Актаныш

Авыл халкын ниләр борчый?

Шушы сорауга җавап табу максаты белән, "Бердәм Россия" партиясенең мобиль кабул итү пункты 1 сентябрь көнне Иске Байсар җирлегенә килде. Авыл активы үзләрен борчыган сораулары белән мәдәният йорты янында урнаштырылган яшел палаткага ашыкты. Сорау-наказларны теләгән һәр кеше бирә ала: яшьләр дә, лаеклы ялдагы өлкәннәр дә, эшчеләр дә, җитәкче урыннарда хезмәт...

Шушы сорауга җавап табу максаты белән, "Бердәм Россия" партиясенең мобиль кабул итү пункты 1 сентябрь көнне Иске Байсар җирлегенә килде. Авыл активы үзләрен борчыган сораулары белән мәдәният йорты янында урнаштырылган яшел палаткага ашыкты. Сорау-наказларны теләгән һәр кеше бирә ала: яшьләр дә, лаеклы ялдагы өлкәннәр дә, эшчеләр дә, җитәкче урыннарда хезмәт куючылар да гозерләрен җиткереп калырга ашыктылар.
Дүрт авыл караган Иске Байсар җирлегендә 1002 кеше яши. Халыкны борчыган иң кискен мәсьәлә - су җитмәү. Бигрәк тә җәйләрен чиста суга тилмерәбез, диделәр җыелганнар. Бу проблема районның күп авыллары өчен актуаль. Мобиль пунктка килүчеләрнең һәрберсе иң элек шушы мәсьәләне күтәрде. Шулай ук, үзәккә үткән тагын бер проблема: Иске Байсар табиблык амбулаториясенең ашыгыч ярдәм машинасы искергән, аның белән юлга чыксаң, ашыгыч ярдәм "мыштырдык ярдәм"гә әйләнергә бик мөмкин.
Альберт Сафиуллин, Иске Байсар табиблык амбулаториясе баш табибы: Иске Байсар табиблык амбулаториясе 2200 бала һәм олы кешегә хезмәт һәм беренче медицина ярдәме күрсәтә. Капиталь ремонттан соң узган ел лаборатория ачылып, анализлар алу һәм тикшерү мөмкинлекләре булдырылды, көндезге стационар эшли. Хезмәт өчен шартлар бар, әмма ашыгыч ярдәм машинасы инде искергән. Атна саен күрше авылларга чыгабыз, ашыгыч ярдәм күрсәтү - безнең бурыч. Урыннарга тиз барып җитү, беренче ярдәм күрсәтү өчен яңа машина кирәк.
Лилия Мансурова, Иске Байсар җирлеге башкарма комитеты сәркатибе: Җирлектә хәл итәсе мәсьәләләр күп инде ул. Урам утларын заманча, яктылык диодлы лампочкаларга алыштырырга телибез. Аннан, Яшьләр һәм Мәктәп урамнары юлларын төзекләндерү кирәк. Безнең җирлеккә караучы кечкенә генә Чиялек авылы бар. Анда нибары 25 йорт булып, 35 кеше яши, нигездә, картлар. Шушы Чиялеккә илтүче юл бик начар, аны яхшырту кирәк. Кечкенә авылларның да үз зур проблемалары җитәрлек.
Розалия Низамова, лаеклы ялда: Килгәндә үзегез дә күргәнсездер: чаганнар баскан иске йортлар, буш ихата-урыннар авылны ямьсезләп тора. Авыл җитәкчелеге бу мәсьәләне хәл итсен иде. Авылыбыз зур. Шушы зур авылга зур спорт мәйданчыгы кирәк. Балалар клуб артындагы кечкенә мәйданчыкка җыелалар, әмма анда иркенлек юк. Уен белән мавыгып, утырткан чәчәклекләр дә таптала, матурлык югала.
Әлеге сорауны авыл мәдәният йорты мөдире Әнвәр Вәлиев тә күтәрде: Безнең авыл "Фортуна" хоккей командасы бик көчле, районда данлыклы, күрше районнар белән уеннарда да сынатмыйлар. Алар өчен спорт мәйданчыгы кирәк. Аннан, быел безнең мәдәният йортының 50 еллык юбилее. Шуңа, клуб мөдире буларак, бер комплект тавыш көчәйткеч булмасмы, дигән гозеремне җиткердем.
Гөлнар Ямиева, балалар бакчасы мөдире: Безнең Иске Байсар балалар бакчасына ике төркемгә 26 бала йөри. 1992 елда бакча яңа урынга - мәктәп бинасына күчте, капиталь ремонт ясалган, бүлмәләребез якты, матур. Әмма җиһазларыбыз бик искерде. Яңа өстәл-урындыклар, караватлар кайтса, бик әйбәт булыр иде.
- Авыл халкыннан җыелган барлык бу гозер-наказлар Дәүләт Думасына Татарстаннан, "Бердәм Россия" партиясеннән депутатлыкка кандидатларның сайлау алды программасына керә, соңыннан исә сайланган депутатларның эшчәнлеге нигезен, платформасын тәшкил итә, - ди 29 нчы Яр Чаллы сайлау округы буенча күчмә җәмәгать кабул итүләр координаторы Александр Паймухин. - Татарстан буенча шушы мобиль пунктлар аша 1500дән артык наказ җыелган инде. Шәһәр халкы, әйтик, чаллылылар, нигездә ТКХ проблемалары, йортлар арасындагы кысан һәм төзек булмаган юллар, яшәү шартларын яхшырту мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итсә, актанышлылар күбрәк эчә һәм куллана торган су сыйфатын яхшырту, гомумән, су җитмәү соравы белән киләләр. Шулай ук, ике якны да борчый торган зур тема - сугыш чоры балалары. Алар үзләрен я сугыш ветераннары белән тиңләштерүне, я социаль ташламалар карауны сорыйлар.
Гражданнарны кабул итү вакытында кергән сораулар, үтенеч-гозерләр,
тәкъдимнәр Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга наказ булып барып ирешәчәк.
Мобиль җәмәгать кабул итү ноктасында, барлык мөрәҗәгатьләр дә тикшерелеп, аларның һәрберсе буенча карарлар кабул ителәчәгенә ышандырдылар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: