Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АВЫРТКАН УРЫН: Сөте шул ук, бәясе төрле – моңа кем гаепле?

 Уразай, Актанышбаш, Актаныш, Киров, Югары Яхшый сыерларының сөт бәясе 18 сум 10 тиен белән 18 сум 25 тиен арасында “чайкала”.

Актаныш районында ай саен үткәрелеп килүче 24 форма-киңәшмәнең шәхси секторлардагы мал хәрәкәтенә багышланган өлешендә иң актуаль тема булып сөткә куелган бәяләр кала бирә. Кайсы җирлек халкы сыер малы тотудан  сизелерлек файда күрә? Кемнәр сөтне район күрсәткечләреннән дә түбәнрәк бәягә тапшырып, ярык тагарак янында кала? Бу сорауларга һәр 24 формада җаваплар бирелеп, бу юнәлештә халык мәнфәгатьләрен якларга омтылган җирлекләр атала.  


Август аенда шәхси секторлардан  җыелган сөткә бәя район буенча уртача 18 сум 28 тиен күләмендә билгеләнгән булган. Начар бәя түгел үзе. Әмма кайбер җирлекләрдә аның бу күрсәткечтән сизелерлек түбән булуы урынлы борчу тудыра.  Залда утыручылар игътибарына августта ясалган исәп-хисапны анализлау барышында район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова да бу уңайдан җирлек башлыкларына кисәтү ясады: 
-    Эшмәкәрләр белән сөт бәясен килешеп бетерегез! Мал асрау чыгымнары бөтен җирлектә дә бер төрле. Шулай булгач, сөт бәяләре дә кайдадыр түбән булырга тиеш түгел, - диде ул. 


Чыннан да, райондагы шәхси секторларда сөткә түләүдә чуарлыклар шактый. Иң түбән бәяне Чуракай авыл җирлегендәге сыер хуҗалары ала -  биредә бер литр сөт нибары 17 сум 50 тиенгә бәяләнгән. Иске Байсар да  сөтне очсызлатучылар исемлегендә – 17 сум 75 тиен. 


Кызганычка каршы, Әтәс, Татар Суыксуы, Күҗәкә, Аккүз, Яңа Әлем, Пучы, Усы авыл җирлекләрендә яшәүчеләр дә сөт тапшырып, аның акчасына “бата алмый”. Аларның күрсәткече дә районныкыннан түбән – 18 сум.  Уразай, Актанышбаш, Актаныш, Киров, Югары Яхшый сыерларының сөт бәясе 18 сум 10 тиен белән 18 сум 25 тиен арасында “чайкала”. Август аенда да сөткә түләү буенча лидерлар сафында Такталачык һәм Теләкәй җирлекләре. Аларда иң югары күрсәткеч саклана – 1 литр сөткә бәя 19 сум итеп билгеләнгән. Түкедә бу сумма 18 сум 80 тиенне тәшкил итсә, Иске Айманда 18 сум 75 тиен. Аеш, Кәзкәй җирлекләрендә исәп-хисап 18 сум 70 тиен белән ясалган булса, Иске Богадыда – 18 сум 50 тиен, Татар Ямалысында – 18 сум 30 тиен.  Аерманың күплеген чамалар өчен кулга калькулятор алып торасы юк – бәяләр күз алдыгызда, җәмәгать! 


Рәйхан Флүс кызы агуст аенда шәхси секторларда җитештерелгән гомуми сөт күләмен дә яңгыратты. 1 167 тоннага тәңгәл ул. Лидерлык позициясе Иске Сәфәр җирлегендә. Биредә ай дәвамында 105 тонна сөт савылган. Такталачык, Кәзкәй, Татар Суыксуы, Аккүз, Югары Яхшый, Чалманарат, Иске Байсар, Киров та бу юнәлешмә мактаулы урында. Иске Айман, Усы, Пучы, Яңа Әлем, Актаныш, Теләкәй исә, август ае нәтиҗәләре буенча, кызыл зонада. 


Ни генә дисәк тә, шәхси секторлардагы сөт бәясе авыл экономикасының асылын тәшкил итә. Сөткә тотырыклы, иң мөһиме, халык канәгать булырлык бәя булдырмый торып, сыер малын саклап калу турында сүз алып бару урынсыз.  Авылларда сыер көтүләре дә калмаса, аның киләчәге, ни кызганыч, әллә ни өмет уятмый...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев