Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АВЫЛ БАШЛЫКЛАРЫ НӘРСӘ КАРЫЙ?: Актаныш районында 10 көндә 3 янгын теркәлгән (+ УРЫННАРДАН ФОТОЛАР)

Бу уңайдан дүшәмбе утырышында район җитәкчелеге ваемсыз авыл башлыкларын “утлы табада” биетте, аларга ситуацияне кичекмәстән төзәтергә кушылды.

Көзге чорга кергәч, янгыннарның артуы еш күзәтелә. Актаныш районында да сентябрь ахырыннан октябрьнең беренче атнасына кадәр аралыкта 3 янгын чыгу очрагы теркәлгән. 


27 сентябрь көнне Уразайдагы шәхси секторда мунча белән  лапас янган.  Урында эшләгән махсус хезмәткәрләр янгынның элект чыбыкларыннан килеп чыгуын фараз итә. 


6 октябрьдә исә, берничә сәгать аерма белән, районның ике җирлегендә янгын чыга. Тыңламаста билгесез затлар тарафыннан ут төртелгән хуҗасыз мунча санаулы минутлар эчендә көл өеменә әверелә.   


Кичке якта исә “кызыл әтәч” Яңа Әлем җирлегендәге мунчага килеп куна. Төзек булмаган мичтән файдаланучы хуҗалыкның шул рәвешле мунчасына һәм каралты-курасына зыян килә. Ярый янгын сүндерү хезмәтенең, ярдәмгә килгән халыкның оператив эшләве нәтиҗәсендә, ялкын телләре өйне ялмап алырга җитешми. 


Кызганычка каршы, өч очракның икесендә җирлектәге янгынга каршы әзерлекнең тиешенчә оештырылмавы ачыклана. Бәла-казалар теркәлеп торса да, кайбер авылларда  бүген  су  гидрантлары куелмаган, техника җитешми, су алу урыннары булдырылмаган. Кешенең гомер буе җыйган мал-мөлкәтен карап торып яндырачакбызмы хәзер? Авыл башлыкларының битарафлыгымы бу яисә үз җирлекләрендә янгын чыкмаячагына ныклы ышанычларымы? 


Бу уңайдан дүшәмбе утырышында  район җитәкчелеге ваемсыз авыл башлыкларын “утлы табада” биетте, аларга ситуацияне кичекмәстән төзәтергә кушылды. Бу эшләрнең барышы район җитәкчелегенең контроленә куелды. 

 

Фотолар МЧС хезмәтеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев