Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Артка карамаска, бары – алга

20 март көнне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында "Татарстан Республикасында 2018 елның 2 аенда сөт җитештерү эшчәнлегенә йомгаклар" темасына киңәшмә узды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде. Хуҗалыкларны көнлек акча кереме белән тәэмин итүче сөт җитештерү соңгы араларда...

20 март көнне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында "Татарстан Республикасында 2018 елның 2 аенда сөт җитештерү эшчәнлегенә йомгаклар" темасына киңәшмә узды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде.
Хуҗалыкларны көнлек акча кереме белән тәэмин итүче сөт җитештерү соңгы араларда республика буенча кимүгә таба. Кайбер хуҗалыкларда ул узган елның шул чорына караганда да азрак җитештерелә. Өстәвенә, сөткә бәяләрнең төшүе дә хуҗалыклар икътисадына шактый "сукты". Әмма алдынгы хуҗалыклар моңа карап кына продукция җитештерүне киметми, киресенчә, арттыра бара. "Әнәк" агрофирмасы да шундыйлар рәтендә. Алар дәүләткә көнгә 30012 центнер сөт сата. Бу әле чик түгел, диләр.
Районда иң күп сөт җитештерүче агрофирманың әлеге тармактагы эшчәнлеге белән якыннанрак танышу өчен Әнәккә юл тоттык.
Агрофирма оешуга быел 10 ел булганлыгы хакында газетабызның узган саннарының берсендә телгә алган идем. Эш күрсәткечләрен чагыштырып карау өчен менә дигән мөмкинлек бу. Агрофирма җитәкчесе Фарис Фәтхиев белән дә сөйләшүебезне нәкъ менә чагыштырулардан башладык.
- Сөт җитештерү 10 ел элек көнгә 10.8 тонна булса, хәзер 30 тоннадан артты. Күрәсез: үсеш шактый.
Үсеш артында исә көнне-төнгә ялгап куйган хезмәт, эшне дөрес оештыру, белгечләрнең үз хезмәтләрен тиешле дәрәҗәдә башкаруы ята. Фарис Фәтхиевнең дә коллективына, белгечләренә ышанычы һәм рәхмәте зур.
Агрофирманың савым сыерлары дүрт: Яңа Кормаш, Иске Кормаш, Әтәс, Түке фермаларында асрала. Аларны 36 савымчы сава. Хәмидә Гыйльфанованың - 32, Филиза Ялалованың - 28, Лена Ялалованың - 24, Асия Рәхмәтуллинаның - 22, Филиза Шабаеваның 20 ел шушы тармак буенча эш стажлары бар.
Без Түке һәм Әтәс фермаларында булып, савымчылар, терлекчеләр белән аралаштык. Мул сөт җитештерүнең сере нидә икәнлегенә ачыклык кертергә тырыштык. Җитәкчеләре беренче урынга нәсел эшен куя. Бу, чыннан да, дөрестер. Чөнки яхшы, нәселле терлек спермалары ала башлагач, УЗИ, исәп эше яхшыргач, сөт җитештерү күзгә күренеп арткан.
- Икенчесе - терлек азыгы әзерләү һәм ашату, дөрес рацион куллану, - ди Фарис Фәтхиев.
Сыйфатлы терлек азыгы әзерләүгә агрофирмада нык игътибар бирелә. Катнаш азык Түке бүлекчәсендә ясалып, барлык фермаларга да шуннан таратыла. Баш зоотехник Айдар Мирхәйдәров азык әзерләү буенча сәгатьләр буе бертуктамый сөйләп торырга мөмкин. Чөнки ул аның барлык нечкәлекләренә төшенеп, әле дә эзләнүдә.
- Катнаш азыкны савым сыерларына - аерым, буаз сыерларга - аерым, бозауларга - аерым, үгезләргә аерым ясыйбыз. Корм-оптима дигән программа буенча һәр бүлекчәдәге төркемнәргә азык рационын төзеп бирәм. Шуңа карап катнаш азыкның составы үзгәртеп эшләнә. Азыкның сыйфатын даими рәвештә район ветеринария лабораториясендә тикшертеп торабыз. Анализ нәтиҗәләрен компьютерга керткәч, программа үзе аның дымлылыгын ничек көйләргә, азыкны миксерга ничек кушарга кирәклеген күрсәтә. Шул нигездә генә терлекләргә таратыла. Сөтчелеккә килгәндә, азыкны үсемлекнең бутонизация чорына кадәр яки бутонизация чорында салып куйсаң, кышын мул итеп сөт җитештерергә була. Ә соңга калганнарын буаз сыерлар өчен салырга кирәк. Чөнки аларга протеинга бай азык кирәкми. Катнаш азык ясый торган цехта экструдер дигән механизм керттек. Ягъни 25 процент люпин, 25 процент рапс, 25 процент борчак, 25 процент арышны кушып, тегермән аша чыгарабыз да, аны терлекләргә пешереп бирәбез. Болай иткәндә терлекләрнең азыкны үзләштерү мөмкинлеге арта. Моңа кадәр аксымга бай белков дигән продукт ала идек. Ул бик кыйммәт тора. Азыкны үзебез шушылай итеп бирә башлагач, бердән, акча янга калса, икенчедән, сөт җитештерү кимемичә, киресенчә, артты гына. Айга ике тапкыр контроль саву үткәрелә. Аның нәтиҗәсе элеп куела. Шуңа карап савымчылар һәр сыерга аерым игътибар бирә, - ди Айдар.
Аның әйтүенчә, көтү белән идарә итүче "Дериком" дигән программаның да файдасы зур икән. Аның ярдәмендә кайсы сыер капланган, кайсы капланмыйча йөри, кайсы савучыда икәне күренеп тора. Һәм бу ясалма орлыкландыру технологы, савучыларның эшчәнлегенә бәя бирергә ярдәм итә икән.
Кышка кергәч, сыерларны көнгә өч тапкыр сава башлаганнар. Бу да сөт җитештерүне арттыруга ярдәм иткән. Без барганда савымчылар көндезге савымга килгәннәр иде.
- Әтәс бүлекчәсендә 1200 баш мөгезле эре терлек бар. Шуларның 405е - савыла торган сыерлар. Түке бүлекчәсендә 365 сыер бар. Ике бүлекчәдә дә яхшы эш шартлары тудырылган. Һәр торакта да киенү-чишенү, ял бүлмәләре эшләнгән. Савымчыларга эш киемнәре бирелгән. Җитәкчелек ягыннан препаратлар, азык ягыннан бернинди дә тоткарлык туганы юк. Бу бүлекчәдә 10 савымчы эшли. Өч тапкыр савуга күчкәч, эшләре берникадәр артты инде. Әмма зарланмыйлар, - ди Түке һәм Әтәс бүлекчәсе җитәкчесе Азат Шәрипов.
Сводкалардан күренгәнчә, Әтәс фермасында көнгә 10 тоннадан артык сөт савыла. Әгәр чагыштырып карасак, бу районның зур хуҗалыклары сауган сөт дәрәҗәсендә диярлек.
Чип-чиста сыерларга, савымчыларның эшләү алымнарына күз салгач, биредә чисталыкка аеруча әһәмият бирелгәнлеге күзгә ташлана. Моны лабораториядә дә күрергә мөмкин.
- 2008 елдан лаборант булып эшлим. Бүгенге көндә 10 тонна 20 килограмм сөт савабыз. Бу бер сыерга 23 килограмм, дигән сүз. Лейкоздан арындыру өчен биредә күпчелек таналар төркеме җыела. Биш төркем тана җыйдык. Таналар әйбәтләр. Алардан савымчылар үз төркемендә 1000 килограммнан артык сөт савалар. Сөтне 8 градуска тикле суытып җибәрәбез. Һәрвакыт югары сорт белән чыга. Алабугага җибәрәбез. Сыйфатына дәгъва белдергәннәре юк. Сыерларыбыз чиста. Бу - кызларның хезмәте, дип бәялим. Әлеге хезмәтемнән тыш, яшь бозаулар да карыйм. Җитешергә тырышам. "Әнәк"тә акча күп, диләр. Тик әнәклеләргә акчаны эшләгәнгә генә бирәләр. Эшләмәсәң, акча да юк, - ди Әтәс фермасы лаборанты Альбина Салихова.
- Әтәс фермасында 1984 елдан бирле хезмәт куям. Башта "Игенче" колхозында эшләдек. Яшәү шартлары бик авыр булды. Акчаларны вакытында бирмәделәр. 2008 елдан "Әнәк" агрофирмасына кушылгач, эш шартлары көннән-көн яхшыра. Башта сыерларның җиленен юар өчен чиләк белән су күтәреп йөргән булсак, бер ай чамасы инде стаканнардагы махсус эремә белән эшкәртеп, савып бетергәч, йод эремәсе белән сөртеп куябыз. Сөт әйбәт. Өч тапкыр сава башлагач, 10 мең центнердан артып китте. Хезмәт хакларын вакытында алып барабыз. Фарис Гаязовичтан кайчан ярдәм сорасак та, кире какмый, бик зур рәхмәт аңа. Моннан соң да еллар тыныч, үзебез сәламәт булып, шушы җирлектә хезмәт куярга язсын, - ди Асия Рәхмәтуллина.
- Сыер сава башлаганыма 12 ел. Эшемне бик яратам. Минем карамакта 56 сыер бар. Бер сыерга көненә 20 килограмм сөт савам.Сөт җитештерү елдан-ел арта. Бу сыйфатлы итеп ашатуга да бәйледер. Өч тапкыр савуга күчкәч, җитештерүчәнлек артты. Язга таба сыерлар күбрәк бозаулый. Шулай булгач, сөт җитештерү тагын артыр дип өметләнәбез. Бу фермада 8 савымчы эшлибез. Алмаш савымчы да бар. Коллективыбыз бик тату, - ди Түке фермасы савымчысы Алсу Низамова.
Аралашу вакытында кем белән генә сөйләшмә, җитәкчеләре Фарис Гаяз улына рәхмәт әйтүдән башлады алар. Аңа булган хөрмәт хисләре күзләренә үк чыккан. Димәк, биредә һәр кешенең хезмәтен күрә һәм тиешенчә бәяли беләләр. Савымчылар да эшләгәнебезгә уч тутырып акча алабыз, дип сөйләшә. 2017 елда аларның уртача хезмәт хакы 24 мең 676 сум булган. Арада 30-40 мең сум хезмәт хакы алучы савымчылар да бар. Исәпләре - сөт җитештерүне тагын да арттыру. Юкка гына Фарис абый Фәтхиев: "Артка борылып карамаска, гел алга барырга кирәк", - дими. Бу аларның шигаре дә.
Сөтчелек тармагын киңәйтү ниятеннән якын киләчәктә 2 мең башка исәпләнгән комплекс төзергә уйлыйлар. Моның буенча эш башланган инде. Димәк, киләчәктә агрофирманың сөтчелек буенча уңышлары шактый булачак әле.
Сан
2017 елда 87 мең 720 центнер сөт җитештерелеп, шуның 86 мең 494 центнерын дәүләткә сатылган.
Сөтчелек тармагы буенча 45 миллион 888 мең сум табыш.
Рентабельлелек - 29 процент.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев