Актаныш

Авыл хуҗалыгының бәхете – эштән

Куе булып үскән берьеллык үлән басуында күрештек "Алга" хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән. Терлек азыгы әзерләгән чаклары. Чабылган үлән калын, мул - малларга ризык җитәрлек. - Быел уңыш әйбәт, күренеп тора. Берьеллыклар соңрак өлгерде, шуңа монда эш башлана гына әле. Кышка терлекләргә үләннән 5 мең тонна сенаж салдык, хәзер менә берьеллык, борчактан...

Куе булып үскән берьеллык үлән басуында күрештек "Алга" хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән. Терлек азыгы әзерләгән чаклары. Чабылган үлән калын, мул - малларга ризык җитәрлек.
- Быел уңыш әйбәт, күренеп тора. Берьеллыклар соңрак өлгерде, шуңа монда эш башлана гына әле. Кышка терлекләргә үләннән 5 мең тонна сенаж салдык, хәзер менә берьеллык, борчактан 3 мең тонна булыр дип торабыз, - дип каршы алды безне хуҗалыкның баш агрономы Илназ Нәбиев.
Өч базны үлән белән тутырып куйганнар инде. Чиге ерак офыкка тоташкан 120 гектарлы бу басуның тыгыз калын юрганны хәтерләткән үләне гектарыннан 150 ц чыга икән.
Узган ел бөртеклеләрне уручы комбайнда, элегрәк йөк машинасында эшләгән, быел исә "Полесье" терлек азыгы әзерләү комбайнына утырган Алмаз Гайсин да, "Дон-680" комбайнын иярләгән Булат Хәсәнов та - яшьләр. Яшьләрнең - яшьләрчә: без килгәндә әбәткә туктаганнар иде, озаклап юанып тормадылар. Ике комбайн белән базны биш көндә тутырабыз, эш шартлары яхшы, хезмәт хакын тиешенчә бирәләр, кичке 9ларга кадәр эшлибез, дип, сорауларыбызга тиз генә җавапларын биреп, кабат эшкә тотындылар. Яшел массаны биш авыр йөк машинасы ташый.
- Тагын бер КамАЗ булса, комачауламас иде, - ди хуҗалыкның баш инженеры Рәеф
Хәйдәров. - Читтән китерәсе дә килми, әлегә үзебезнеке белән эшләргә тырышабыз. Менә шушы көннәрдә яңа "Акрос" комбайны кайтып җитәргә тиеш. Ләкин техника җитми. Бөртеклеләр өчен тагын бер, терлек азыгы әзерләүгә бер, ега торган тагын бер комбайн булса, кыр эшләрен үзебезнең көч белән генә җиңеп чыгып була. Әмма барысы да матди якка барып тоташа.
"Алга"ның баш агрономының, шулай да, кәефе яхшы, җыясы уңышка өметләре зур:
- Быел, һава торышын бирсә, икмәкне гектарыннан 35 ц алырбыз дип торабыз. Орлыклар яңа, иске сорт белән икмәк алып булмый хәзер. Ел саен яңартабыз, Ульяновскидан, Красноуфимскидан алып кайтабыз, алыштырып торабыз. Җыйган уңыштан исә иң элек орлыкка салабыз, аннан халыкка бирергә коры икмәк әзерләп куярга кирәк. Актанышка ашлык кабул итү предприятиесенә дә икмәкне корыракны илтсәң, файдалы. Чәчү вакытында алып торган акчалар бар, аларны
түләп; шулай ук, кыш көне сатуга да әзерләп куярга кирәк. Ашлык быел мул, бөртекләр күп, әмма юеш кайтачак. Файдасы булыр, әлбәттә, тик авыррак булачак.
Хуҗалыкта бүген печән әзерләү эшләре тулы куәтенә гөрли. Авыл халкына, хуҗалык хезмәтчәннәренә печән таратканар инде. Көзге чәчүгә җир әзерләү дәвам итә, бодай басуларында трипс бөҗәгенә каршы эшкәртү бара. Авыл хуҗалыгының бәхете - эштән, эш-хәрәкәт монда беркайчан да туктамый.
Сабыр, тынгысыз һәм арган-талганда да кирәк дип, намус белән эшләүче авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре илне туендыра. Алардан башка кибет киштәләрендә икмәк тә, ит тә, сөт тә, башкасы да булмас иде. Әмма шушы тармакны алга җибәрү көч җитмәстәй бурыч төсен алган. Бүген бик күп хуҗалыклар кредит исәбенә, башта аны алып, аннан еллар буе түләп көн күрә. Техник яңарту, ягулык-майлау материаллары, орлык алыштыру, ашлама - һәммәсе акчаны каян табарга дигән сорауга килеп терәлә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: