Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

"Бакчачы" үрнәкме ,"кайнар икмәк" кирәкме?

Халыктан кергән фикер-тәкъдимнәрнең чишелешен урында киңәшләшеп хәл итү, Актаныш район үзәге территорияләрен төзекләндерү, яшелләндерү, Үзәк базар территориясенең торышы буенча чираттагы эшлекле киңәшмә район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов катнашында 12 сентябрь көнне үтте!

 

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, район үзәген төзекләндерү һәм яшелләндерү өчен җаваплы оешмалар, Актаныш авыл җирлеге хезмәткәрләре быел көзге чорда эшлисе эшләр буенча фикер алыштылар.

Үзәк базарга кергәндәге капка, коймалар бүген үзләренең купшылыгын  югалкан хәлдә, төссезләнгәннәр, җимерек урыннар да бар. Автовокзал каршындагы янбакча да, куаклары каралмый үстерелеп, әрәмәлеккә охшап калган. Газоннар вакытында чабылмау сәбәпле, чүп үләннәре баш калкытып, инде орлыклары да җитешкән.

– Актанышлылар яратып йөрүче “Бакчачы үзәге” кибете дә исеме җисеменә туры килерлек булсын, янбакчасының чәчәклекләре белән дә, ландшафт дизайны белән дә район халкына үрнәк булырга тиеш ул, – дип, фикерен белдереп, теләк-тәкъдимнәрен әйтте Энгель Нәвап улы.

Районга килүче мөхтәрәм кунаклар һәм туристлар кабул итү үзәге –
ресторан яны һәм ресторан территориясе, машиналар туктау урыны янындагы агач полосасы да хуҗасызлыктан чүп баскан, агачлар курпылап, формасыз үскән, аскы ян ботаклар да бер тигезлектә киселмәгән хәлдә.

Хезмәт күрсәтү ягыннан халыкның ихтыяҗын канәгатьләндереп, икмәк ризыкларының  күп төре белән  сату итсә дә, “Кайнар икмәк” кибете тукталышта машина куючылар  өчен дә, җәяүлеләргә юл аша йөрү өчен дә, район үзәгенең төзелеш планы буенча да көйсез урында урнашкан. Шунлыктан, Актаныш үзәген төзекләндерүдә башкарыласы эшләргә проект ясаучылар өчен ул баш авыртуына әйләнгән. Район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Нәвап улы да әлеге уңайдан фикерен белдереп, төзүчеләргә күрсәтмәләрен бирде: “Кибетне йә сүтәргә, яисә янәшәсендә сөт ризыклары да сату кибете урнаштырып,халык ихтыяҗларын канәгатьләндерүче социаль әһәмияткә ия сәүдә ноктасы итеп үзгәртергә кирәк”, – диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев