Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Авыл клубларын ни көтә?

Авыл башлыклары, мәдәният тармагы хезмәткәрләре, авыл клублары җитәкчеләре район Советының утырышлар залына җитди сөйләшүгә җыелдылар. Бюджет акчаларын экономияле файдалану зарурлыгы, алда торган Яңа ел бәйрәмнәре аңа төп сәбәп булды. Шулай ук гаилә фермаларына, мини-фермаларга дәүләт ярдәме күрсәтүче программалар турында да сүз барды. Утырыш район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә узды. Ел...

Авыл башлыклары, мәдәният тармагы хезмәткәрләре, авыл клублары җитәкчеләре район Советының утырышлар залына җитди сөйләшүгә җыелдылар. Бюджет акчаларын экономияле файдалану зарурлыгы, алда торган Яңа ел бәйрәмнәре аңа төп сәбәп булды. Шулай ук гаилә фермаларына, мини-фермаларга дәүләт ярдәме күрсәтүче программалар турында да сүз барды. Утырыш район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә узды.
Ел ахыры якынлашканда мондый сөйләшүләрнең әһәмияте арта. Үткәрелгән чараларга тотылган чыгымнар барлана, йомгак ясала, киләсе елга чаралар планлаштырыла. Мәдәният хезмәткәрләренең эше җирлектәге халык белән тыгыз элемтә урнаштыруда күренә. Авыл җирлекләрендә халыкка муниципаль хезмәт күрсәтү, мәдәният учреждениеләренең эшчәнлеген тәэмин итү, җирлектәге законнарның үтәлеше җирлек башлыгыннан тора.
Әлеге тармак белән идарә итүнең тәртибе белән таныштырып, район башлыгы урынбасары Илфак Бариев:
- Мәдәният оешмалары авыл җирлеге башкарма комитетына карый. Район бюджетыннан финанслана. Районның мәдәни сәясәте социаль-агарту бүлеге тарафыннан алып барыла. Каралган акчаның мәдәнияттә максатчан тотылуына авыл җирлеге җитәкчесе дә җаваплы, - диде.
Районда 38 китапханә, 70 клуб эшли. Халык саны, аеруча авылларда, кими. Районда бүген 31600 кеше яши, кайчандыр статистика 32 меңнән артык санны күрсәтә иде.
- Халык саны нык кимеп барган авылларның мәдәният тармагында оптимизация ясамыйча кала алмыйбыз, - диде Илфак Шамил улы. Җыелышта ул шушы авылларның исемнәрен атады.
- Актанышбаш клубы башка сәбәпләр белән ябыла. Бу бина ярым җимерек хәлдә, халыкның гомерен куркыныч астына куярга ярамый. Чөгәнәдә 2016 елда өр-яңа клуб төзелеп, ул Актанышбаш җирлегенең үзәк клубы булачак.
Күптән түгел район башлыгы бүләгенә районда бию конкурсы уздырылды. Утырышта әлеге чара нәтиҗәләре буенча уңай һәм тискәре яклар турында да сөйләшү алып барылды.
- Мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр авыл җирлекләре белән кулга-кул тотынып эшләгәндә генә активлыкка ирешә алачакбыз, - диде район башкарма комитетының социаль-агарту бүлеге башлыгы Илшат Габделхәев.
Ул конкурска ясалган нәтиҗә белән таныштырды:
- Бию конкурсы 6 зонада үтте. 170 номер күрсәтелде, 1000нән артык үзешчән биюче сәхнәгә менде. Иске Кормаш, Киров, Татар Суыксуы, Пучы, Югары Яхшый җирлекләре югары дәрәҗәдә чыгыш күрсәттеләр. Актанышбаш, Чалманарат, Иске Айман, Такталачыктан күмәк биюләр булмады, ә Аеш бөтенләй катнашмады.
- Авылда беренче мәртәбә сәхнәгә чыгып, беренче мәртәбә биегән үзешчәннәребез безнең өчен бик кадерле, - дип, район башлыгы Фаил Камаев Иске Кормаш, Киров авыл җирлекләрен үрнәк итеп күрсәтте. - Кировта барлык социаль оешмалар, агрофирма эшчеләре һәм җитәкчеләре бергәләп эш оештыралар. Без шундый чорга кердек: бюджетта каралган акчаларның тиенен-тиенгә исәплибез. Киләсе ел тагын да катлаулырак булыр дип фаразлана. Ләкин, шуңа карамастан, авылларда яшәүче халыкка мәдәният хезмәте тиешле югарылыкта күрсәтелергә тиеш.
2016 елда Казанда актанышлыларның концерты көтелә. Әлфия Афзалова исемендәге җыр конкурсы дәвам итәчәк.
Сөйләшүдә шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова, икътисад буенча урынбасары Миләүшә Гыйлаева да катнашты.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев