Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АВЫР ДАТА: Актанышта сәламәтлекләрен Чернобыль алган буын очрашты (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Бүгенге көндә Актаныш районындагы чернобыльчеләрнең, тол хатыннарының җидесе район үзәгендә теркәлгән булса, Чалманарат, Түке, Теләкәй, Пучы, Әнәк, Киров, Бүләк, Иске Сәфәр, Ахун, Куян, Такталачык авылларында да гомер кичерүчеләр бар.

Узган гасырның иң коточкыч һәлакәтеннән исәпләнгән Чернобыль атом электр станциясендәге шартлауга быел 33 ел тулды. Республикадан әлеге фаҗигане бетерүдә 3656 кеше катнашкан. Алар арасында актанышлылар да булган. Кызганычка каршы, бүген аларның байтагы арабызда юк...

2003 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы авария булган 26 апрельне Халыкара радиация һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне дип игълан итте. Тарихка кара хәрефләр белән уелган бу көндә Чернобыльдәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучы актанышлылар, аларның тол калган хатыннары, балалары районның социаль яклау бүлегенә җыйналды. Күңелдәге яраларны яңарта торган бу авыр датаны быел Актанышта 14   чернобыльче һәм  вафат булганнарның 4 тол хатыны каршы алды. 

Чернобыльчеләр белән очрашуга район хакимиятеннән, Игелек үзәгеннән, пенсия фонды, район үзәк хастаханәсеннән вәкилләр чакырулы иде. 

Еллар узган саен Чернобыль һәлакәте шаһитләренең зарлары да арта, сәламәтлекләре какшау сәбәпле, алар бүген медицина ярдәменә мохтаҗ. Очрашуда да әлеге буын вәкилләре шушы өлкәдәге зарларын сөйләде. “Элеккерәк елларда даими шалтыратып, сәламәтлегебез хакында белешеп торалар, елга бер тапкыр медицина тикшерүе уздыру өчен алдан ук хәбәр салалар иде. Хәзер боларның берсе дә юк. Искә дә алмыйлар безне!”, - дип, үпкә белдерде алар. Хастаханәдәге су буе  чиратлар, даими үзгәреп торган медицина персоналы – болар барысы да чернобыльчеләр тарафыннан тәнкыйть утына тотылды. 

Дөньяның гел үзгәрештә булуы нәтиҗәсендә, районда гомер кичерүче чернобыльчеләр үзләренә нинди ташламалар каралганын да тулысынча белми булып чыкты. Санатор-курорт, тернәкләндерү үзәкләренә бару мөмкинлегеннән файдаланмауларының нигезендә дә шул ята.  Әлеге төр категория гражданнар нинди салымнардан азат ителә? Чернобыльчеләрнең тол калган хатыннарына нинди ташламалар гамәлдә? Инвалидлык алу өчен ниләр эшләргә кирәк? Торак-коммуналь өлкәдә ташламалар ни рәвешле исәпләнә? – очрашуда бу бу сораулар да яңгырады. Чарада катнашкан җаваплы затлар кайбер сорауларга урында ук җавап бирсә дә, аларның шактыена рәсми җаваплар “Актаныш таңнары” газетасы битләрендә урын алачак – бер генә сорау-мөрәҗәгать тә чишелеш тапмый калмас!  

Бүгенге көндә Актаныш районындагы чернобыльчеләрнең, тол хатыннарының җидесе район үзәгендә теркәлгән булса, Чалманарат, Түке, Теләкәй, Пучы, Әнәк, Киров, Бүләк, Иске Сәфәр, Ахун, Куян, Такталачык авылларында да гомер кичерүчеләр бар. Бүген алар, беренче чиратта, игътибар, ихтирам, гади алалашу өмет итә. “Без бу очрашуга аралашу, сөйләшү, проблемаларыбызны әйтү максатыннан килдек. Бар карап торганыбыз – шушы социаль яклау бүлеге”, - диләр алар.  Чыннан да, очрашудан соң үзәк хезмәткәрләре чернобыльчеләргә мәгълүмати ярдәм күрсәттеләр.  Район хакимияте тарафыннан аларга күчтәнәч каплары да әзерләнгән иде. Килә алмаучыларга аларны йортларына илтеп бирү оештырыла. 

Санаулы гына калган ул чор геройларына мәрхәмәтлерәк булсак иде, гомерләренең чәчәк аткан вакыты Чернобыль фаҗигасен бетерү чорына туры килеп, ярты сәламәтлекләрен шунда калдырып кайткан бу буын моңа лаек! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев