Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АУНЫҢ ДА ҮЗ ҖАЕ БАР: Актанышның урманнары поши, куян, кабанлы – ауга чыксаң ярармы?

Пошига законсыз ау сунарчыга 1 500 000 сумга төшәргә мөмкин. Хәер, Актаныш районында бер законсыз поши атучы үз җәзасын алган иде инде. Өстәвенә, ул кешенең ау мылтыгы һәм кар чанасы конфискацияләнде.

Актаныш районында аучылык хуҗалыгы күп еллар дәвамында хайваннарның яшәү мохитын саклау юнәлешендә максатчан эшчәнлек алып бара.  Аучылык,сунарчылык кәсебе элек-электән килсә дә, ул даими рәвештә камилләшеп тора. Билгеле, аучыларның үз дөньясы, үз кануннары, үз тәртипләре бар – алар үтәлгәндә, аучылар табигый балансны сакларга ярдәм итүчеләр булып чыга.

Ике көпшәле мылтык тотканнарга карата халыкның фикере бик үк уңай булмаса да, белгечләр әйтүенчә, аучылар да кирәк, әмма алар чик-чама хисен онытмаска тиеш. Табигатькә зыянны аучылар түгел, ә браконьерлар сала.  Чөнки аларга күп һәм тиз кирәк. Кызганычка каршы, Актаныш районында да мондый корткычлар  булыштыра. Әмма бездә, нигездә, аучылык тәртип белән оештырыла. Шулай да ау азартлыгы белән “чирләгән” һәркем белергә тиеш кануннар бар. Алар хакында без 30 елга якын гомерен шушы өлкәгә багышлаган Актаныш районы аучылык хуҗалыгының ау белгече   Ильяс Галямов белән фикер алыштык. 

Актаныш – ау өчен шактый яхшы табигый шартлары булуы белән аучыларны үзенә җәлеп итә торган район. Бездә  ау сезоны чорында  райондашларыбыз белән беррәттән Яр Чаллы, Әлмәт аучыларын гына түгел,чит өлкә, чит республикалардан килүчеләрне дә очратырга мөмкин. 

Ильяс Галямов  китергән мәгълүматларга караганда, Актанышта  аучылык җир-суларының гомуми мәйданы 193 500 гектардан гыйбарәт. Шуларның 17 500е – урман, 122 000 – авыл хуҗалыгы җирләре, 52 500е –елгалар,күлләр, сазлыклар.  Аучылык территориясе, анда көн күрүче барлык җәнлекләр белән бергә, килешү нигезендә, хөкүмәт тарафыннан аучылык хуҗалыгына  арендага бирелә. Килешү шарты буенча, аучылык хуҗалыгы хайваннарның санын киметергә тиеш түгел. Аучылык байлыкларының санын арттыру, аларны саклау һәм биотехник чаралар үткәрү – хуҗалыкның турыдан-туры бурычы.  Бу нисбәттән райондагы ау мәйданы 5 территориягә бүленгән, аларның һәрберсенә җаваплы зат – егерь билгеләнгән.   


Аучылык хуҗалыгы үз биләмәләрендә ау оештыруны түләүле нигездә башкара. Сунарчы ауга чыкканда аның үзе белән билеты, коралына рөхсәте, путевка-лицензиясе булырга тиеш. Соңгысы аучылык хуҗалыгыннан алына. Моның өчен җәмгыятькә заявка бирү зарур.  Мисалга, Актаныш районында бер поши атуга путевка-лицензия 50 000 сум. Ауны егерьлар оештыра,ә аучы (нигездә, пошига рөхсәтне бер төркем кеше бергәләшеп ала) ау законнарына буйсынып, ауга чыга. Поши аулану белән лицензия ябыла. 


Шулай ук аучылык хуҗалыгына кыргый кабаннарны ату өчен  путевка-лицензияләр сату да отышлы.  Гади тел белән әйткәндә, бу “тиз акча” эшләү юлы. Билгеле, кабаннарны атканчы, аларның үрчемен арттыру зарур. Бу юнәлештә биштән артык бала үстереп, аларны көзгә кадәр ияртеп йөри алган ана дуңгызлар игътибар үзәгендә.Чөнки андыйлар нәсел арттыруга сәләтле. 


Үрчем саны югарырак булган саен, путевка-лицензияләр дә күбрәк бирелә. Шулай да ау сезонында район буенча барлык пошиларның нибары 10 %ын гына ауларга рөхсәт ителә. Кабаннарны– 80 %ка кадәр. Ау төрләренә килгәндә, поши, кабанга рөхсәт алучылар әллә ни күп түгел. Аның каравы, каз-үрдәк ауларга теләүчеләр  саны язгы сезонда (10 көн) 400гә җиткән, көзен үрдәк аулаучылар якынча 600 кеше булган. 100 аучы – төлке, куян атуга путевка-лицензия булдырган. Ягъни, бер ел эчендә Актаныш районының  аучылык хуҗалыгында 1000ләп законлы аучы исәпләнгән. Алар арасында Ырынбур, Магнитогорск шәһәрләреннән килүчеләр дә бар. 


Югарыда әйтелгәнчә, аучылык эше контрольдә тотыла. Әгәр дә нинди дә булса җәнлекләргә кимү куркынычы янаса, аларны аулау бөтенләй рөхсәт ителми. Район территориясендә әлеге исемлеккә кыр кәҗәләре (косуля) кертелгән. Бүгенге көндә аларның саны якынча 30-40 башка тәңгәл. Ни кызганыч, алар безнең районда әллә ни үрчем бирми. Быел Актаныш районы территориясендә кыр куяннарына да ау рөхсәт ителми. Сәбәбе гади: аларның саны аз. 

Соңгы еллада браконьерларга карата законнарның катгыйлануын да билгеләп үтте Ильяс Галямов. 2018 елның 12 февралендә Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының «Аучылык байлыкларына китерелгән зыянны исәпләү методикасына үзгәрешләр кертү турында»гы боерыгы үз көченә кергән. Мисал өчен, кеше саксызлык аркасында машина белән пошины бәрдерә икән – ул табигатькә 80 000 сумлык зыян салган була. Шул ук вакытта, ау ресурсларына хокуксыз китерелгән зыянны исәпләү өчен, бу такслар 3 тән 5 кә кадәр коэффициентка тапкырлана. Ау сезоны ябылгач яки рөхсәтсез ауга чыгып, поши атучылар өчен бу сумма 3кә тапкырлана. Өстәвенә, үтерелгән поши ана булса, такса бишкә тапкырланып, 400 000не тәшкил итәчәк, ата поши өчен – 240 000. Кабан дуңгызы өчен штраф 30 000 сумнан башлап. 

Кыскасы, бүгенге закон нигезендә, пошига законсыз сунар аучыга  1 500 000 сумга төшәргә мөмкин. Хәер, Актаныш районында моннан 4 ел элек бер законсыз поши атучы үз җәзасын алган иде инде. Ул вакыттагы такса буенча, әлеге браконьерлык факты хайваннар дөньясына 120 мең сумлык зыян китерде. Өстәвенә, ул кешенең ау мылтыгы һәм кар чанасы конфискацияләнде. 

Ильяс Инглис улы мондый күңесезлекләргә тарымас өчен, ау кагыйдәләрен төгәл үтәргә киңәш итә. Ау сезонында гына сунарчылык белән шөгыльләнгәндә, табигатькә дә зыян килми,  күңел дә тыныч була. Сүз уңаеннан, бүгенге көндә ау бары тик төлкеләргә генә ачык. Сезон 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк. 

Районынның аучылык хуҗалыгы исә кышкы маршрут хисаплавы белән мәшгуль. 38 маршрут буенча биш егерь кыргый хайваннарның территориядәге тыгызлыгын исәпли. Республиканың фаунасы өчен иң мөһим  мониторинг рәвеше аучылык байлыкларын санын һәм таралуын билгеләү - кышкы маршрут хисабы - 1 мартка тәмамланачак. Кардагы хайваннар эзен теркәү һәм чишү, һәрбер аучылык хуҗалыгында  һәм Татарстан Республикасы территориясендә гомуми хайваннар төрлелеген һәм фаунаның биотопик бүленешен ачыкларга булыша. Чыгарылган мәгълүматлар үз чиратында, һәрбер төр хайван белән алдагы эшне алып бару буенча,  нигез булып торалар. Республиканың аучылык хуҗалыкларында  һәр поши, куян, төлке, кабан дуңгызы исәптә һәм аучылык итәргә рөхсәт тә барысын исәп¬ләп, бизмәнгә салып караганнан соң гына бирелә. Димәк, кыргый хайваннарга ау оештырганчы, аларны, беренче чиратта, үрчетү зарур. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев