Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Армиягә контракт белән барабызмы?

- Быел Актаныш районыннан 20 егет Россия Кораллы Көчләренә контракт буенча хәрби хезмәткә җибәрелергә тиеш. Узган ел бу сан 18 кеше дип куелган булган, әмма нибары 40%ка үтәлгән. Контрактчылар өчен дәүләт тарафыннан уңайлыклар, файдалы шартлар тудырылган, шуңа карамастан анда барырга теләк белдерүчеләр аз икән, димәк, аңлату эшләре начар алып барыла...

- Быел Актаныш районыннан 20 егет Россия Кораллы Көчләренә контракт буенча хәрби хезмәткә җибәрелергә тиеш. Узган ел бу сан 18 кеше дип куелган булган, әмма нибары 40%ка үтәлгән. Контрактчылар өчен дәүләт тарафыннан уңайлыклар, файдалы шартлар тудырылган, шуңа карамастан анда барырга теләк белдерүчеләр аз икән, димәк, аңлату эшләре начар алып барыла дигән сүз. Авылларда эш юк, акча аз түлиләр дип зарланып йөрүче егетләр җитәрлек. Нигә аларга бу хакта мәгълүмат бирмисез? - дип мөрәҗәгать итте 23 март көнне хакимиятнең утырышлар залында район хәрби комиссары һәм авыл башлыклары белән очрашуда Казаннан килгән вәкил - контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы Эдуард Тимербулатов.
Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе нигезендә, армия сафларында контракт буенча хезмәт итүчеләрнең саны илебез гаскәрләренең яртысын тәшкил итәргә тиеш. Мондый хезмәткә армиядә булган яки югары белем алган 19-40 яшьлек ир-егетләр чакырыла. Мәгълүм булганча, хәзер ВУЗ тәмамлаган егетләр сайлау хокукына ия: хәрби хезмәтне алар башкалар кебек, бер ел, яки контракт белән ике ел үтә ала. Контракт белән китүчеләргә хезмәт хакы түләнә, ашау, киенү, яшәү урыны белән тәэмин ителәләр. Саклану министрлыгы тарафыннан хәрби ипотека нигезендә ике сроктан соң (6 елдан) үзләре теләгән җирлектән торак алу мөмкинлеге бирелә. Ипотека өчен армия хезмәте чорында министрлык түли. Авылларда үзен кая куярга белмичә, эш таба алмыйча, әти-әнисе өстеннән ашап-киенеп яшәүче егетләр аз түгел. Шулай булгач, чынлап та, ник әле көче ташып торган егеткә берничә ел гомерен армиядә үткәреп, киләчәк тормышы өчен нык кына нигез салмаска?!
Кайнар нокталарга җибәрәләр, дип борчылырга кирәкми - бу фәкать һәр контрактчының үз теләге белән генә башкарыла. Андый җирләрдә хезмәт итүчеләрнең 1 ел хезмәте 3 елга санала, җиде елда пенсиягә хокук бирерлек стажга ия буласың. Акчасы да берничә тапкыр күбрәк түләнә. Татарстан Хәрби комиссариаты исә, гомумән алганда, Үзәк һәм Көньяк хәрби округларын солдатлар белән тәэмин итеп тора. Моңа Самара, Ульян, Свердловск, Чиләбе, Оренбург өлкәләре, Краснодар крае, Башкортстан керә. Шулай ук, Псков өлкәсе, Иваново, Тула шәһәрләрендә, Сахалин өлкәсенең Никольское утрауларында хезмәт каралган. Контракт буенча хезмәт турында кызыксынучылар 3-13-33 телефон номеры аша яки район хәрби комиссариатына килеп мәгълүмат ала алалар.
Ә сез контракт хезмәте турында ни уйлыйсыз?
Илмир Исламов: Хәзерге көндә контракт буенча хезмәт итүгә уңай карыйм, аны яхшы мөмкинлек дип бәялим. Үземнең күп кенә дусларым шул хезмәттә фатир алдылар, гаилә кордылар. 20 ел стаж белән пенсиягә чыгасың - кай яклап карасаң да, начар түгел.
Нур Хөсәенов, Татар Суыксуы авылы имам-хатыйбы: Мин үзем армиядә 1990-92 елларда хезмәт иттем. Армиядә генә түгел, илдә болганчык вакыт иде. Күпләр качып кайтып китте ул заманнарда... Хезмәттә булган кеше аны кирәк дип саный, булмаганы, болай да яшим, ди. Армия хезмәтенең дә, контракт буенча хезмәтнең дә яхшы яклары да бар, начары да. Элекке заманнарда мөселманнар аз сан белән Рим, Фарсы дәүләтләренең көчле
гаскәрләрен җиңә торган булган, чөнки алар гөнаhтан тыелып, Аллаhка якынаерга тырышып яшәгәннәр.
Илдар Басыйров: Минемчә, кайнар нокталарга контрактчыларны җибәрү кирәк. Аларның тәҗрибә, осталыклары бар. Мәктәпне яңа тәмамлап килгән егет каян мылтык тота белсен инде?
Шәүкәт Гарипов, контракт буенча Таҗикстанда хезмәт итә: Контракт буенча 6 елга якын хезмәт итәм инде, әлегә ял алып кайткан идем. Таҗикстан дигәннән куркырга кирәкми, анда тыныч, әйбәт. Хезмәт хакы яхшы, шартлар тудырылган. Фатир алу мәшәкате генә озак - документлар артыннан күп йөрергә кирәк. Акча эшләп кайтам, дигән кешегә менә дигән мөмкинлек. Тик эчәргә яратучыларны тотмыйлар анда, ә андый мөмкинлек бар. Бер сүз белән әйткәндә, теләгең, башың булу, җилкәң тар булмау кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев