Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Җаваплы идарә вәкиләре “ауга чыкты” (ВИДЕО)

Татарстанда 82 меңнән артык үзйөрешле техника бар. Үзйөрешле техника дигәннәренә нәрсәләр керәме - трактор, комбайн, тагылма арбалар, мотовездеходлар, кар чаналары, квадроцикл­лар.Әлеге техниканың 40 проценты бүген шәхси ху­җалыкларга туры килә. Аларны теркәү эшләрен һәм техник халәтен "Гос­технадзор" идарәсе белгеч­ләре күзәтеп тора. Соң­гы елларда күпләр үз­ләренә яңа техника алыр­га тырыша. Тик авыл...

Татарстанда 82 меңнән артык үзйөрешле техника бар. Үзйөрешле техника дигәннәренә нәрсәләр керәме - трактор, комбайн, тагылма арбалар, мотовездеходлар, кар чаналары, квадроцикл­лар.Әлеге техниканың 40 проценты бүген шәхси ху­җалыкларга туры килә. Аларны теркәү эшләрен һәм техник халәтен "Гос­технадзор" идарәсе белгеч­ләре күзәтеп тора.

Соң­гы елларда күпләр үз­ләренә яңа техника алыр­га тырыша. Тик авыл җи­рендә яшәүчеләрнең кайберсе ишегалдыннан әл­лә нигә бер чыгам дип, аны исәпкә куеп тормый.

Нәкъ менә шушы хилафлык­ларны ачыклау өчен районның дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе махсус опе­рацияләр уздыра. Ел дәва­мында әнә шулай "Трактор", "Комбайн", "Частник" кебек төр­ле операцияләр оештырыла.

Реклама

Кышкы чорда исә "Снегоход" операциясе үтә. Районның дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе эчке эшләр һәм гадәттән тыш хәлләр идарәләре белән тыгыз элемтәдә эшли.. Һәр чара алар белән бергә­ләп алып барыла.

27 гыйнар көнне дә әлеге идарә вәкиләре чираттагы рейдка чыкты. Бу көнне Татар Ямалы җирлеге территориясендә техник кү­зәтү һәм дәүләт теркәве уз­маган снегоходларга, законсыз балык тотучыларга карата "ау" оештырды алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Җаваплы идарә вәкиләре “ауга чыкты”  (ВИДЕО)

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев