рәхмәте зур.
Улларыбыз белән горурландык
Рәхмәт - һәркемгә дә рәхәт. Ә чын күңелдән әйтелгәне күңелләрне күтәрә, тагын да яхшырак эшләргә этәрә. Бу елның октябрь аенда без авылдан ике егетебезне армия сафларына озаттык. Алар Башкортстан республикасында хезмәт итәргә билгеләнделәр. Анда башка райондашларыбыз да байтак булып чыкты. Беркөнне безне район хәрби комиссариатына чакырдылар һәм хәрби ант кабул итү тантанасына алып барачаклары турында әйттеләр. Әйткән сүз - аткан ук.
Менә ул көн - 6 декабрь таңы. Билгеләнгән вакытта хәрби комиссариаттан - әти-әниләрне, ә Кәзкәй авылыннан кадет мәктәбендә укучы балаларны алып, автобус ерак юлга кузгалды. Без телефон аша балалар белән аралашып торабыз. Сөйләшү - бер нәрсә, ә барып күрешеп кайту - бөтенләй икенче нәрсә. Безне чиста итеп көрәлгән ишек алларының капкаларын киң итеп ачып, якты йөз белән каршы алдылар.
Без килгәнне генә көтеп, тантананы башладылар. Балаларыбыз чын солдат булганнар, өсләрендә җылы яңа киемнәр.Тантана һәр яклап уйланган, бик оешкан төстә үтте. Аннан без бүлмәләргә үттек. Һәр җирдә тәртип: бүлмәләр иркен, якты, җылы; урын-җирләр матур итеп җыештырылган; ашханәдә чисталык күзгә ташланып тора. Якты йөзле пешекчеләр кайнар чәй белән сыйладылар. Без дә буш кул белән түгел, күчтәнәчкә халкыбызның милли ризыгы - чәкчәк алып бардык. Менә кайтып китәр вакыт та җитте. Ә күңелдә җылы хисләр, бу тантанадан алынган тәэсирләр, эчке бер горурлык кичерешләре. Улларыбызның хезмәт итү урыннарын күргәч, күңелләребез тынычланды. Дөньялар имин булсын да, егетләр Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәсеннәр.
Безнең балаларыбыз турында алдан кайгыртучанлык кем күрсәткән? Әлбәттә, хәрби комиссариат башлыгы Ленар Әхмәтҗанов. Ата-аналарны хәрби ант кабул итү тантанасына алып бару турында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттаховка мөрәҗәгать иткәч, бу тәкъдим хуплана. Тәкъдимгә башкарма комитет җитәкчесе ярдәмчесе Нәсим Заһретдинов та теләп кушыла. Безнең белән бергә Нәсим Әзһәм улы һәм Ленар Сәмигулла улы үзләре дә бардылар. Ата-аналарны исән-имин йөртеп алып кайтуда автобус шоферы Хамис Исхаковның өлеше зур. Рәхмәт сезгә һәммәгезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев