Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Авыллар - сыерсыз, халык сыйсыз калмасмы?

Гыйнвар аенда "Яшьлек" мәдәни үзәгендә терлекчелек тармагы һәм авыл җирлекләренең 2017 елдагы эшчәнлегенә багышланган киңәшмә узды. Биредә район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев авыл җирлекләрендәге үткән елгы йомгаклар белән таныштырды. Моңа тикле булган җыелышларда шәхси хуҗалыклар буенча гына саннар китерелә иде. Бу юлы крестьян-фермер хуҗалыкларындагы күрсәткечләр дә бирелгән иде. Узган...

Гыйнвар аенда "Яшьлек" мәдәни үзәгендә терлекчелек тармагы һәм авыл җирлекләренең 2017 елдагы эшчәнлегенә багышланган киңәшмә узды. Биредә район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев авыл җирлекләрендәге үткән елгы йомгаклар белән таныштырды. Моңа тикле булган җыелышларда шәхси хуҗалыклар буенча гына саннар китерелә иде. Бу юлы крестьян-фермер хуҗалыкларындагы күрсәткечләр дә бирелгән иде.
Узган елның 1 гыйнварына авыл җирлекләрендә 12026 баш мөгезле эре терлек исәпләнсә, 2018 елның 1 гыйнварына ул 12209 баш тәшкил иткән. Узган ел белән чагыштырып карасак, 183 башка артыклык күренә. Ләкин шәхси хуҗалыкларда ул 15 башка ким. Такталачык, Чалманарат, Богады, Югары Яхшый җирлекләрендә МЭТне арттырсалар, иң күп киметүчеләр булып Киров (-77), Аеш (-54), Яңа Әлем (-24), Татар Ямалы (-24) җирлекләре тора. Район буенча алганда, сыерлар саны да 120 башка артып, 4608не тәшкил иткән. Артыклыкның 75е - крестьян-фермер хуҗалыкларына, 45е шәхси хуҗалыкларга туры килә.
Югары Яхшый, Такталачык, Иске Сәфәр, Чалманарат, Татар Ямалы җирлекләре сөтбикәләрне иң күп арттыручылар рәтендә.
- Авыл җирлекләре башлыклары, сез җирлектәге һәр терлек, һәр литр сөт өчен көрәшергә тиешсез, - диде Энгель Фәттахов.
Узган ел район буенча шәхси хуҗалыклардан 110303 центнер сөт сатылган. Бер сыерга исәпләгәндә уртача 2393 килограмм тәшкил итә. Алдынгылар рәтендә Иске Сәфәр, Аккүз, Такталачык, Югары Яхшый, Аеш, Уразай җирлекләре.
Узган ел башы белән чагыштырганда, сарыклар һәм кәҗәләр саны кимү күзәтелә. 2017 елның 1 гыйнварына район буенча 21508 баш сарык һәм кәҗә исәпләнсә, быелның 1 гыйнварына ул 18747не тәшкил итә. Атлар 37 башка арткан.
Район башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан киләчәктә авыл җирлекләрендә дә терлекләрнең баш саннарын арттыру бурычы куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев